Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
"Самостоятельные дети" проекты 26.03.2018

29-31.03 көннәрне Республиканың "Костер" исемендәге балаларга белем бирү - сәламәтләндерү үзәгендә наркотикка каршы "Самостоятельные дети" проектының профиль сменасы үтә. Анда безнең мәктәпнең 8нче класс укучылары Әбүдәрова Зилә, Гәрәева Фирүзә, Галиева Алмазия барачак.
-
Язгы каникул чорында мәктәптәге эшчәнлек 26.03.2018 Язгы каникул чорында мәктәптәге эшчәнлек план нигезендә дәвам итә. 26,27нче мартта 9нчы класс укучылары рус теле һәм математикадан ОГЭ биреп карыйлар. 28,29 көннәрне педсовет һәм ата-аналар җыелышы үткәрү булачак. Укучыларны төрле конкурсларда катнаштыру планлаштырыла.Укытучылар кабинетларны,документацияне тәртипкә китерү белән шөгыльләнәләр.

-
"Спринт" бәйгесе 26.03.2018

Район күләмендә узган "Спринт" чаңгы ярышында 2004 һәм аннан яшьрәкләр арасында безнең мәктәпнең 6нче класс укучысы Ахметов Раушан 2нче урынны яулады. Җитәкчесе - Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы. Молодцы!
-
3нче чирекне йомгаклау 24.03.2018 Бүген мәктәптә 3нче уку чиреген йомгаклау булды. Мәктәп буенча өлгереш-97%,сыйфат- 53%. Билге чыккан 36 укучының 2се-отличник, 19ы-ударник. Дәресләрдән соң билгеләр аңлатылгач укучыларга язгы каникул чорында куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде. 03.04 кадәр балалар язгы каникулга чыктылар.

-
"Без бергә" фестивале 23.03.2018

22нче мартта Актаныш балалар иҗаты үзәгендә балаларның "Без бергә" исемендә Республика фестиваленең муниципаль этабы үтте. Безнең мәктәптән 5нче класс укучысы Ахметов Раушанның эше "Родные просторы" фотоконкурсында 2нче урынны,"Семейная династия мастеров" номинациясендә Кручинин Ринасның эше 2нче урынны, Ахметов Ильмирның эше 3нче урынны яулады. Аларның эше 5нче апрель көнне Мөслимгә зона этабына китә. 8нче класс укучысы Әбүдәрова Зилә рус телендә нәфис уку буенча сертификат белән бүләкләнде. Молодцы!
-
Мәшгульлек үзәге 21.03.2018

20.03 көнне Яр Чаллы, Актаныш мәшгульлек һәм хезмәт үзәгеннән килгән белгечләр 8нче ,9нчы класс укучылары белән очрашу үткәрде. Алар профориентация буенча әңгәмә үткәрделәр һәм тест алдылар.
-
Дирекция контроль эшләре 21.03.2018 3нче чирек өчен һәр класста математика һәм рус теле фәннәреннән дирекция контроль эшләре үткәрү башланды.Уңышлар юлдаш булсын сезгә!

-
ОГЭ эшләп карау 21.03.2018 Бүген 9нчы класс укучылары биологиядән барлык таләпләргә туры китереп мәктәптә ОГЭ эшләп карадылар. 26, 27.03 көннәрендә районда рус теле һәм математикадан эшләячәкләр. Сезгә уңышлар телибез.

-
СЭС тикшерүләре 20.03.2018 19.03 көнне Яр Чаллы санэпидемстанция вәкилләре чираттагы тикшерү белән мәктәпкә килде. Алар физика һәм информатика кабинетында радиологик һәм электромагнитик нурланышларның нормага туры килүен махсус приборлар ярдәмендә тикшерделәр.

-
Геология буенча конкурс 20.03.2018 Районда үткән геология буенча фото һәм рәсем конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. Фотолар конкурсында «Геологические объекты и памятники природы» номинациясе буенча 8нче класс укучысы Әбүдәрова Зилә 3нче урында, «Природа родного края» номинациясе буенча 5нче класс укучысы Вәгыйзов Фәнис 3нче урында, рәсем конкурсында «Природа родного края» номинациясе буенча 8 нче класс укучысы Сәетгәрәев Инсаф 1нче урында. Җитәкчеләре- Газетдинов Илнар Флүрович. Молодцы!











