Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Марсель Гыйлаев призына көрәш ярышы 17.10.2016

Марсель Гыйлаев призына район күләмендә үткәрелгән татар – башкорт көрәшендә катнашып, 9 нчы класс укучысы Хуҗин Фарис үз үлчәү авырлыгында 1 нче урынны яулады.
-
Республика татар – башкорт көрәше 17.10.2016 Россия торак - коммуналь хуҗалыгы Почетлы эшчесе, Татарстан Республикасының атказанган эшчесе Султанов Инсаф Сәет улы призына Азнакай шәһәрендә үткәрелгән республика татар – башкорт көрәшендә катнашып, 9 нчы класс укучысы Хуҗин Фарис үз үлчәү авырлыгында 2 нче урынны алды.

-
Квалификацияне күтәрү курслары 17.10.2016

Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы Казанда Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтында (ГАОУ ДПО) 26.09 - 14.10. көннәрендә " ФГОС ОО кертү шартларында "Татар теле", "Татар әдәбияты" предметларын укытуга яңача якын килү һәм актуаль проблемалар " темасы буенча 108 сәгатьлек белемне күтәрү курсларында укып кайтты.
-
Ведомствоара җыелыш 15.10.2016

Яшүсмерләр арасында бәхетсезлек очракларын, юл – транспорт фаҗигаларын, янгын куркынычсызлыгын булдырмау һәм профилактикалау максатыннан ата – аналар һәм укучылар белән берлектә җыелыш үткәрелде.
-
Хакимият башлыгы янында киңәшмә 15.10.2016

14 октябрь көнне хакимият башлыгы янында киңәшмә үтте. Анда 2015 – 2016 нчы уку елына укыту эшчәнлеге, тәрбия торышы һәм быелгы тарификация буенча чыгышлар тыңланды. Киңәшмәдә мәктәп директоры Мусина Г.М., укытучылар Хабиров Г.Ә., Миргалимова Э.В. катнаштылар.
-
Мәктәп олимпиадалары дәвам итә 14.10.2016

Бөтенроссия предмет олимпиадаларының мәктәп этабы дәвам итә. Укучылар бу чарага теләп катнашалар.
-
5нче класста диагностик тестлар 14.10.2016 5нче класс укучыларына башлангыч мәктәптән төп мәктәпкә күчү этабында математикадан,рус теленнән, уку грамоталыгы буенча диагностик тестлар үткәрелде.

-
Профессиональ компьютер тесты үтү 14.10.2016

12нче октябрь көнне безнең мәктәпнең биология укытучысы Хабиров Газинур, ОБЖ укытучысы Ахметов Рәмзил аттестация үтү кысаларында Актаныш №1 мәктәбендә of-lain видеокүзәтү режимында профессиональ компьютер тестын уңышлы үттеләр.
-
Өлкәннәр декадасы 13.10.2016 1 – 10 нчы октябрь көннәре – Өлкәннәр декадасы буларак билгеләп үтелде. 5 нче класс укучылары лаеклы ялдагы укытучы Лена апа Гафурова янына ярдәмгә бардылар. Өй эшләрендә булышып, аның белән бергә әңгәмә корып кайттылар.

-
Өлкәннәр декадасы ункөнлегендә 13.10.2016 Өлкәннәр декадасы ункөнлегендә укучылар файдалы эш белән шөгыльләнделәр. Алар әби – бабаларына хуҗалык эшләрендә теләп булыштылар. 5 нче класс укучысы Ахметов Раушан әбисенә бакча чистартырга булыша.











