Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Ватанны саклаучылар көне 23.02.2018 Хөрмәтле ир-егетләр! Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаилә бәхете телибез. Илебез күге аяз булсын!Иң изге теләкләр белән -Хатын-кыз колегаларыгыз.

-
Туган тел көне 22.02.2018

21.02. көнне мәктәптә татар теле укытучысы Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы "Туган тел" кичәсе үткәрде. Укучылар 2 төркемдә көч сынаштылар. Кичәне 8нче класс укучылары Әбүдәрова Зилә һәм Гәрәева Фирүзә алып бардылар.
-
Биологиядән регионара семинар 22.02.2018 21.02. көнне Актаныш №1 мәктәбендә "Системно-деятельностный подход как методологическая основа ФГОС ООО" темасы буенча үткән регионара биология, химия, география укытучылары семинарында безнең мәктәпнең биология-химия укытучысы Хәбиров Газинур катнашты һәм сертификат белән бүләкләнде.

-
«Кто грамоте горазд, тому не пропасть» конкурсы 21.02.2018

20.02. көнне Актаныш№2 мәктәбендә үткән «Кто грамоте горазд, тому не пропасть» диктант язу конкурсында безнең мәктәпнең 5нче класс укучысы Галиев Рөстәм Рәсүл улы призер булды.Җитәкчесе- Сабирова Гөлнар Фоат кызы. Молодцы!
-
Рус теленнән олимпиада 21.02.2018

Районда 4нче класслар арасында үткән рус теле олимпиадасында безнең мәктәпнең 4нче класс укучысы Хәйдәрова Ильвина призер булды. Җитәкчесе- Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы. Молодцы!
-
Оборона-масса айлыгы дәвам итә 21.02.2018

Мәктәптә оборона-масса айлыгы дәвам итә. ОБЖ укытучысы Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы төрле ярышлар үткәрә һәм аларның нәтиҗәләре буенча җиңүче укучыларны бүләкли.
-
2-3нче классларның проект-эзләнү конкурсы 21.02.2018

20.02 көнне 2-3нче класслар арасында районда үткән "Первые шаги в науку" проект-эзләнү конкурсында Иске Җияш башлангыч мәктәбенннән Галиева А.Р.катнашты; җитәкчесе-Гәрәева Ф.С., Теләкәй мәктәбеннән Исмагилова З.И., Мухаметов Р.И. 2нче урынны яуладылар; җитәкчесе- Мусина Г.М. Молодцы!
-
Хәрби комиссар кубогына үткәрелгән ярыш 20.02.2018

Район күләмендә хәрби комиссар кубогына үткәрелгән ярышта 9 нчы класс укучысы Миргалимов Илфат катнашты һәм 2 нче урынга лаек булды. Җитәкчесе: Әхмәтов Р.Х.
-
Җитәкчеләрнең кышкы спартакиадасы 19.02.2018

18.02 көнне Актанышта үткән җитәкчеләр спартакиадасында безнең мәктәп директоры Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы шорт-трек ярышында 3нче урынны яулады. Молодец!
-
Биатлон ярышы 19.02.2018 Мәктәп күләмендә егетләр арасында биатлон ярышлары булып үтте. I урында 9 нчы класс укучысы Миргалимов Илфат, II урында 6 нчы класс укучысы Ахметов Раушан, III урында 8 нче класс укучысы Миңнегулов Айдар. Егетләргә киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын. Ярышны оештырган укытучы Ахметов Рәмзил Хуҗагали улына зур рәхмәт.











