МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 29 |
| У нас учат: | 5 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Туп,туп, тубыбыз, син безнең матурыбыз 13.08.2014

Тәрбияче Суфиянова Д.М. балалар белән "Туп, туп, тубыбыз, син безнең, матурыбыз" дигән исем астында туп белән эстафета уеннары оештырды.Балалар уен вакытында кыюлык, җитезлек, өлгерлек күнекмәләрен ныгыттылар.Алар арасында тагын да дуслык җепләре һәм сәламәтлекләре ныгыды.
-
Туган көн 11.08.2014

Бүген уртанчылар группасында Закирҗанов Даниярның туган көне. Шул уңайдан балалар тәрбияче Пугачева Т.А. белән Даниярны туган көне белән котладылар, матур теләкләрен теләделәр, җырладылар, биеделәр һәм дә уйнадылар.
-
Күңел ачу 08.08.2014

2 кечкенәләр группасы балалары белән тәрбияче Ч.Д. Салихова "Керпекәйгә - урманга" дигән күңел ачу үткәрделәр.Әлеге чарада балаларның сөйләм телләре үстерелде, хәрәкәт активлыклары артты, кәефләре күтәрелде.Балалар күңел ачу бәйрәменнән канәгать булдылар.
-
Велосипедчылар көне 07.08.2014

Бүген бакчабызда велосипедчылар көне уздырылды. Тәрбияче Аминова Нәзилә Әскать кызы балаларны велосипедта йөрү серләренә өйрәтте.
-
Хезмәтне яратабыз 29.07.2014

Тәрбияче Алмазия апалары балаларны кечкенәдән үк хезмәтне яратырга өйрәтә.Алар участокларны бик чиста һәм матур итеп тоталар.
-
Тәҗрибә участогында 21.07.2014

Балалар балалар бакчасының бакча яны тәҗрибә участогында булырга бик яраталар. Алар яшелчәләрнең зур һәм мул уңыш бирүенә куаналар, чөнки үзләре дә төрле тәҗрибәләр үткәрәләр.Тәҗрибә һәм контроль участоклардагы усемлекләрнең ничек үсүен күзәтәләр.
-
Әй,күңелле бакчабыз. 16.07.2014

Бакчабыз көннән- көн матурлана.Тәрбияче апалары белән бергә балалар үзләре дә әлеге эштә бик теләп катнашалар.Үз кулларың белән матурлыкны тудыру һәркемгә рәхәтлек бирә.
-
Табигать кочагында 02.07.2014

Дөнья нинди генә ачышлар ясамасын, нинди генә техникалар, электроник могҗизалар тудырмасын, иң сокландыргыч нәрсә булып табигать яши.Теге яки бу әсәрне укып кына табигатькә мәхәббәт тәрбияләп булмый бит әле.
-
Сәламәтлек һәм спорт атналыгы 26.06.2014

Балаларның сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан физкультурниклар һәм спорт көннәре мавыктыргыч үтте.
-
Күңелле уеннар атналыгы 23.06.2014

Балалар конфет кәгазьләре алып килделәр.Тәрбияче Әлфия апалары белән бергәләр алардан чәчәкләр ясадылар.Үзләре яасган чәчәкләр белән участокларын да бизәделәр.Фантиклар көне бик күңелле узды.












