Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422894, с. Старые Салманы, ул. Центральная, д. 6 а |
| Телефон: | +7(843)-467-98-41 |
| E-Mail: | Ssslm.ALK@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Салманская ООШ" АМ РТ |
| Руководитель: | Шарипова Гульсина Султановна |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 15 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 5 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Нәрсә ул коррупция? 07.12.2015

7.12.15. 4нче сыйныф җитәкчесе Вәлиева Г.С. "Нәрсә ул коррупция?" темасына игътибарлылык уены үткәрде.
-
Уяулык- террорчылык дошманы 07.12.2015

Бүген мәктәптә "Уяулык террорчылык дошманы" исеме астында ата-аналар җыелышы үтте."Террорчының милләте юк" исемле видеофильм күрсәтелде.
-
Мөхәммәт Мәһдиевкә-85яшь. 03.12.2015

-
Әниләр көне 30.11.2015

Ноябрь аеның сонгы ял көне Әниләр көне дип билгеләнә. Бу көнне әниләргә аеруча игътибар арта. Аларны бүләклиләр, чәчәкләргә күмәләр. Безнең мәктәп тә әлеге чарага битараф калмады.Укучылар әниләренә чын мәгънәсендә бәйрәм ясадылар. Бәйрәм җыр, бию, әниләрне котлау сүзләре белән башланып китте. Соңыннан әниләр чәй табыны артына чакырылды.
-
Мәктәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы 30.11.2015

23 нче ноябрьдән 28 нче ноябрь аралыгында мәктәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы үтте.Атналыкка 30 ноябрь көнне нәтиҗә ясалды.
"Занимательная грамматика" буенча үткәрелгән белемнәрне сынау бәйгесендә 4сыйныф укучысы Нургалиев Ранил үзен барысыннан да өлгеррәк итеп күрсәтте һәм 1 урынга лаек булды.
"Кызыклы математика" ярышында 4 сыйныф укучысы Халиуллин Рәиф 1 урынны алды.
Башваткычлар, төрле кызыклы биремнәр эшләүдә,табышмаклар әйтешү, әкиятне тану. аның эчтәлеген сөйләү һәм иллюстрация ясауда башлангыч сыйныф укучылары бик теләп катнаштылар.Укучыларыбыз авыл һәм мәктәп китапханәсендә булып, кызыклы әңгәмәләр тыңларга да өлгерделәр.
Атналыкны башлангыч сыйныф укытучылары Вәлиева Г.С. һәм Хайбуллина Г.К. бик кызыклы һәм файдалы итеп үткәрделәр.
-
Йолдыз Шәрапова бүләкләр тапшыра 24.11.2015

Иске Салман төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары “Сабантуй” балалар журналы редакциясе белән тыгыз элемтәдә торалар. Укучылар иҗат иткән язмалар, мәкаләләр һәрдаим әлеге журнал битләрендә басылып тора. “Сабантуй” балалар журналы редакциясе тарафыннан үткәрелүче конкурс-бәйгеләрдә дә укучыларыбыз бик теләп катнашалар.Әлеге эштә укучыларга мәктәпнең татар теле һәм әдәбият укытучысы Насыйбуллина Гөлфия һәм Иске Салман авылы китапханәчесе Гарипова Гөлнур җитәкчелек итәләр һәм үзләренең киңәшләрен бирәләр.Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Сабантуй” журналы һәм Арча укучылар сарае белән берлектә үткәрелгән”Тыныч таңнарда-батырлар даны” республика конкурсында да укучылар актив катнаштылар һәм призлы урыннар да алдылар.Әйтик, «Журналистика» номинациясендә 8 нче сыйныф укучылары Насыйбуллина Әлфинә Рафис кызы “Бөек Ватан сугышында минем гаиләм язмышы”- 1 урын, Нотфуллин Инсаф Илмир улы “Гаиләбез ядкаре”-2 урын,”Проза,поэзия” номинациясендә 9 нчы сыйныф укучылары Гарипова Әлфинә Айрат кызы һәм Насыйбуллин Нәфис Фәнис улы 3 урын алдылар.Әлеге укучыларны тәбрикләү өчен шагыйрә Йолдыз апа Шәрапова Иске Салман авылына 24 ноябрь көнне шәхсән үзе килде.Ул бәйгедә җиңүче укучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.Әлеге очрашу укучылар өчен бик тә кызыклы һәм файдалы булды.
-
26.11.15-Инглиз теленнән диагностик тест 23.11.2015

-
Толерантлык дәресе 20.11.2015

-
Өлкән сыйныф укучыларының җыелышы 11.11.2015

Бүген Балалар иҗаты йортында Өлкән сыйныф укучыларының 2015-2016 нчы уку елына беренче утырышы булды. Барлык мәктәпләрдән дә Укучылар оешмасы рәисләре килде,алар үзләрен төрле бәйгеләр ярдәмендә Лидерлыкта сынадылар.Безнең мәктәптән 9 нчы сыйныф укучысы Ахметшина Р.Р. катнашты .
-
Ата-аналар җыелышы 10.11.2015

Бүген мәктәптә чираттагы ата-аналар җыелышы үтте. 9 нчы сыйныф җитәкчесе Фатхуллина М.Ф."Конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү" исеме астында чыгыш ясады.Ата-аналар 1 чирек нәтиҗәләре, алдагы чиреккә укыту-тәрбия бурычлары белән таныштырылды.Ашханәдә туклану,дәресләрне калдырмау турында положениеләр белән таныштырылды.














