Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 241 ( 242 ) 243 244 245 246 247 248 249 250
-
Җиңү көне! 10.05.2012

8 май көнне һәйкәл янында митинг узды. Әлеге митингка сугыш һәм тыл ветераннары чакырылган иде.
-
Интернет олимпиада. 06.05.2012

5.05 7 класс укучылары математика фәненнән КФУ уздырган олимпиадада катнаштылар.
-
Конкурс нәтиҗәләре 06.05.2012

18 марттан 6 апрельгә кадәр КГТУ тарафыннан уздырылган язмача тәрҗемә конкурсында катнашып 9 клсс укучысы Р.Р.Амиров һәм 10 класс укучысы А.Р. Зарипова сертификатларга ия булдылар. Әлеге конкурска яхшы катнашучылар әзерләгән өчен инглиз теле укытучысы Р.С. Амирова рәхмәт хаты белән бүләкләнде.Афәрин!
-
Интернет олимпиада. 04.05.2012

3.05 физика фәненнән КФУ тарафыннан abiturient.kpfu.ru сайтында уздырылган олимпиадада балалар кызыксынып катнаштылар.
-
Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын! 26.04.2012

Такталачык авылы мәдәният йортында китапханәче Д.Ш.Гайсина оештырган "Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!" дип аталган чарада коррекцион мәктәп һәм урта мәктәп укучылары бик теләп катнаштылар. Чара Габдулла Тукайның шигырьләре һәм әкиятләренә нигезләнгән иде. Авылыбызның Ак әбиләре тарафыннан мөнәҗәт һәм вәгазьләр әйтелде.
-
Өмә! 23.04.2012

Мәктәп территориясен һәм бакчасын чүп-чардан арындыру максатыннан шимбә көнне өмә оештырылды. Өмәдә барлык укучылар да һәм укытучылар да теләп катнашты.
-
Укытучыларыбыз конференциядә 17.04.2012

13 апрель көнне Казанда югары уку йортлары һәм мәктәп арасындагы элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән республикакүләм фәнни-методик конференциядә инглиз теле укытучысы Р.С.Амирова һәм башлангыч класс укытучысы З.Ф.Шаемова уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
Кошлар көне. 17.04.2012

Биология-география атналыгы 16 апрель көнне 1-7 класс укучылары өчен "Кошлар безнең дусларыбыз" кичәсе белән башланып китте.
-
Каюм Насыйри укулары 17.04.2012

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ә.Г.Нуриева һәм 9 класс укучысы А.Х.Акрамова белән Казанда узган Х регионара Каюм Насыйри укуларында уңышлы чыгыш ясап, Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
-
Алмаз Хәмзин бездә кунакта! 16.04.2012

14 апрель көнне мәктәпнең актлар залында Алмаз Хәмзин һәм аның иҗатташ төркеме чыгыш ясады. Чарада аның кызы Алия Хәмзина үзенең матур җырларын бүләк итте.










