Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
"Дорога безопасности" 15.02.2018

14.02. көнне район балалар иҗат үзәгендә үткән "Дорога безопасности" конкурсының "Маршрут бите" номинациясендә Иске Җияш башлангыч мәктәбенең 1нче класс укучысы Миргалимова Зәлия 3нче урынны яулады, җитәкчесе- Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы ; безнең мәктәпнең 3нче класс укучысы Мирхәйдәрова Айсылу 4нче урынны яулады, җитәкчесе- Миңнеголова Светлана Шәехтимер кызы.Молодцы!
-
Муса Җәлилгә багышланган әдәби чара 15.02.2018

Хәрби – патриотик айлык кысаларында мәктәп күләмендә бик күп чаралар үтте. Патриот – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган әдәби чара эчтәлекле булды. 8 нче класс укучысы Әбүдәрова Зилә һәм 6 нчы класс укучысы Ахметов Раушан сценарий нигезендә кичәне алып бардылар. 1 нче класстан алып 8 нче класска кадәр укучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр. Алар арасында урыннар чыгарылды һәм мактау кәгазьләре тапшырылды. Чараны оештырган укытучы Ахметов Рәмзил Хуҗагали улына бик зур рәхмәт.
-
Ату ярышлары 14.02.2018 ОБЖ укытучысы Ахметов Рәмзил җитәкчелегендә мәктәп күләмендә оборона-масса айлыгы кысаларында пневматик мылтыктан ату ярышлары үтте. 8нче класс укучыларыннан кызлар арасында Галиева А.-1, Гәрәева Ф.-2, Әбүдәрова З.-3, егетләр арасында Галимҗанов Р.-1, Сәетгәрәев И.-2, Миңнегулов А.-3,5нче класс укучысы Ахметов И.-2 урынны яуладылар. Молодцы!

-
Лыжня России 12.02.2018 Район күләмендә “Россия чаңгы юлы” ярышлары узды. Безнең мәктәптән 5 нче класс укучысы Әхмәтов Ильмир 3 нче, 6 нчы класс укучысы Әхмәтов Раушан 1 нче урынны яулап кубокка, медальгә, 6 нчы класс укучысы Әхнәфов Әлфис истәлекле бүләккә ия булдылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.

-
"Замечательная вожатая" конкурсы 10.02.2018

Районда үткән "Замечательная вожатая" конкурсында 8нче класс укучысы Гәрәева Фирүзә Рәмис кызы катнашты һәм сертификатка лаек булды.Җитәкчесе- Миргалимова Эльвира Вакиф кызы. Молодцы!
-
«Йолдызлык – 2018» фестиваленең беренче туры 07.02.2018 «Йолдызлык – 2018» фестиваленең беренче туры үтте. Укучыларыбыз конферанс, җыр, бию номинацияләрендә катнаштылар. Конферанслар Мусин Алмаз, Әбүдәрова Зилә, матрос биюе белән Иске Җияш башлангыч мәктәбеннән Миңнегулов Айгиз алдагы турга уздылар. Аларга тагын да иҗади уңышлар телибез.

-
"Ягез әле, егетләр" конкурсы 02.02.2018 Мәктәп күләмендә 5 – 9 класс малайлары һәм егетләре арасында берничә төр буенча ярыш уздырылды. Автомат сүтеп җыю, чаңгыда узышу, турникта тартылу һәм озынлыкка сикерү буенча көч сынаштылар алар. Гомуми нәтиҗәләр буенча 1 нче урында 6 класс укучысы Ахметов Раушан, 2 нче урында 9 класс укучысы Миргалимов Илфат, 3 нче урында 5 класс укучысы Ахметов Ильмирлар. Аларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

-
Хәрби – патриотик айлык 01.02.2018 ОБЖ укытучысы Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы хәрби – патриотик айлык башлану турында укучыларга игълан итте. Һәм айлык барышында нинди чаралар булачагын әйтте.

-
ОГЭ эшләп карау 29.01.2018

27нче январь көнне Иске Кормаш мәктәбендә 9нчы класс укучылары математикадан ОГЭ эшләп карадылар. Нәтиҗәләре уртача. Сезгә имтиханнарда уңышлар юлдаш булсын.
-
Чаңгы эстафетасы 28.01.2018

27нче январь көнне Ф.З.Әхмәдишин призына үткәрелгән чаңгы эстафетасында 6нчы класс укучысы Әхмәтов Рушан , 8нче класс укучылары Сәетгәрәев Инсаф, Гәрәева Фирүзә, Галиева Азалия составында безнең мәктәп командасы 3нче урынны яулады. Җитәкчеләре- Гиздатуллин Илсур Мансур улы. Молодцы!










