Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Мәшгульлек үзәге 21.03.2018

20.03 көнне Яр Чаллы, Актаныш мәшгульлек һәм хезмәт үзәгеннән килгән белгечләр 8нче ,9нчы класс укучылары белән очрашу үткәрде. Алар профориентация буенча әңгәмә үткәрделәр һәм тест алдылар.
-
Дирекция контроль эшләре 21.03.2018 3нче чирек өчен һәр класста математика һәм рус теле фәннәреннән дирекция контроль эшләре үткәрү башланды.Уңышлар юлдаш булсын сезгә!

-
ОГЭ эшләп карау 21.03.2018 Бүген 9нчы класс укучылары биологиядән барлык таләпләргә туры китереп мәктәптә ОГЭ эшләп карадылар. 26, 27.03 көннәрендә районда рус теле һәм математикадан эшләячәкләр. Сезгә уңышлар телибез.

-
СЭС тикшерүләре 20.03.2018 19.03 көнне Яр Чаллы санэпидемстанция вәкилләре чираттагы тикшерү белән мәктәпкә килде. Алар физика һәм информатика кабинетында радиологик һәм электромагнитик нурланышларның нормага туры килүен махсус приборлар ярдәмендә тикшерделәр.

-
Геология буенча конкурс 20.03.2018 Районда үткән геология буенча фото һәм рәсем конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. Фотолар конкурсында «Геологические объекты и памятники природы» номинациясе буенча 8нче класс укучысы Әбүдәрова Зилә 3нче урында, «Природа родного края» номинациясе буенча 5нче класс укучысы Вәгыйзов Фәнис 3нче урында, рәсем конкурсында «Природа родного края» номинациясе буенча 8 нче класс укучысы Сәетгәрәев Инсаф 1нче урында. Җитәкчеләре- Газетдинов Илнар Флүрович. Молодцы!

-
"ГТО" Бөтенрәсәй спорт комплексын тапшыру 19.03.2018 6нче класс укучысы Ахметов Раушан Рәмзил улы "Готов к труду и обороне" исемендәге Бөтенрәсәй физкультура - спорт комплексының кышкы фестивалендә катнашып муниципаль һәм зональ этапта 1нче урынны яулады. Ул Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Дипломы белән бүләкләнде. Җитәкчесе- Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы. Молодцы!

-
Директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарларының киңәшмәсе 16.03.2018 15 март көнне, Киров мәктәбе базасында директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарларының ведомствоара киңәшмәсе үтте. Көн тәртибендә 1-4 классларда ачык класс сәгатьләре, 5-8 классларда проект эшчәнлеге, 9-11 классларда профориентация юнәлешендә мастер-класслар күрсәтеде. Соңыннан "Бәхетне мин авылымда таптым" дип исемләнгән эшлекле сөйләшү үткәрелде. Безнең мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы семинарда катнашты.

-
Информатика укытучылары семинары 16.03.2018 15нче март көнне Яңа Әлем мәктәбендә "Информацион куркынычсызлык" темасы буенча район информатика укытучылары семинары үтте. Анда безнең мәктәптән информатика укытучысы Хабиров Г.А. катнашты.

-
Мәктәп китапханәчеләренең район киңәшмәсе 15.03.2018 14 нче март көнне Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Мәгълүмати белем тирәлеген формалаштыруда мәктәп китапханәсенең роле” дигән темага мәктәп китапханәчеләренең район киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә ай коена” дигән әсәре буенча мәктәп китапханәчесе Гатауллина С.Р. дәрес конференция, театр түгәрәген җитәкләүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кашапова Г.В. язучының “Убырлы карчык хәйләсе” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтте. Семинарда безнең мәктәптән китапханәче Сабирова Гөлнар Фоат кызы катнашты.

-
Башлангыч класс укытучыларының төбәкара семинары 14.03.2018 13 март көнне Богады мәктәбендә башлангыч класс укытучыларының “ФДББ стандартларын тормышка ашыру шартларында кече яшьтәге мәктәп балаларында уку компетентлыгын формалаштыру” темасына төбәкара семинар үткәрелде. Семинарга якын-тирә районнардан башлангыч класс укытучылары чакырулы иде. Семинар мәктәпнең “Туган як” музеена сәяхәт һәм балаларның кул эшләреннән күргәзмә белән башланып китте. Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу өлешендә ачык дәресләр карау, дәресләргә үзанализ һәм анализ булды. Балалар бакчасы ата-аналар белән берлектә әзерләгән “Йомры икмәкнең себердәге сәяхәте” исемле курчак театрын күрсәттеләр. Соңыннан, башлангыч класс укучылары проект эшләре белән дә чыгыш ясадылар, ә укыту эшләре буенча директор урынбасары Вазетдинова Т.М. эшлекле уен үткәрде. Семинар түгәрәк өстәл янында сөйләшү һәм Актаныш мәгариф идарәсе методисты Г.Д. Имамразыеваның “Актаныш муниципаль районы башлангыч класс укытучыларының эшчәнлеге” темасына чыгышы белән тәмамланды.Семинарда Безнең мәктәптән башлангыч классы укытучысы Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы катнашты.











