Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 ( 243 ) 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Без булдырабыз! 31.10.2013

Инглиз телен өйрәнүгә мотивация булдыру,сәләтле балаларны ачыклау, чит телләрне өйрәнүгә кызыксынуны арттыру максатыннан, 25 октябрь көнне 1нче санлы Актаныш урта мәктәбе базасында инглиз телендәге җырларны сәхнәләштерү конкурсы уздырылды. Әлеге чарада безнең мәктәптән 11 класс укучылары И. Мутина , А.Бариева, А. Шәемова, И. Исламова, Н. Габдуллина, Д.Кашбразиева,А. Акрамова, А. Вазиева, И. Сәхиуллина һәм 9 класс укучысы Хаҗиев Айбулат “Катюша ”җыры белән чыгыш ясап, “Иң патриотик номер” номинациясенә ия булдылар.
-
Өлкәннәр көне уңаеннан 30.09.2013

30 сентябрь көнне мәктәпнең актлар залында мәгариф ветераны Яркеев Альберт Барый улы белән кызыклы һәм эчтәлекле очрашу булды.
-
"Ут-дус та, дошман да" 24.09.2013

24 сентябрь көнне 6 класс укучылары класс җитәкчесе Л.Ф.Гайсина беләнберлектә Такталачыкмавыл китапханәсендә үткәрелгән "Ут- дус та, дошман да" исемле ачык чарада катнаштылар.
-
Экстремизму - нет! 09.09.2013

Укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан мәктәп күләмендә класс җитәкчеләре ачык класс сәгатьләре оештырдылар
-
Белем бәйрәме! 02.09.2013

Хөрмәтле коллегалар, кадерле әти-әниләр һәм укучылар! Сезне чын күңелебездән иң матур һәм истәлекле бәйрәм Белем көне белән тәбрик итәбез! Барыгызга да зурдан-зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, зур тырышлык һәм сабырлык телибез. Барлык яхшы теләкләрегез, матур хыялларыгыз тормышка ашсын! Хәерле сәгатьтә, дуслар!
-
Гамил Афзал укулары 25.05.2013

23 нче майда үткәрелгән II республика Гамил Афзал укуларында безнең мәктәптән 3 укытучы фәнни эшләр белән катнашты.Башлангыч класс укытучылары Исламова А.Ф., Сарварова З.Н., җиңүче дипломына татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуриева Әлфия Гавис кызы 1 нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар.
-
Гамил Афзал фестивале
25.05.2013
23 нче майда Гамил Афзалга багышланган иҗат фестивалендә безнең мәктәп укучылары авылдашыбызның шигырьләрен яттан сөйләделәр. 8 нче класс укучысы Хаҗиев Айбулат (җит. Хаҗиева Н.Х.), 10 нчы класс укучысы Шаемова Алинә (җит. Шаемова А.М.) төрле номинацияләрдә җиңеп чыгып бүләкләнделәр.
-
Алтын каләм!
25.05.2013
“Алтын каләм” фестивале призёры 10 нчы класс укучысы Исламова Ильгина (җит. Нуриева Ә.Г) бүләкләнде.
-
ата- аналар җыелышы 26.04.2013

Мәктәптә гомуми ата- аналар җыелышы узды, ата- аналар өчен балаларның кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Мәктәп директоры Алмаз Шамилович барлык яктан да актив балаларны истәлекле китаплар белән бүләкләде. Җыелыш ахырында балалар ата- аналар өчен матур концерт күрсәттеләр.
-
Балалар бакчасына шефлык 25.04.2013

1нче сыйныф укучылары балалар бакчасында кунакта булдылар. Г.Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Өлкән группа балаларына үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар.










