Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Химия-биология укытучыларының район семинары 18.02.2017 16нчы февраль көнне Иске Кормаш мәктәбендә химия-биология укытучыларының район семинары үтте.Анда безнең мәктәптән химия-биология укытучысы Хабиров Г.А. катнашты.Семинарда Аскарова Р.С., Фардиева Л.З. ачык дәрес, Зарипова Л. М., Хуснутдинова В.А. ачык чара үткәрделәр. Аларга үзанализ һәм анализ ясалды. Дәресләр һәм чаралар уңай яктан бәяләнде. Методист Ахмадгалиевой З.В. ЕГЭ, ОГЭ турында, РМО җитәкчесе Валиева Э.Ф. ФГОС буенча дәрескә карата тәлапләр, конкурслар турында сөйләде. Шулай ук 5 укытучы бирелгән темалар буенча чыгыш ясадылар. Семинар эшлекле үтте.

-
Хәрби – патриотик айлык 13.02.2017 Хәрби – патриотик айлык кысаларында мәктәп күләмендә күп кенә ярышлар үтте. Ярышларны ОБЖ укытучысы Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы оештырды. Шашка буенча укучылар үзләренең көчләрен сынадылар. 1 нче урында 5 класс укучысы Ахметов Раушан, 2 нче урында 6 класс Гильмеразиева Алия, 3 нче урында 8 класс укучысы Миргалимов Илфат.

-
Биатлон ярышлары 13.02.2017

Мәктәп күләмендә укучылар арасында биатлон ярышлары булып үтте. Ярышны ОБЖ укытучысы Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы оештырды. Һәм призлы урыннар билгеләнде. 1 нче урында 8 класс укучысы Миргалимов Илфат, 2 нче урында 5 класс укучысы Ахметов Раушан, 3 нче урында 8 класс укучысы Мусин Алмаз.
-
“Закон. Парламент. Җәмгыять.” темаларына класс сәгатьләре 12.02.2017 9 февраль көнне мәктәптә парламент дәресләре үтте. 1, 3 класс җитәкчесе Миргалимова Э.В., 5 класс җитәкчесе Газетдинов И.Ф., 6, 7 класс җитәкчесе Султанова Г.С., 8, 9 класс җитәкчесе Гиздатуллиг И.М. “Закон. Парламент. Җәмгыять.” темаларына класс сәгатьләре уздырдылар.

-
Мутиннарны искә алу кичәсе 12.02.2017 9 февраль көнне Актаныш мәдәният сараенда Мутиннарны искә алу кичәсе булды. Бу зур чарада Уфа һәм Казан шәһәрләреннән күренекле галимнәр, язучылар, тарихчылар катнашты. Галим, академик Индус Таһиров, язучы Вахит Имамов, шагыйрь Илфак Ибраһимов, Башкортстан вәкилләре бик үтемле, кирәкле чыгышлары белән сөендерделәр. Безнең мәктәптән мәктәп директоры Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миргалимова Э.В., тарих укытучысы Газетдинов И.Ф., китапханәче Сабирова Г.Ф. да бу чарада катнаштылар.

-
“Шәп әйдаман” конкурсының район этабы 12.02.2017
10 февраль көнне республикакүләм “Шәп әйдаман” конкурсының район этабы үтте. Анда безнең мәктәптән 7 нче класс укучысыӘбүдарова Зилә катнашты. Үзе турында презентация күрсәтте, тестирование үтте, әйдаманнар белән ачык чара уздырды.Уңышлы гына чыгыш ясап, сертификатка ия булды. -
“Йолдызлык – 2017” фестиваленең зона этабы 08.02.2017 7 февраль көнне Такталачык мәктәбендә “Йолдызлык – 2017” фестиваленең зона этабы үтте. Укучылар берничә бию, ялгыз җыр, ялгыз бию һәм конферанс номинацияләрендә уңышлы гына чыгыш ясадылар. Абударова Зилә һәм Мусин Алмаз конферанслар буларак сайлап алу турына да үттеләр.

-
Актаныш технология техникумы вәкилләре белән очрашу 08.02.2017 8 февраль көнне мәктәптә Актаныш технология техникумы вәкилләре 8 – 9 класс укучылары белән профориентацион эш оештырдылар. Техникумның киләчәге, анда кирәкле кадрлар әзерләнү, белгечлекләр, уку елы сроклары белән таныштырдылар. Һәм үзләренең уку йортларына белем алырга чакырдылар.

-
"Огневой рубеж" исемендәге 1нче район ярышлары 04.02.2017 3нче февраль көнне Актанышта ЮНАМИЯ отрядлары арасында узган "Огневой рубеж" исемендәге 1нче район ярышларында безнең мәктәптән 7нче класс укучысы Гәрәева Фируза һәм 8нче класс укучысы Миргалимов Илфат катнашты.

-
“Ел педагог – оештыручысы – 2017” республика конкурсы 31.01.2017

30нчы январь көнне укытучы Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы “Ел педагог – оештыручысы – 2017” республика конкурсының район этабында чыгыш ясады. Ул үзенең эшчәнлеге буенча презентация күрсәтте һәм балалар оешмасының эш программасын тәкъдим итте, яклады.










