Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 ( 249 ) 250 >>
-
Көзге күргәзмә 18.10.2012

Башлангыч сыйныф укучылары укытучылары белән берлектә "Көзге табигать" темасына күргәзмә әзерләделәр.
-
Өмә 11.10.2012

11-12 октябрь көннәрендә 2-11 класс укучылары мәктәп яны тәҗрибә участогында соңгы көзге эшләрне башкардылар. Кура җиләге, карлыган аралары чистартылды, чәчәклек тәртипкә китерелде,мәктәп яны территориясе җыештырылды.
-
Өлкәннәр көне. 09.10.2012

Бүген мәктәп укучылары һәм укытучылары авылыбыз өлкәннәре өчен чәй табыны һәм бәйрәм концерты әзерләделәр.
-
Укытучылар көне! 05.10.2012

Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр - укытучы хезмәте. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын өчен, юл өйрәтеп, хәреф танытучы иң беренче кеше – укытучы. Нәни баланың күңеле уңдырышлы җир кебек, ә укытучы аңа белем орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар шытып чыга, үсә, ныгый. Әйтерсең лә, укытучы үзенең җанын телем-телем кисәкләргә телеп балаларга өләшә. Укытучы биргән белем безгә, кошларга канат ничек кирәк булса, шулай кирәк. Укытучы - иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Аларның хезмәте авыр, катлаулы, җәмгыятькә күп файда китерә торган.
Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын һәркем таный. Әйе, нәкъ менә алар безне мәгърифәт дөньясына алып керде, хәреф танырга, язарга өйрәтте, белгәннәрен хәтеребезгә сеңдерергә тырышты, шуларны үзебездән таләп итте, тәрбияле булырга өндәде.Кадерле укытучыларыбыз, сезне ихластан бәйрәмегез белән котлыйбыз! -
Янгын куркынычсызлыгын кисәтү 01.10.2012

1 октябрь көнне 7,8,9 класс укучылар "Пожар куркынычсызлыгы" темасына фильм карадылар.
-
Ярминкә
29.09.2012
29 сентябрь көнне район үзәгендә мәктәп ярминкәләре узды.
-
Экстремизму - нет! 24.09.2012

Укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан мәктәп күләмендә класс җитәкчеләре ачык класс сәгатьләре оештырдылар
-
Өй алдыбыз - гөлбакча - 2012 08.09.2012

7 сентябрь көнне район мәдәният йортында чәчәк бәйрәменә нәтиҗәләр ясалды. Конкурс нәтиҗәләре буенча урта мәктәпләр арасында безнең мәктәп II урынга лаек булды. Чәчәкләрне үстерүдә катнашып, җиңүгә үз өлешен кертүчеләргә зур рәхмәт!
-
Көзге уңыш - 2012 03.09.2012

Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр бара. Бәрәңге, кишер, чөгендер алу, кара миләш җыю, тәҗрибә участлгы территориясен җыештыру, чәчәк орлыкларын җыйнау эшләрендә барлык класс укучылары, укытучылар да тырышып хезмәт куя.
-
Белем бәйрәме! 01.09.2012

2012-2013 уку елында Такталачык урта мәктәбендә 99 бала белем ала. Аларга 19 укытучы белем һәм тәрбия бирә. 1 сыйныфка 8 бала укырга керде. Барча укучыларга, укытучыларга яңа уку елында уңышлар телибез.










