Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 211 ) 212 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Техник иҗат фестивале 16.04.2015

Район күләмендә оештырылган техник иҗат фестиваленә укучыларның авиамоделизм, ракетомоделизм, судомоделизм, авыл хуҗалыгы җайланмалары, станоклар, макетлар бүлегенә технология дәресләрендә, шулай ук “Оста куллар “ түгәрәгендә башкарган эшләре тәкъдим ителде .(Җитәкче: Нуриев Ф.Ш). Эшләнмәләр белән 7нче класс укучысы Фаррахов Илнар таныштырды.
-
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 16.04.2015

Такталачык авылыннан армиягә алынган, рядовой солдаттан взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелеп, Берлинга кадәр барып җиткән Бөек Ватан сугышы ветераны Вәлиханов Гайнетҗан Вәлихан улының Казанда яшәүче кызы Гагарина Вәсимә Гайнетҗановна, мәктәптә булып, әтисенә бәйле хәтирәләре белән уртаклашты. Музей җитәкчесе Нуриева Әлфия Гавис кызына әтисенең фотоларын, сугыштан язган хатларының, хәрби билет күчермәләрен тапшырды. Бу истәлекле документлар мәктәп музеенда урын алды.
-
Язгы эшләр 16.04.2015

“ Язның бер көне ел туйдыра”, диләр. Бу көннәрдә укучылар бакча мөдире Нуриева Ә.Г белән берлектә орлыкларның тишелешен тикшерә, теплицага орлыклар чәчә,үсентеләрне күчереп утырта.
-
“Кошлар – безнең дуслар” 13.04.2015

11 апрель көнне 5-6 класслар арасында кошларга багышланган “Кошлар – безнең дуслар” дигән кичә оештырылды. Кичә барышында укучылар кошлар турында кызыклы сорауларга җавап бирделәр, төрле биремнәр чиштеләр. Бәйге кошлар турындагыкызыклы материалларга бай булды, кошларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы әһәмиятенә зур игътибар бирелде.
-
Биология һәм химия атналыгы 13.04.2015

7-13 апрельдә биология һәм химия атналыгы булып узды. Атналык дәвамында биология буенча 7-8 класслар арасында “Кызыклы биология”, 5-6 класслар арасында “Кошлар – безнең дуслар!” бәйгеләре, 10 класста “Мутация сәбәпләре” темасына ачык дәрес үткәрелде, химия фәне буенча 8-9 класслар арасында “Самый-самый” дигән химик викторина уздырылды. Атналык эчендә укучылар актив катнаштылар һәм җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде.
-
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе 13.04.2015

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан, республикада уздырылучы “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында башкару өчен, ункөнлек план төзелде. Ункөнлекнең төп максаты булып татар теленең дәрәҗәсен күтәрү, телебезнең фәнни нигезләре белән кызыксынуны арттыру, укучыларның татар телендә сөйләм культурасын, иҗади сәләтен тагын да үстерү, татар телен иң камил белүчеләрне ачыклау тора.
-
Гамил Афзал 13.04.2015

Мәктәбебез яшь иҗатчылары күренекле авылдашыбыз Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзал исемендәге иҗат фестиваленә старт бирелүне көтеп ала. Бу көннәрдә укучыларыбыз Гамил Афзалның тормышы һәм иҗаты турында белемнәрен искә төшерәләр. Бәйгенең төп шарты булган әдәби жанр- нәсер язу үзенчәлекләре белән танышалар. Нәсернең иң матур үрнәге булган Бөек Ватан сугышы чорында иҗат ителгән Г.Кутуйның “Сагыну”, Ә.Еникинең “Мәк чәчәге” әсәрләрен һәрбер укучы укып чыгып, каләм тирбәтү өчен фикер туплый.
-
Кош оялары 13.04.2015

Укучыларыбызның тырышып – тырышып кош оялары ясаулары турында хәбәр иткән идек инде. Бу атнада кош оялары ясау, аларны урнаштыру эше тәмамланды. Технология укытучысы Нуриев Ф.Ш. тарафыннан иң яхшы кош оясы ясаучы билгеләнде. Бу бәйгедә 6 нчы класс укучысы Мәрдәнов Илназ җиңүче дип табылды. Ул ясаган оя эстетик таләпләргә туры килә, барлык үлчәмнәре дә дөрес. Сыерчыклар да үз иткән Илназ ясаган ояны. Мәктәп директоры тарафыннан җиңүчегә диплом тапшырылды.
-
“Зирәк тиен” 13.04.2015

Татар теле буенча үткәрелүче “Зирәк тиен” уен- бәйгесенә мәктәбебез укучылары елдан- ел күбрәк тартыла. Узган уку елында бу бәйгедә 34 укучы көч сынашып, шулар арасында 3 нче класс укучысы Алисә Хаҗиева республика күләм җиңүгә ирешкән булса, бу уку елында 38 укучы бәйге- уенда катнашты. “Зирәк тиен” уен- бәйгесе татар теле һәм әдәбияты укытучылары Шәемова А.М. һәм Нуриева Ә.Г.тарафыннан оештырылды.
-
Татар теленнән бердәм республика тестлары 13.04.2015

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуриева Әлфия Гавис кызы үзе укыта торган 9нчы класс укучыларын “ Татар теленнән бердәм республика тестлары тапшыру турындагы” мәгариф бүлеге башлыгы Нурлыева Ләйсән Фоат кызы тарафыннан чыгарылган 8нче апрель боерыгы белән таныштырды.










