Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 ( 206 ) 207 208 209 210 >>
-
Драматург Фәнис Яруллин 16.02.2016

Башлангыч класс укучылары татар шагыйре, язучы һәм драматург Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе үткәрделәр. Кичәдә аның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Җырлар тыңладылар. Соңыннан әкиятләренә иллюстрацияләр ясадылар.
-
"Детство без границ" 15.02.2016

Подведены итоги муниципального этапа Республиканского конкурса изобразительного искусства и художественно-прикладного творчества "Открытая страна детства" в рамках 18-го Международного фестиваля "Детство без границ". Среди призеров есть и наши ученики. В номинации "Умелые руки. От творчества к мастерству" ученица 4-го класса Алия Габдуллина (рук. Исламова А.Ф.) и ученик 7-го класса Рустам Хурматуллин ( рук. Нуриев Ф.Ш.) заняли 3 места, Шакирова Ильвина заняла 5-ое место ( рук. Нуриев Ф.Ш.). Поздравляем!
-
Класс җитәкчесе 15.02.2016

Класс җитәкчесе- укучыларның җитәкчесе дә, дусты да, юнәлеш бирүчесе дә. Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең беренче класс җитәкчесе Шәмсиева Миләүшә Рафаел кызы район күләмендә үткәрелгән бәйгедә үзенең әзерләгән чаралары, эшчәнлеге буенча проект яклавы белән моны исбат итте. Яңа Әлем мәктәбендә ике көн дәвам иткән бәйгедә катнашып, ул "Самый классный- классный" номинациясе җиңүчесе булды. Аны бу җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүен телибез
-
Олимпиада 15.02.2016

Татар әдәбияты фәне буенча уздырылган Республика күләм олимпиадада катнашып, 9 нчы класс укучысы Энҗе Габдуллина 2 урын яулады (укытучысы Шәемова А.М.). Аларны зур җинү белән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
"Йолдызлык-2016" 10.02.2016

Такталачык төп гомуми мәктәбенең актлар залында Бурсык, Тат Ямалы, Теләкәй, Такталачык балалар бакчасы һәм мәктәп укучылары, коррекцион мәктәп коллективы "Йолдызлык-2016" иҗат фестивале уңаеннан әзерләнгән концерт номерларын күрсәттеләр. " Яшь артист"ларның чыгышына районнан килгән мәртәбәле жюри бәя бирде. Шактый концерт номерлары сайлап алу турына тәкъдим ителде. Аларга уңышлар телибез.
-
«Зирәк бала» 08.02.2016

«Гаилә һәм мәктәп» журналы уздырган «Зирәк бала» конкурсының «Проект эше» номинацясендә «Граф в моем графстве» темасы белән уңышлы чыгыш ясап, 9 нчы класс укучысы Газетдинова Гүзәл лауреат дипломы белән бүләкләнде. (Җитәкчесе: Гыйльфанова А.М.)
-
"Йолдызлык" 08.02.2016

"Йолдызлык" фестиваленә әзерләнгән чорда укучыларыбыз технология дәресләрендә агачтан эшләнгән халык уен кораллары белән таныштылар. Берничәсен үз куллары белән эшләп тә карадылар. Бу эш малайларга да, кызларга да бик ошады. Фольклор ансамбль чыгышын әзерләгәндә ярап куйды бу кораллар. Укучыларыбызның иҗат эшләре тиздән район комиссиясенә тәкъдим ителәчәк.
-
ГТО 08.02.2016

6 февраля ученики МБОУ «Такталачукская ООШ» сдавали нормативы ГТО. Ученики пробовали свои силы в таких видах спорта как: бег на лыжах, подтягивание, отжимание, метание набивного мяча, прыжок с места, наклон из положения стоя и др.
-
Бәйрәм мизгелләре 04.02.2016

-- Башлангыч классларда бик күп төрле кичәләр, бәйрәмнәр үткәрелә. Бу атнада 4 нче класс укучылары кыш айларында туган классташларын котладылар. Бәйрәм төрле җырлар, биюләр, уеннар, конкурслар белән үрелеп барды. Бәйрәм мизгелләре укучылар күңелендә мәңгегә калыр.
-
Студентлар белән очрашу 01.02.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаучылар арасында бүгенге көндә 40 тан артык яшь кеше укуын урта һөнәри белем бирү уку йортларында яки вузларда дәвам итә. Аларның күбесе гыйнварның соңгы атнасында кышкы каникулларга кайтты. Шул уңайдан файдаланып, без аларны мәктәпкә очрашуга чакырдык. Студентлар үзләренең укулары, тормышлары белән таныштырдылар, мәктәп чорындагы төрле кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр, укучыларга киңәшләр бирделәр, шул ук вакытта үзләренә ныклы белем биргән укытучыларына рәхмәт хисләрен җиткерделәр.










