Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Ел класс җитәкчесе-2018 конкурсы 28.01.2018

26нчы январьда Пучы мәктәбендә узган "Ел класс җитәкчесе- 2018" конкурсында безнең мәктәпнең 5нче класс җитәкчесе Әхмәтов Рәмзил Хуҗагали улы 3нче урынны яулады. Молодец!
-
Ата – аналар җыелышы 23.01.2018 22 январь көнне мәктәптә гомуми ата – аналар җыелышы үтте. Төп чыгышны мәктәп директоры Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы ясады. Ата – аналарга балаларының уку торышы, тәртипләре буенча һәрвакыт контроль булырга тиешлеге аңлатылды. Соңыннан җыелыш классларда дәвам итте.

-
Алдынгылар слеты 22.01.2018

20нче январь көнне район мәдәният йортында алдынгылар слеты үтте. 2017нче елгы нәтиҗәләр буенча төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 2нче урын алган өчен безнең мәктәп диплом белән бүләкләнде.Әфарин!
-
Мәктәп директорлары һәм укыту-тәрбия буенча директор урынбасарлары киңәшмәсе 19.01.2018 Бүген гимназия-интернат базасында район мәктәпләренең директорлары һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары киңәшмәсе үткәрелде. Семинарда катнашучылар гимназиядә тормышка ашырылып килүче проектлар һәм түгәрәкләр эшчәнлеге белән танышты. Җыелыш өлешендә район башлыгы Э.Н. Фаттахов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе И.Р. Вахитов, мәгариф идарәсе методистлары, "Социаль-гуманитар белем үзәге" педагоглары Некрасов Андрей Юрьевич һәм Идиятуллин Артур Вагизович катнашында киңәшмә булды.

-
Кадет мәктәбендә конференция 18.01.2018

Бүген Актаныш кадет мәктәбендә "Растим патриотов России" исемендә фәнни-гамәли конференция үтте.Анда безнең мәктәп командасы армреслинг буенча 3нче урынны яулады. Җитәкчеләре-ОБЖ укытучысы Ахметов Рәмзил Хуҗагалиевич. Молодцы!
-
"Ел куытучысы -2018" конкурсы 11.01.2018

10нчы январь көнне Такталачык мәктәбендә куст буенча "Ел укытучысы-2018" конкурсының 1нче этабы үтте. Анда Иске Җияш башлангыч мәктәбе укытучысы Гәрәева Флүсә Сабит кызы "Дәрес", "Мастер-класс" номинациясе буенча чыгыш ясады. Аңа уңышлар телибез.
-
Администрация башлыгы ёлкасы 08.01.2018

7нче январь көнне сәләтле балалар өчен администрация башлыгы ёлкасы үтте.Безнең мәктәптән бу бәйрәм тантанасына Миргалимов Илфат, Мусин Алмаз, Гәрәева Фирүзә, Галиева Азалия, Ахметов Рушан, Исмагилова Гүзәл лаек булды.
-
Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы 06.01.2018 5нче январь көнне мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы үтте. Иске Җияш башлангыч мәктәбе укытучысы Гәрәева Флүсә отжимание буенча 3нче урынны яулады. Молодец!

-
Кыш бабай призына бадминтон ярышы 03.01.2018

Район күләмендә Кыш бабай призына бадминтон ярышы үтте. Безнең мәктәптән 9 нчы класс укучылары Мусин Алмаз һәм Миргалимов Илфатлар катнашты. Алмаз мактаулы 2 нче урынны, Илфат 1 нче урынны яуладылар. Кыйммәтле бүләккә һәм медальгә ия булдылар. Киләчәктә дә аларга уңышлар телибез.
-
Кыш бабай призына чаңгы ярышлары 02.01.2018

Район күләмендә Кыш бабай призына чаңгы ярышлары үтте. Безнең мәктәптән 5 нче класстан Ильмир һәм 6 нчы класстан Раушан Ахметовлар катнашты. Ильмир мактаулы 1 нче урынны, Раушан 2 нче урынны яуладылар. Кыйммәтле бүләккә һәм медальгә ия булдылар. Аларга киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.










