Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
Казан кооператив институты 22.10.2015

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы класс укучылары Казан кооператив институты доцентлары Гайнуллин Руслан Рөстәм улы һәм Вәлиев Илфат Рифкать улы белән очраштылар.
-
Район семинары 22.10.2015

21 нче сентябрь көнне Такталачык урта мәктәбендә башлангыч класс укытучыларының "Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлек вакытында универсаль уку күнекмәләрен формалаштыру" темасы астында район семинары булды. Шамсиева М.Р., Шаемова З.Ф., Сарварова З.Н, Исламова А.Ф.лар район башлангыч класс укытучыларына ачык дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек түгәрәкләре күрсәттеләр. Соныннан түгәрәк өстәл янында дәресләргә анализ ясалды, эшлекле сөйләшү булды.
-
Укучының мәдәни көндәлеге 22.10.2015

20 нче сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучыларына Укучының мәдәни көндәлеген тантаналы рәвештә тапшыру булды. Укучыларга көндәлекне тутыру кагыйдәләре аңлатылды.
-
"Хәтер" 20.10.2015

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең бишенче классында ( класс җитәкчесе :Шәемова А.М) "Хәтер" көненә багышланган класс сәгате үтте.
-
Бөтенроссия фән олимпиадалары 20.10.2015

Географиядән Бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәп туры үтте. Хаҗиева Алисә (5 нче класс), Марданов Рияз (6 нчы класс), Фархиев Мансур (7 нче класс), Адиятуллин Айдар (8 нче класс), Габдуллина Энҗе (9 нчы класс) иң югары балларны җыйдылар. Фархиев М., Адиятуллин А. , Габдуллина Э. район туры олимпиадасына әзерлекләрен башладылар.
-
1нче класс укучылары китапханәдә 15.10.2015

Такталачык төп белем бирү мәктәбендә “Китапханә айлыгы” кысаларында 1нче класс укучылары китапханәдә экскурсиядә булдылар. Китапханәче Ләйлә Индус кызы нәниләрне китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, төрле кызыклы китаплар тәкъдим итте.
-
«Дни финансовой грамотности» 15.10.2015

В Такталачукской ООШ представители ООО “Страховая компания “НАСКО Жизнь» Эльвира Альбертовна и Лилияна Валерьевна провели встречу с учащимися 7-9 классов в рамках Всероссийской акции «Дни финансовой грамотности». В ходе встречи было разъяснение роли страхования, сбережения и управления личными финансами.
-
Иртәнге зарядка кәефне яхшырта 12.10.2015

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә, Мәгариф һәм фән министрының 2015 нче елның 15 нче августында чыгарылган 8671/15 нче номерлы боерыгына нигезенләнеп, октябрь башыннан иртәнге зарядка үткәрелә башлады.
Иртәнге зарядка кәефне яхшырта, эшкә дәрт өсти, сәламәтлекне яхшырта. Шул уңайдан укучыларыбыз һәр уку көне иртәнге зарядкадан башлый, укучыларның сәламәтлеген саклау максатыннан дәресләрдә физкультминуткалар да даими оештырыла.
-
Өлкәннәр ункөнлеген йомгаклау кичәсе 12.10.2015

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә, Өлкәннәр ункөнлеген йомгаклау кичәсе үткәрелде. Бәйрәмне сигезенче класс укучылары алып барды. Концерт номерлары барышында төрле елларда мәктәп тормышын чагылдырган презентация күрсәтелде .Балалар кунакларга үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.
-
Әкиятләр сәхнәләштерелде 10.10.2015

Такталачык урта мәктәбенең 4 нче класс укучылары дәрестән тыш эшчәнлек вакытында әкиятләр сәхнәләштерделәр. I нче команда Абдулла Алишның "Куян кызы" әкиятен, II команда татар халык әкияте "Өч кыз"ны сәхнәләштерделәр. Ике команда да ныклы әзерлек белән килгәннәр иде. Костюмнар, декорация , сәнгатьле сөйләмгә игътибар ителде.










