Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
20 нче январь – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевның 80 яшьлек юбилее 21.01.2017 20 нче январь – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевның 80 яшьлек юбилее уңаеннан укытучы Авзалова Гөлшат Илшат кызы аның тормыш юлына багышланган презентацияне район мәктәпләре директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарларына күрсәтте.

-
Кыш бабай призына бадминтон ярышлары 08.01.2017 3 нче гыйнварда район күләмендә Кыш бабай призына бадминтон ярышлары үтте. Безнең мәктәптән 8 нче класс укучылары Мусин Алмаз, Миргалимов Илфат, 9 нчы класстан Галиева Зөлфияләр катнашты. Миргалимов Илфат һәм Галиева Зөлфия 2 нче урын яуладылар.

-
Кыш бабай призына көрәш ярышы 08.01.2017 5 нче гыйнвар көнне район күләмендә Кыш бабай призына көрәш ярышы үтте. Безнең мәктәптән 9 нчы класс укучысы Хуҗин Фарис 1 нче урын алды.

-
Хакимият чыршы бәйрәме 08.01.2017

6 нчы гыйнвар көнне хакимият чыршы бәйрәме узды. Мәктәбебезнең иң алдынгы укучылары Галиева Зөлфия һәм Хуҗин Фарислар бу бәйрәмгә катнаштылар. Һәм хакимият башлыгының Рәхмәт хатына, бүләкләренә ия булдылар.
-
Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы 05.01.2017 4нче январь көнне Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы үтте. Безнең мәктәп командасы ( Мусина Гөлнара, Гиздатуллин Илсур, Ахметов Рәмзил, Миргалимова Эльвира,Миңнегулова Светлана, Авзалова Гөлшат, Хабирова Мәйсәрә, Хабиров Газинур ) төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 7нче урынны яулады. Шахмат буенча Хабиров Газинур III урынны алды.

-
“БлагоДарение” призларына чаңгы ярышлары 31.12.2016

30 нчы декабрь көнне Актанышта Бүләк чаңгы трассасында игелек фонды “БлагоДарение” призларына чаңгы ярышлары узды. Безнең мәктәптән 7 класс укучысы Гәрәева Фирүзә, 8 класс укучылары Мусин Алмаз, Миргалимов Илфат катнаштылар. Миргалимов Илфат район күләмендә 2 нче урын яулады.
-
Профсоюз членнары һәм аларның балаларының Яңа ел бәйрәме 31.12.2016 30 нчы декабрь көнне мәктәптә профсоюз членнары һәм аларның балаларының Яңа ел бәйрәме үтте.

-
Яңа ел белән! 31.12.2016 Хөрмәтле укытучылар һәм тәрбиячеләр! Сезне 2017 ел белән тәбрик итәбез. 2016 елны озатып, яңа елга аяк басар алдыннан һәммәгезгә дә теләкләрнең иң җылысын, яктысын, изгесен юллыйбыз. Киләчәгегез тоташ бәхетләргә уралсын, куңелегез каяшы сүнмәсен, гаиләгез җылысы сүрелмәсен. Якыннарыгызның ихтирамын, җан җылысын тоеп, тигезлектә һәм саулыкта, озын-озак гомер итегез. Сабырлык, иман телибез, тәүфиклы балалар тәрбияләп яшәргә-эшләргә язсын. Балалар ятимлек хисе белән яшәмәсен. Әти-әниләр үзләренең бурычларын онытмыйча, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә төп рольне уйнаучылар икәнен истән чыгармасыннар. Без бергә булсак, бердәм булсак, алда торган бөтен кыенлыкларны җиңәбез. Табыннарыгыз һәрчак мул, дөньялар тыныч, имин,туар таңнарыгыз һәрчак якты булсын, күңел күгегезне беркайчанда болыт капламасын. Яңа ел белән, хөрмәтле коллегалар! Мәктәп дирекциясе.

-
Кыш бабай призына ярышлар 30.12.2016 29 нчы декабрьдә мәктәп күләмендә Кыш бабай призына төрле ярышлар үткәрелде.

-
Ата – аналар җыелышы 28.12.2016

27 нче декабрь көнне мәктәптә ата – аналар җыелышы үтте.










