Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 241 ) 242 243 244 245 246 247 248 249 250
-
Экстремизму - нет! 24.09.2012

Укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан мәктәп күләмендә класс җитәкчеләре ачык класс сәгатьләре оештырдылар
-
Өй алдыбыз - гөлбакча - 2012 08.09.2012

7 сентябрь көнне район мәдәният йортында чәчәк бәйрәменә нәтиҗәләр ясалды. Конкурс нәтиҗәләре буенча урта мәктәпләр арасында безнең мәктәп II урынга лаек булды. Чәчәкләрне үстерүдә катнашып, җиңүгә үз өлешен кертүчеләргә зур рәхмәт!
-
Көзге уңыш - 2012 03.09.2012

Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр бара. Бәрәңге, кишер, чөгендер алу, кара миләш җыю, тәҗрибә участлгы территориясен җыештыру, чәчәк орлыкларын җыйнау эшләрендә барлык класс укучылары, укытучылар да тырышып хезмәт куя.
-
Белем бәйрәме! 01.09.2012

2012-2013 уку елында Такталачык урта мәктәбендә 99 бала белем ала. Аларга 19 укытучы белем һәм тәрбия бирә. 1 сыйныфка 8 бала укырга керде. Барча укучыларга, укытучыларга яңа уку елында уңышлар телибез.
-
Соңгы кыңгырау - 2012 25.05.2012

Чыгарылыш сыйныф укучыларын олы тормыш юлына чакырып соңгы кыңгырау чыңлады. Алда ГИА, бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
Антитеррор буенча тикшерү 23.05.2012

Антитеррор буенча районыбызда баручы тикшерү мәктәптә әлеге юнәлештә алып барылган эшчәнлекне уңай бәяләде. Тикшерү барышында документлар, эш планнары, стендлар каралды.
-
Профилактик отряд эшчәнлеге 23.05.2012

23 нче май көнне мәктәптә эшләп килүче профилактик отряд эшчәнлеге тикшерелде. Өлкән сыйныф укучылары белән очрашу барышында әлеге юнәлештә эшләүче сайт белән таныштырдылар.
-
Байсар аланы 18.05.2012

15-17 май көннәрендә мәктәбебезнең укучылар һәм укытучылар командасы, традицион рәвештә Байсар урманында оештырылучы турслетта булдылар. Газета чыгару, ориентлашу, туризм техникасы, ККМ буенча уңышлы чыгыш ясаган укытучыларыбыз командасы гомуми 3 урынга лаек булды. Команда составында Р.З. Исхаков, Р.Р.Гайсин, З.А.Исламова, И.И.Шайхразиева ККМда 2, туризм техникасында 2 урынга лаек булдылар; шәхси беренчелектә Р.З.Исхаков ориентлашу буенча 1 урынны алды. Укучыларыбыз да уңышлы чыгыш ясадылар. Укытучылар командасы мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Афәрин!
-
Поволжский Всероссийский ноучно-практическая конференция 15.05.2012

Учителя нашей школы Р.С.Амирова и Н.Х.Хазиева участвовали в Поволжской Всероссийской ноучно-практической конференции.
-
Балаларны яклау көне 14.05.2012

14 май көнне мәктәп күләмендә Балаларны яклау көне узды. Класс сәгатьләреннән соң барлык укучылар да табигатькә юл алды. Башлангыч сыйныф укучылары дару үләннәре җыйды, сәламәтлекне ныгытуга юнәлтелгән уеннар уйнадылар. 5-11 класс укучылары ориентлашу, туризм техникасы кебек ярыш төрләрендә үзләрен сынадылар.










