Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
Республика семинарында катнашу 28.11.2016 24 нче ноябрь көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы Казанда РИП буенча "Актуальные проблемы реализации ФГОС общего образования" исемендәге республика семинарында булды.

-
Әниләр бәйрәме 28.11.2016

25 нче ноябрьдә дәресләрдән соң "Әниләр бәйрәме" үтте. Ул спортзалда гаиләләр командалары арасында ярыш формасында үтте.Соңыннан әниләр пешергән тәмле ризыклар белән ашханәдә чәй эчү булды.
-
Башлангыч классларда Әниләр көне 28.11.2016 26 нчы ноябрь көнне 2, 4 нче классларда һәм 1, 3 нче үтте. 1, 3 классларда чара “Син, әние, минем өчен, Бу дөньяда бер генә” дип атала иде. Укучылар әниләргә үзләренең җыр – шигырьләрен бүләк иттеләр. Бәйрәмнең икенче өлешендә әниләр белән төрле ярышлар уздырылды. Мәсәлән, “Балагызны беләсезме?”, “Баш хисапчы”, “Әдәп төбе – матур гадәт” һәм “Матур сүзләр”. Соңыннан укучылар үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Бергәләп күңелле итеп чәй эчтеләр. Бәйрәмнән әниләр дә, балалар да бик канәгать калдылар. Һәм киләчәктә тагын очрашырга сөйләшеп аерылыштылар.

-
Математикадан ОГЭ эшләп карау 26.11.2016

Бүген 9нчы класс укучылары математикадан ОГЭ эшләп карау өчен район үзәгенә баралар.
- “Боз өстендә уяу бул!” республика рәсем конкурсы 25.11.2016 “Боз өстендә уяу бул!” республика рәсем конкурсының район этабында Иске Җияш башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Ахметов Илмир 3 нче урын алды. Җитәкчесе – Ахметов Р.Х.
-
Татар – башкорт көрәшенең ачык турниры
19.11.2016
РСФСР спорт мастеры булган көрәшче Анваров Илфат Зәки улы истәлегенә багышланган район күләмендә үткәрелгән 2000 нче елгы һәм яшьрәк спортчылар арасында үткән ярышта 75 кг авырлык үлчәвендә 9 нчы класс укучысы Хуҗин Фарис 1 нче урын яулады.
-
Олимпиадалар дәвам итә
19.11.2016
Район олимпиадалары дәвам итә. Тарихтан, географиядән,инглиз теленнән безнең мәктәп укучылары яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтәләр. Математикадан Иске Җияш куст башлангыч мәктәбенең 4 нче класс укучысы Галиев Рөстәм Рәсүл улы призер булды (укытучысы:Гәрәева Флүсә Сабит кызы).
-
Математикадан район олимпиадасы
15.11.2016
Бүген математикадан район олимпиадасына мәктәп данын якларга 5нче класстан Ахметов Раушан, 9нчы класстан Хуҗин Фарис бара.Аларга уңышлар телибез!
-
Гомуми ата – аналар җыелышы 12.11.2016

10 нчы ноябрь көнне мәктәптә гомуми ата – аналар җыелышы булды. Мәктәп директоры Г.М.Мусина, укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының (М.Ф.Хәбирова, Э.В.Миргалимова), рус теле һәм әдәбияты укытучысы Солтанова Гөлчәчәк Сәлах кызының чыгышлары тыңланды. Чирек йомгаклары буенча сөйләшү классларда дәвам итте.
-
Аттестация 04.11.2016 Республикада мәгариф хезмәткәрләре аттестация үтүенең икенче этабы башланды. Гаризалары расланган педагогларга үзләренең шәхси кабинеты аша документлар пакетын нәтиҗәлелек картасы белән тулыландыру мөмкинлеге булдырылды.











