Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
"Язгы шәфкатьлелек атнасы" 19.04.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары "Язгы шәфкатьлелек атнасы" кысаларында, мәктәпнең тирә- ягын җыештыру өчен, бердәм рәвештә өмәгә чыкты. Өмәдә өлкәннәр дә, башлангыч класс укучылары да теләп катнашты
-
Каен бөресе 19.04.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары каен бөресе җыю белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Саф һавада, кошлар тавышын тыңлый- тыңлый, язгы табигатьтә дуслар белән гөрләшә- серләшә, файдалы эш башкару- үзе бер дәва. Узган ел дару үләннәрен тулай җыем буенча мәктәп өченче урында иде, быел да калышмаска исәп. -
Су саклау зоналары елы 15.04.2016

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 нчы елны Су саклау зоналары елы дип игълан ителү турындагы указга кул куйды. Җәмәгатьчелек игътибарын су объектларын саклау һәм тергезүгә, су биологик ресурсларының яшәү мохитын саклауга җәлеп итү буенча укучылар арасында макетлар конкурсы игълан ителде. Бу конкурста Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары ясаган макет II урынны алды. Макетны якладылар - Хазиева А. (5 класс), Мансуров Г. (6 класс). Җитәкчеләре технология укытучысы Нуриев Ф.Ш. Һәм Низамов Р.Т.
Башлангыч сыйныф укучылары да бу конкурстан читтә калмадылар. Алар ясаган макет конкурста катнашып сертификат белән бүләкләнеп кайтты. Макетны Габдуллина А. , Марданова А. яклады. Җитәкчеләре : Исламова А.Ф. Булдырдыгыз! Уңышлар телибез сезгә. -
Рәсем конкурсы 15.04.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Су саклау зоналары елы уңаеннан үткәрелгән районкүләм рәсем конкурсында теләп катнаштылар. Йомгаклау тантанасында 2 класс укучысы -Г. Газетдиновага, 5 нче класс укучысы И.Гаязовка сертификат тапшырылды. 7нче класс укучысы И.Шакирова җиңүче исеменә лаек булды.
-
"Гагарин белән бергә108 минут" 13.04.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә, "Гагарин белән бергә108 минут" республика акциясенә кушылып төрле чаралар узды. Укучылар галәм серләре турында үзләренең белемнәрен арттырдылар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нуриева Ә.Г. нәниләргә технология кабинетындагы авиамодельләргә нигезләнеп, беренче космонавтның галәмгә күтәрелү тарихы белән таныштырды. Башлангыч класс укучылары дәрестән тыш эшчәнлек вакытында Космонавтика көненә карата рәсемнәр ясадылар.
-
«Компьютерная грамотность» 13.04.2016

Учителя МБОУ «Такталачукская ООШ» Гильфанова А.М. и Шаемова А.М. приняли участие в очном республиканском турнире «Компьютерная грамотность», проведенном в МБОУ «Средняя общеобразовательная школа № 10 с углубленным изучением отдельных предметов» г. Нижнекамска РТ (Школа- центр компетенции в электронном образовании). Они защитили проекты «Электронное пособие по предмету».
-
«Горячие сердца Победы»
13.04.2016
11 апреля на базе Такталачукской школы на основании письма МКУ "Управление образования" от 25.02.2016 года «О муниципальном этапе Всероссийского смотра-конкурса дружин юных пожарных «Горячие сердца» с детскими общественными организациями при учреждениях образования был проведен муниципальный этап Всероссийского смотра-конкурса дружин юных пожарных «Горячие сердца Победы». Команда "Искра" МБОУ "Такталачукская ООШ" заняла первое место. ( руководитель: Низамов Р.Т.) . Поздравляем!
-
“Зирәк тиен- һәркем өчен тел белеме” 13.04.2016

11 нче апрель көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Зирәк тиен- һәркем өчен тел белеме” уен- бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә барлыгы 30 укучы катнашты. Эшләр бәйгене оештыру үзәгенә җибәрелде.
-
Баскетбол 08.04.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең егетләр командасы ( Сәлимгәрәев И., Фаррахов И., Нуриев Д., Хөрмәтуллин Р., Ханов Р, Марданов И.), баскетбол буенча зона ярышларында катнашып, икенче урынга чыктылар һәм финал уеннарында катнашу хокукын яуладылар. Аларга алдагы уеннарда да уңышлар телибез!
-
"Яшь укытучылар мәктәбе" 08.04.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәемова Альбина Мөбәрәк кызы Бурсык төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында уздырылган "Яшь укытучылар мәктәбе"ндә " Фәнни- гамәли конференцияләрнең үзенчәлекләре" дигән темага чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул, эш тәҗрибәсенә нигезләнеп, тема сайлау, чыганаклардан файдалану, әдәби эзләнү эшен оештыру, материалны тәртипкә китерү, презентация төзү тәртипләре белән таныштырды.










