Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Химия атналыгы 01.03.2017 Мәктәптә химия атналыгы бара. Аны химия укытучысы Хабиров Г.А.үткәрә. Дүшәнбедә линейка вакытында атналык планы белән таныштыру булды. Химик викторина сораулары стендка элеп куелды.Сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрне ”Химия тирә - юньдә һәм безнең өчен” темасы буенча химиягә багышланган презентацияләр күрсәтү, башлангыч класс укучыларының химия кабинетына сәяхәте һәм аларга кызыклы тәҗрибәләр күрсәтү үткәрелде.

-
Фәттахов Энгель Нәвап улы призына чаңгы ярышлары 27.02.2017 23 февраль көнне район күләмендә Ватанны саклаучылар көненә, Фән һәм мәгариф министры Фәттахов Энгель Нәвап улы призына чаңгы ярышлары узды. Безнең мәктәптән 5 нче класс укучысы Ахметов Раушан, 8 нче класс укучысы Миргалимов Илфат ( укытучылары Гиздатуллин Илсур Мансур улы ) һәм Иске Җияш башлангыч мәктәбеннән Ахметов Илмир ( укытучысы Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы ) катнаштылар. Ахметов Илмир үз яшьтәшләре арасында 3 нче урынны алды.

-
Студентлар белән очрашу 27.02.2017

25 нче февраль көнне укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәбирова М.Ф. һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миргалимова Э.В. мәктәптә студентлар белән очрашу кичәсе үткәрделәр. Мәктәпкә былтыргы чыгарылыш сыйныф укучылары: Гиздатуллина Назлыгөл, Гафурова Илгинә, Закирянова Рушания, Гәрәева Резедә, Гафуров Райнурлар кунакка килделәр.
-
“Парламент дәресе – 2017” 27.02.2017

“Парламент дәресе – 2017” кысаларында үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре билгеле. Башлангыч класслар арасында уздырылган “Киләчәк профессиясе” темасы буенча рәсем конкурсында Иске Җияш башлангыч мәктәбенең 4 нче класс укучысы Ахметов Илмир ( җитәкчесе Ахметов Р.Х. ) 1 нче урынны яулады. “Үзебезнекеләрне бел!” видеороликлар конкурсында 6 нчы класс укучысы Миргалимов Рифат ( җитәкчесе Миргалимова Э.В.) 3 нче урынны алды. Инша язу конкурсында 9 нчы класс укучысы Галиева Зөлфия ( җитәкчесе Сабирова Г.Ф.) җиңүче булды һәм эше республика этабына җибәрелде.
-
Ватанны саклаучылар көне 22.02.2017 22 нче февраль көнне мәктәптә башлангыч класс укучыларының Ватанны саклаучылар көненә карата бәйрәмнәре булды. Чараны укытучылар Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы, Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы оештырдылар.

-
Район биатлон ярышы 22.02.2017 22нче февраль көнне район буенча биатлон ярышы үтте. Анда 8нче класс укучысы Миргалимов И.Р. һәм 5нче класс укучысы Ахметов Р.Р.составында безнең мәктәп командасы(укытучылары: Ахметов Р.Х.) физкультура укытучысы Гиздатуллин И.М. җитәкчелегендә катнашты һәм төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында беренче урынны яулады.

-
Туган тел көне 21.02.2017 20 нче февраль көнне мәктәп күләмендә Туган тел көне билгеләп үтелде. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы оештырды.

-
Республика көрәш ярышы 20.02.2017

Татарстан Республикасы Биектау районында “Сабантуй” газетасы призына 2001 – 2002 нче елгы яшүсмерләр арасында үткәрелгән көрәш ярышында катнашып, 75 кг га кадәр үлчәү категориясендә мәктәбебезнең 9 класс укучысы Хуҗин Фарис I дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.
-
Химия-биология укытучыларының регионара семинары 18.02.2017

18нче февраль көнне Башкортстан Республикасы Илеш районы Түбән Яркәй лицейенда "Укучыларның иҗади потенциалын үстерү формасы буларак уку-эзләнүле эшчәнлек" темасы астында химия-биология укытучыларының регионара семинары үтте.Анда безнең мәктәпнең химия-биология укытучысы Хабиров Г.А. катнашты.Ул анда "Что?Где?Когда?" интелектуаль уенында катнашып сертификатка һәм Почет Грамотасына лаек булды .
-
“Ягез әле, егетләр!” кичәсе 18.02.2017 16 нчы февраль көнне мәктәп күләмендә Ватанны саклаучылар көненә карата “Ягез әле, егетләр!” кичәсе үтте. Аны ОБЖ укытучысы Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы оештырды. “Ялкын” һәм “Татар егетләре” командалары күп төрләр буенча көч сынаштылар. Үзләрен физик, ихтыяр көче, җитезлек, игътибарлылык, танып – белү, шигырь язу буенча сынадылар. Ә кызларның ял минутларында биюләре, аларга дәрт һәм көч өстәде. Нәтиҗәләр буенча 1 нче урында “Татар егетләре”, бик азга гына калышып “Ялкын” командасы 2 нче урында.











