Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 ( 205 ) 206 207 208 209 210 >>
-
"Әлифба" бәйрәме 27.02.2016

26 нчы февраль көнне 1 нче класс укучыларының (укытучы - Шамсиева М.Р.) "Әлифба" бәйрәме булды. Бәйрәмга ата-аналар, укучылар, укытучылар чакырылган иде. Нәни укучылар Әлифбага рәхмәт әйтеп , аның белән хушлаштылар. Бәйрәм җырлар, уеннар белән үрелеп барды.
-
Русский медвежонок 25.02.2016

Русский медвежонок - самый популярный в стране конкурс школьников по русскому языку. Участвуют в конкурсе все желающие, без какого-либо предварительного отбора.
Ученики нашей школы активно участвуют в конкурсе. Были объявлены результаты. Победителями стали ученик 2 класса - Агзамов А., 3 класс - Петров А., 4 класс - Гараева А. Они были награждены грамотами и сертификатами, остальным были вручены сертификаты и памятные подарки. Молодцы ученики! Желаем дальнейших успехов! -
“Көнгерә” 25.02.2016

17 мартта уздырылачак халыкара “Көнгерә” математик мәсьәләләр чишү уенында безнең мәктәптән 23 укучы катнашырга теләкләрен белдерде.
-
”21 февраль- Халыкара туган телләр көне” 24.02.2016

Мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәемова А.М. җитәкчелегендә ”21 февраль- Халыкара туган телләр көне” нә багышлап әдәби- музыкаль кичә үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты фәне буенча үткәрелгән олимпиадада, иҗади бәйгеләрдә, фәнни-эзләнү эшендә актив катнашучы укучыларга Мактау кәгазьләре тапшырылды.Туган телебезгә багышланган шигырьләрдән торган стенд эшләнде.
-
"Китап турында сөйлим" 24.02.2016

"Китап турында сөйлим" дигән темага мәктәп китапханәчеләре арасында уздырылган район конкурсының "Хәрби тематика" номинациясендә китапханәче Нургатина Ләйлә Индус кызы җиңүче булды. Ул Гариф Ахуновның "Канатлар кая илтә?" әсәре буенча буктрейлер төзегән.
-
“Зирәк тиен” 24.02.2016

Татар теле фәне буенча үткәрелүче “Зирәк тиен” уен- бәйгесендә катнашырга мәктәбебезнең 32 укучысы теләк белдерде. Уенны оештыру үзәгенә заявка җибәрелде.
-
"Йолдызлык-2016" 20.02.2016

15-16 нчы февральдә мәктәбебез үзешчәнәре "Йолдызлык-2016" иҗат фестиваленең сайлап алу турының икенче этабында катнаштылар. 1 нче класстан-Сафия Сабирова, 3 нче класстан- Артем Петров, 9нчы класстан Энҗе Габдуллина-җыр, 9 нчы класстан Алия Ханова - бию, 9 нчы класстан Гүзәл Газетдинова, 4нче класстан Айгизә Марданова , 6нчы класстан Газиз Мансуров - алып баручы буларак район сәхнәсендә сыналды. Катнаш вокаль ансамбль чыгышы, күмәк татар биюе, күмәк яһүд биюе дә жюри хөкеменә тәкъдим ителде
-
"Ягез әле, егетләр" 20.02.2016

Бу көнне 4 нче класс укучылары зарыгып көттеләр. Класста - "Ягез әле, егетләр" бәйгесе! Бәйгедә сыйныф егетләре төрле конкурсларда үзләрен сынадылар. Белемнәре, җитезлекләре тикшерелде, бәрәңге дә әрчеделәр, суган да турадылар, кызларга матур-матур прическалар ясадылар. Егетләр сынатмады. "Иң тырыш егет" номинациясендә Арсланов Азамат, "Иң акыллы егет" номинациясендә Таймасов Руслан җиңделәр. Ә кызлар гадел хөкемдарлар булдылар.
-
Ватан сакчылары көне 20.02.2016

сакчылары җитә укучылары күптән Дәрестән вакытында бүләкләр. биреп бигрәк чыга
-
Муса Җәлилнең туган көне 16.02.2016

15 нче февраль- патриот- шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шагыйрьнең 110 еллыгы уңаеннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәемова Альбина Мөбәрәк кызы урта һәм башлангыч класс укучылары өчен "Җыр булып яши күңелдә" дигән темага әдәби кичә оештырды. Кичәдә укучылар Җәлил турында белемнәрен сынадылар. "Кызыл ромашка" һәм " Бакчачы" командаларына бүленеп, "Үз уеным" кысаларында биремнәр үтәделәр, шигырьләрен яттан сөйләделәр, Герой шагыйрьгә багышлап чыгарылган стена газетасы да күпләрнең игътибарын җәлеп итте.










