Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
“Үлемсез полк” акциясе 08.05.2018 Укучыларыбыз “Үлемсез полк” акциясендә актив катнаштылар. Үзләренең сугышта үлгән һәм кайткач вафат булган бабаларының фотоларын алып килделәр.

-
Cугышта һәлак булганнарга хөрмәт 08.05.2018 Укучылар сугышта һәлак булганнарга салынган һәйкәл янында сакта тордылар һәм истәлеккә гөл куйдылар.

-
Митинг 08.05.2018 Мәдәният йорты каршында зурлап митинг үткәрелде. Укучылар бик актив катнаштылар. Җитәкче: Миргалимова Э.В.

-
Тыл ветераннарын тәбрикләү 07.05.2018 Башлангыч класс укучылары тыл ветераннарын тәбрикләү өчен открыткалар ясадылар.

-
“Балачак буяулары” 05.05.2018 1 – 4 класс укучылары “Балачак буяулары” дип аталган нигезләмә буенча асфальтта рәсем ясадылар. Үз рәсемнәрендә тынычлык, кояш, салават күперен төшерделәр.

-
Җиңел атлетика эстафетасы 05.05.2018 04.05 көнне Актанышта җәйге спорт сезонын ачу хөрмәтенә җиңел атлетика буенча спортчы райондашыбыз Фирая Солтанова-Жданованың күчмә кубогы өчен эстафета ярышлары үтте. Анда безнең мәктәпнең 9нчы класс укучысы Миргалимов Илфат, 8нче класстан Сәетгәрәев Инсаф,Гәрәева Фирүзә, 6нчы класстан Ахметов Раушан,Калинина Эльвина, 5нче класстан Исмагилова Гүзәл катнаштылар һәм 4нче урынны яуладылар. Молодцы!

-
“Ачык ТИН дәресе” 29.04.2018

28.04.18 көнне 5 – 9 класс укучылары катнашында тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Әхмәтов Рәмзил Хуҗагали улы “Ачык ТИН дәресе” үткәрде. Табигатьтә куркынычсызлык, үз – үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Кызыксынучыларның өстәмә сорауларына да җавап бирде. Дәрес кирәкле һәм үтемле булды.
-
“Минем кече Ватанымда парк һәм скверлар” исемендә фото, рәсем конкурсы 29.04.2018

II Республика “Минем кече Ватанымда парк һәм скверлар” фото, рәсем конкурсының район этабында мәктәбебез укучылары актив катнаштылар. Рәсем конкурсында 4 класс укучысы Хайдарова Илвина 3 нче урынны, фото конкурсында 7 класс укучысы Миргалимов Рифат 3 нче урынны алдылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез. Җитәкчеләре: Миргалимова Э.В.
-
“Ил сагында” исемле рәсем конкурсы 29.04.2018

VII Республика “Ил сагында” рәсем конкурсының район этабында 1 класс укучысы Миргалимова Зәлиянең эше 2 нче урынга, 4 класс укучысы Хайдарова Илвинаның эше 1 нче урынга, 7 класс укучысы Миргалимов Рифатның эше 1 нче урынга лаек булдылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
«Туган ягым тарихында мәктәбемнең эзе бар” исемле I район фәнни – гамәли конференциясе 29.04.2018

«Туган ягым тарихында мәктәбемнең эзе бар” исемле I район фәнни – гамәли конференциясендә катнашу өчен, 8 класс укучысы Галиева Азалия мәктәп тарихына багышланган “Тарих чылбыры буйлап” исемле эш җибәргән иде. Аның хезмәте уңай яктан телгә алынды һәм сертификатка лаек булды.










