Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
“Чын йөрәктән җылылык” акциясенә йомгак 09.03.2017 “Чын йөрәктән җылылык” акциясенә йомгак ясалды. Бу акциядә укытучылар да, укучылар да актив катнаштылар. Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы, Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы, Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы, 8 нче класс укучысы Мусин Алмаз, 6 нчы класс укучысы Гильмеразиева Алия, 5 нче класс укучысы Шакирҗанова Азалия, 3 нче класс укучысы Хәйдарова Илвиналар. Миргалимова Э.В. “Благодарение” фонды тарафыннан диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.

-
“8 нче Март – Халыкара хатын – кызлар көне”нә багышланган чара 09.03.2017 7 нче март көнне мәктәптә башлангыч класс укучыларының “8 нче Март – Халыкара хатын – кызлар көне”нә багышланган чаралары үтте. Аны укытучылар Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы, Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы үткәрделәр.

-
8 март белән! 07.03.2017 Хөрмәтле хатын - кызлар! Сезне чын күңелдән 8-март- халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз.Сезгә саулык, бәхет- шатлыклар, эшегездә уңышлар, белемгә омтылучы укучылар юлдаш булсын! Иң изге теләкләр белән ир-егет укытучылар.

-
"Физический огонек" конкурсы нәтиҗәләре 07.03.2017

6нчы март көнне Качкын төп гомуми белем бирү мәктәбендә район мәктәпләренең 7-8нче класс укучыларының 26 командасы арасында физика фәненнән "Физический огонек" конкурсы үтте. Анда безнең мәктәптән физика укытучысы Хабиров Г.А. җитәкчелегендә 7нче класс укучылары Гәрәева Фируза, Сәетгәрәев Инсаф, 8нче класс укучысы Миргалимов Илфаттан торган команда катнашты. Алар призлы III нче урынны яуладылар.
-
Чана бәйрәме 03.03.2017

“Кече Ватан” елы уңаеннан уздырылган ндә мәктәптән 4 нче класс укучысы Илмир, 5 нче класс укучысы Раушан һәм әтиләре Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы, 3 нче класс укучысы Илвина әтисе Хайдаров Илвир Фәвәсим улы белән катнаштылар. Ахметовлар “Иң матур чана”, Хайдаровлар “Иң нәфис чана” номинациясендә җиңүче булдылар.
-
“Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен КВН” конкурсы 03.03.2017

3 нче класс укучысы Хайдарова Илвина, Иске Җияш башлангыч мәктәбенең 2 нче класс укучысы Әдилә һәм 4 нче класс укучысы Рөстәм Галиевләр район күләмендә уздырылган “Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен КВН” конкурсында катнашып, “Рус телен иң күп белүчеләр” номинациясендә җиңүчеләр булдылар.
-
Заповедный урок.рф дипломы 03.03.2017 28нче февраль көнне "Бөтенроссия тыюлыклары дәресләре" проекты нигезендә безнең мәктәптә биология укытучысы Хабиров Г.А.тарафыннан Татарстандагы тыюлыклар турында башлангыч Һәм 5-9нчы классларга дәресләр үткәрде. Бу дәресне үткәрү өчен "Заповедный урок.рф" сайтында регистрация үтеп, материаллары кулланылды, соңыннан экология министрлыгына отчеты җибәрелде.Чарада актив катнашкан өчен мәктәп рәхмәт хаты белән, биология укытучысы Хабиров Г.А. диплом белән бүләкләнде.

-
Химик тәҗрибәләр кичәсе 03.03.2017 Бүген 3нче март көнне химия укытучысы Хабиров Г.А. 5-8нче класс укучыларына химиядән кызыклы тәҗрибәләр күрсәтер алдыннан куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен аңлатты. Соңыннан төрле кызыклы тәҗрибәләр күрсәтте: кислота һәм селтенең индикаторларга тәэсире,сульфат кислотасының агач чырага тәэсире, водород табу, селте табу,"Утсыз төтен", "Фиргавен еланы", "Су белән ут кабызу","Вулкан"һәм башкалар. Кичә эчтәлекле булды, укучыларга бик ошады.

-
Химия атналыгы дәвам итә 02.03.2017 Бүген 2 март көнне химия атналыгының чираттагы чарасы үтте. Химия укытучысы Хабиров Г.А.хмия фәненең әһәмияте, Татарстандагы химия промышленносте турында презентация белән чыгыш ясады.Соңыннан 8нче класс укучылары Мусин А.,Миргалимов И.,9нчы класс укучысы Галиева З. химия тарихы, бөек химиклар Менделеев Д.И., Бутлеров А.М.турында сөйләделәр.Кичәгә 9нчы класс укучысы Калинина Р.,6нчы класс укучысы Гыйлмеразыева А. химиягә багышланган плакат ясап алып килделәр.

-
Бөтенроссия тыюлыклары дәресләре 01.03.2017 28нче февраль көнне "Бөтенроссия тыюлыклары дәресләре" проекты нигезендә безнең мәктәптә биология укытучысы Хабиров Г.А.тарафыннан Татарстандагы тыюлыклар турында башлангыч Һәм 5-9нчыклассларга дәресләр үткәрде. Идел- Кама буе Һәм Түбән Кама тыюлыгы турында презентация, фильм күрсәтелде ,сайтларына күзәтү үткәрелде, табигатьне сакларга кирәклге аңлатылды. Республикабыз бай табигате генә түгел, ә тарихы да борынгы, бөек шәхесләргә бай икәне турында ассызыклап кителде.











