Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422894, с. Старые Салманы, ул. Центральная, д. 6 а |
| Телефон: | +7(843)-467-98-41 |
| E-Mail: | Ssslm.ALK@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Салманская ООШ" АМ РТ |
| Руководитель: | Шарипова Гульсина Султановна |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 15 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 5 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлыклар 29.10.2014

29.10.14 мәктәптә “Интернет челтәрендә куркынычсызлыклар” исеме астында бердәм дәрес үтте. Дәресне информатика укытучысы Хәлиуллина Р.Г. алып барды.Дәрес видеоролик карау белән башланып китте. Ул укучыларга кайсы сайтларга керергә ярамаганлыгын, үзеңнең шәхси биремәләреңне беркая җибәрмәскә; интернет аша танышкан кешеләр белән очрашмаска; компьютер алдында ничә минут утырырга;компьютер һәм интернет уеннары зарары турында аңлатып үтте.
-
О проведении диагностического тестирования по иностранным языкам для обучающихся 4 классов 18.10.2014

29 октября 2014 г. для учащихся 4 класса, на основании письма ГБУ «РЦМКО» № 185\14 от 17.10.2014г., плана мероприятий стратегии развития образования РТ на 2010-15 годы с целью выполнения требований к уровню подготовки обучающихся, осваивающих образовательные программы начального общего образования, приказа МКУ "Управление образованием Алькеевского муниципального района Республики Татарстан" от 17 октября 2014 г., проводится диагностическое тестирование по английскому языку.
-
Өлкәннәр көне 02.10.2014

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Без дә бүген мәктәптә укучылар һәм укытучылар коллективы белән берлектә “Өлкәннәр көне”н билгеләп үттек.Хөрмәтле ветераннарыбызны кунакка чакырдык.
Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү, киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә өлкәннәр кулы аша үткән.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.
-
Мәктәп туры олимпиадалары
25.09.2014
22 нче сентябрь көнне биология, 23нче сентябрь көнне тарих, 24нче сентябрь көнне математика фәннәреннән мәктәп туры олимпиада эшләре үткәрелде.
-
Ришвәтлеккә юл юк! 21.09.2014

18.09.14 Авылыбыз китапханәчесе Гарипова Гөлнур Солтан кызы мәктәптә укучыларга "Ришвәтлеккә юл юк! исеме астында тәрбия сәгате үткәрде.Ул укучыларга ришвәтчелекнең законнар өстенлек итү турындагы принципның җимерелүенә китерүен, сәяси тотрыклылык, социаль бердәмлекнең нигезен какшатуын, икътисади үсешкә аяк чалуын аңлатты.
-
Чисталык дәресләре 16.09.2014 16.09.14. Сыйныф җитәкчеләре укучыларда экологик культураны үстерү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау максатыннан тәрбия сәгатьләре - “Чисталык дәресләре” уздырды. Әлеге экологик-белем бирү чарасында 33 укучы , 8 сыйныф җитәкчесе катнашты. Укучылар белән экологик проблемаларга багышланган әңгәмәләр корылды,экологик биремнәр белән ярыш оештырылды.

-
Күңелле стартлар 06.09.2014

Бөтенроссия спорт комплексына багышланган чаралар үткәрү планы буенча мәктәптә башлангыч сыйныфларда бүген "Күңелле стартлар" үтте
-
Волейбол 06.09.2014

5-9 нчы сыйныф укучылары волейбол беренчелегенә ярыштылар.
-
Финанс грамоталыгы көне 05.09.2014

5 нче сентябрьдә безнең мәктәптә Финанс грамоталыгы көне үткәрелде. Җәмгыять, белеме укытучысы Зәйнетдинов Р. С. укучыларны керем, табыш алу, акча табу һәм аны белеп куллану, базар мөнәсәбәтләре белән таныштырды.
-
Җиңел атлетика буенча кросс 04.09.2014

Бүген мәктәптә “Хезмәткә һәм Ватанны саклауга әзер” (ГТО), Бөтенроссия спорт комплексына багышланган чаралар үткәрү планына нигезләнеп, җиңел атлетика буенча кросс үткәрелде.














