МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 29 |
| У нас учат: | 5 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Без әтиләр белән көчле 20.02.2015

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Без әтиләр белән көчле" ,-дигән темада бәйрәм үткәрелде.Балалар әтиләрен бәйрәм белән котлап концерт күрсәттеләр.
-
"Ел тәрбиячесе-2015" 17.02.2015

"Ел тәрбиячесе -2015" бәйгесенең 2 этабы №2 балалар бакчасында узды.Безнең балалар бакчасыннан тәрбияче Пугачева Татьяна Анатолий кызы катнашты.Уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз!
-
"Аҗаган-2015" 12.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алырга әзерләнгән көннәрдә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау , балаларга патриотик тәрбия бирү, Туган илгә, Ватанга хөрмәт тәрбияләү максатыннан "Аҗаган-2015" спорт уены оештырылды. Балалар 2 командага бүленеп ярыштылар, үзләренең җитезлекләрен, көчлелекләрен, кыюлыкларын күрсәттеләр.
-
Россия чаңгы юллары -2015 09.02.2015

"Бүләк" чаңгы аланында "Россия чаңгы юллары-2015" акциясе кысаларында узган массакүләм спорт чарасында балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да, тәрбиячеләр дә,кече тәрбиячеләр дә катнаштылар.Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек группаларыннан:Зарифянов Искәндәр, Валиев Динар, Гарипов Даниэль, Мухаметшин Фидан,Гафурова Таңсылу, Шаемова Зиля, Кузьмина Гөлназлар уңышлыклары белән безне куандырдылар.Булдырдыгыз,балалар!
-
Картаймагыз әле,Ветераннар! 06.02.2015

Ветераннар, ветераннар,
Сезгә хөрмәт, ихтирамнар.
Сез барында матур булып,
Алсу булып ата таңнар...
Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алырга әзерләнә.Безнең өчен тыныч күк йөзен , имин тормышны бүләк иткән, Җиңү көнен якынайткан сугыш ветераннарыбыз бүген бармак белән генә санарлык.Ә сугыш чоры балаларының исәннәре дә җитмешенче, сиксәненче дистәләрен ваклыйлар.Без матур, кояшлы көндә Бөек Ватан сугышы ветераны Әбүзәр абыйның йортына юл тоттык.Хөрмәтле Ветераныбыз безне көләч йөзе белән каршы алды.Өй түрендә кадерле Әбүзәр абыйның батырлыгы өчен бирелгән рәхмәт хатлары игътибарны җәлеп итә.Без бергәләп аның яшьлек хатирәләре-фотосурәтләре белән таныштык, гармун моңнары, җырлары аша Әбүзәр абыйны яшьлегенә алып кайткандай булдык.Без аңа озын гомер, сәламәтлек, илебез күгенең аяз булуын телибез.
-
"Ел тәрбиячесе-2015" бәйгесе 05.02.2015

Положениегә нигезләнеп "Ел тәрбиячесе -2015" республика бәйгесенең 1 этабы үткәрелде.Тәрбиячеләр үзләренең осталыкларын,зыялыкларын, күрсәттеләр, эш тәҗрибәләрен яктырттылар.Әлеге бәйгедә рус теле тәрбиячесе Пугачева Т.А.балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе -2015" лаек булды.Район этабында да җиңүләр юлдаш булсын!
-
Әкият дөньясында 03.02.2015

Бүген балалар район мәдәният йортында Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының рус халык әкиятенә нигезләнеп төзелгән "Чуртан кушуы буенча" дигән әкият карадылар.
-
Татарча да яхшы бел, Урысча да яхшы бел. 30.01.2015

Балаларны татар һәм рус теленә өйрәтү сыйфатлы,уңышлы булсын өчен, өйрәнгән материалны төркемдә кабатлый һәм ныгыта алсыннар өчен, укыту -методик комплектында тупланган материалларны тәрбиячеләр балаларның сөйләмен үстерү, тирә-юнь,матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру максатында гына түгел, ә рәсем ясау, әвәләү, кул хезмәте, конструкцияләү, эксперименталь эшләр, кисеп ябыштыру, музыка эшчәнлекләрендә, иртән балаларны кабул итү, саф һавада булу, табигатьне күзәтү вакытында, әти -әниләр белән бердәм эшчәнлектә кулланалар һәм ныгыталар.
-
Без -җиңүче! 12.01.2015

Сәламәт яшәү рәвеше булдыру максатыннан мәгариф хезмәткәрләре арасында кышкы Спартакиада үткәрелде.Әлеге спорт ярышында балалар бакчалары арасында 1 урынга лаек булдык.Барлык хезмәткәрләрне дә җиңүебез белән котлыйм,ныклы сәламәтлек телим.
-
Котлыйбыз 05.01.2015

Хөрмәтле хезмәттәшебез Ахметова Рушания Габбас кызы! Сине юбилеең белән чын күңелдзн котлыйбыз. Сиңа алдагы тормышыңда гел уңышлар, ныклы сәламәтлек, семья бәхете, тыныч һәм мул тормышта яшәвегезне телибез.
Туган көнең- юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Күпме булса җирдә изге теләк,
Без телибез сиңа барын да.
Ак чәчәкләр кебек, бәхет яусын
Туар һәрбер көннең таңында.
Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрең.












