Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
“Без бергә” республика балалар иҗат фестивале 20.03.2017

“Без бергә” республика балалар иҗат фестивале – конкурсының муниципаль этабында 2 нче класс укучысы Галимҗанова Азалия катнашты. “Әдәби уку” номинациясендә Шәүкәт Галиевның “Тамаша” исемле шигырен укыды һәм сертификатка ия булды.
-
Россия беренчелегенә татарча көрәш ярышы 20.03.2017 18-19нчы март көнне Стәрлетамакта узган Россия беренчелегенә татарча көрәш ярышында 9нчы класс укучысы Хуҗин Фари Фәрит улы 75 кг га кадәр авырлык үлчәвендә җиңеп, келәм батыры исемен алып кайтты һәм спорт мастерына кандидат булды. Остазы - Илфир Әнвәров.Молодец!Без синең белән горурланабыз!

-
Конкурс «Живая классика» 20.03.2017 17 марта на VI Всероссийском конкурсе юных чтецов участвовали учащиеся 7класса Абударова З. и 9класса Галиева З.(руководители: Султанова Г.С. и Сабирова Г.Ф.) и получили сертификаты.

-
“Старые сказки на новый лад” район конкурсы 17.03.2017 16 нчы март көнне инглиз теле укытучысы Авзалова Гөлшат җитәкчелегендә башлангыч класс укучылары “Старые сказки на новый лад” район конкурсында “Түгәрәк ипи” әкиятен сәхнәләштереп чыгыш ясадылар һәм “Тылсымлы әкият” номинациясендә җиңүче булдылар.

-
Кышкы сезонны ябу ярышы 16.03.2017

15 март көнне район күләмендә кышкы сезонны ябу ярышы булып узды. Чаңгы ярышында 5 нче класс укучысы Ахметов Раушан, 7 нче класс укучылары Гәрәева Фирүзә, Галиева Азалия, 8 нче класс укучысы Миргалимов Илфатлар катнашты. Команда 4нче урынны яулады. Җитәкчеләре – Гиздатуллин Илсур Мансур улы.
-
Район башлангыч класс укытучыларының семинары 16.03.2017 15 март көнне Тат.Суксу мәктәбендә район башлангыч класс укытучыларының семинары үтте. Анда безнең мәктәптән башлангыч класс укытучысы Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы катнашты. Рина Мулланур кызының математика дәресен, Дәйсәнә Равил кызының математикадан дәрестән тыш эшчәнлеген, Алсу Мирхаҗиян кызының “Дөньяви этика нигезләре” дәресләрен карады. Соңыннан эшлекле киңәшмәдә катнашты.

-
“Созвездие – Йолдызлык” фестиваленең гала – концерты 14.03.2017 13 март көнне Актаныш мәдәният йортында “Созвездие – Йолдызлык” фестиваленең гала – концерты булды. Биредә Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Әгерҗе районнары укучыларының чыгышлары булды. Бу чарада мәктәп директоры Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы катнаштылар.

-
Кышкы спартакиада ярышлары 13.03.2017

11 март көнне район күләмендә кышкы спартакиада ярышлары үтте. Шахмат ярышында 7 нче класс укучысы Гәрәева Фирүзә, 6 нчы класс укучысы Миргалимов Рифат, бадминтон ярышында 9 нчы класс укучысы Галиева Зөлфия, 8 нче класс укучысы Миргалимов Илфат, теннис ярышында 7 класс укучылары Сәетгәрәев Инсаф һәм Галиева Азалияләр катнашты. Бадминтон ярышында Миргалимов Илфат 2 нче урынны яулады. Укытучылары – Гиздатуллин Илсур Мансур улы.
-
“Әниләр бәйрәме” 11.03.2017 10 март көнне мәктәптә 6 – 7 класс укучылары “Әниләр бәйрәме” уздырдылар. Чарага әниләр чакырылган иде. Алар 2 командага бүленеп төрле ярышларда катнаштылар. Ә укучылар үзләренең җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм ахырында мәктәп директоры Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы тагын бер кат әниләрне котлады һәм чара үткәргәне өчен класс җитәкчесе Султанова Гөлчәчәк Сәлах кызына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

-
“Әлифба бәйрәме” 09.03.2017 4 нче март көнне мәктәптә 1 нче класс укучыларының “Әлифба бәйрәме” булды. Аны укытучы Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы уздырды. Бәйрәмгә кунак булып Шүрәле һәм Убырлы карчык, “5”ле билгесе килгән иде. “Әлифба” һәм “Туган тел” китаплары үзләренең сүзләрен әйттеләр, киңәшләрен бирделәр. Бәйрәм соңында уку – укыту эшләре буенча директор урынбасары Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы 1 нче класс укучыларын котлады, яхшы укуларын теләде.











