Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 239 ( 240 ) >>
-
Русский медвежонок 16.11.2012

Рус теле һәм әдәбияты укытучылары С.Х. Ахунова һәм В.М.Загидуллина мәктәп күләмендә 2-11 класс укучылары арасында "Русский медвежонок" бәйгесен оештырдылар.
-
Олимпиадалар 14.11.2012

Мәктәп укучыларының Рәсәйкүләм фән олимпиадаларының мәктәп туры тәмамланды.Укучылар олимпиадаларның муниципаль этабына әзерләнә.
-
Каникул тәмам! 12.11.2012

Уку елының икенче чиреге башланып китте.Укучылар көч-куәт туплап, ял итеп янәдән белем иленә аяк бастылар. Каникул чорында да мәктәп балалар авазы белән тулып торды: фән укытучылары укучыларны олимпиадага әзерләде, спорт ярышлары дәвам итте.
-
Парламент дәресе. 24.10.2012

23 октябрь көнне мәктәбебезнең актлар залында "Парламент дәресе" узды.
-
Көзге күргәзмә 18.10.2012

Башлангыч сыйныф укучылары укытучылары белән берлектә "Көзге табигать" темасына күргәзмә әзерләделәр.
-
Өмә 11.10.2012

11-12 октябрь көннәрендә 2-11 класс укучылары мәктәп яны тәҗрибә участогында соңгы көзге эшләрне башкардылар. Кура җиләге, карлыган аралары чистартылды, чәчәклек тәртипкә китерелде,мәктәп яны территориясе җыештырылды.
-
Өлкәннәр көне. 09.10.2012

Бүген мәктәп укучылары һәм укытучылары авылыбыз өлкәннәре өчен чәй табыны һәм бәйрәм концерты әзерләделәр.
-
Укытучылар көне! 05.10.2012

Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр - укытучы хезмәте. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын өчен, юл өйрәтеп, хәреф танытучы иң беренче кеше – укытучы. Нәни баланың күңеле уңдырышлы җир кебек, ә укытучы аңа белем орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар шытып чыга, үсә, ныгый. Әйтерсең лә, укытучы үзенең җанын телем-телем кисәкләргә телеп балаларга өләшә. Укытучы биргән белем безгә, кошларга канат ничек кирәк булса, шулай кирәк. Укытучы - иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Аларның хезмәте авыр, катлаулы, җәмгыятькә күп файда китерә торган.
Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын һәркем таный. Әйе, нәкъ менә алар безне мәгърифәт дөньясына алып керде, хәреф танырга, язарга өйрәтте, белгәннәрен хәтеребезгә сеңдерергә тырышты, шуларны үзебездән таләп итте, тәрбияле булырга өндәде.Кадерле укытучыларыбыз, сезне ихластан бәйрәмегез белән котлыйбыз! -
Янгын куркынычсызлыгын кисәтү 01.10.2012

1 октябрь көнне 7,8,9 класс укучылар "Пожар куркынычсызлыгы" темасына фильм карадылар.
-
Ярминкә
29.09.2012
29 сентябрь көнне район үзәгендә мәктәп ярминкәләре узды.










