МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 29 |
| У нас учат: | 5 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Гаилә һәм балалар бакчасы 24.10.2014

Балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның гомуми ата -аналар җыелышы уздырылды. Җыелышта ФДБС буенча балаларга белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрү, гаиләләр белән хезмәттәшлек итү планнарын яктыртып, эшчәнлекнең эффектлылыгын арттыруга этәргеч бирүче карарлар кабул ителде.
-
Көзге матурлык 23.09.2014

Бүген безнең балалар көзге табигатьтә экскурсиядә булдылар.Алар көзнең иң матур билгеләрен күзәттеләр, уйнадылар, рәхәт итеп ял иттеләр.
-
X нчы регионара "Актаныш таңнары" фестиваль конкурсы 22.09.2014

Татар җырчыларының Әлфия Авзалова исемендәге X нчы регионара "Актаныш таңнары" фестиваль - конкурсы кысаларында "Яшьлегемә кайта юлларым" дип исемләнгән конкурсның балалар бакчалары арасында "Нәни татар егете һәм кызы" конкурсының 2туры булды.Милли татар киеменнән киенгән балалар аша балаларда туган якка хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләнде, туган телне, милли моңны, йөзне, миллилекне саклау, үстерү өчен изге гамәлләр кылу теләге туды.
-
"Нәни татар егете һәм кызы" 16.09.2014

2014 ел -Мәдәният елы.Татар җырчыларының Ә.Авзалова исемендәге X нчы регионара "Актаныш таңнары" фестиваль - конкурсы кысаларында "Яшьлегемә кайта юлларым" дип исемләнгән конкурсның район үзәге балалар бакчалары арасында "Нәни татар егете һәм кызы" номинациясе буенча бәйге булды.
-
Бабамның медальләре 08.09.2014

Бүген бездә Нижнекамск курчак театры Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Бабамның медальләре" дигән театр күрсәттеләр.Балалар сугышның никадәр ачы , аяусыз икәнлеген театр барышында тагын бер кат аңладылар.Күгебез аяз,тормышыбыз тыныч булсын, сугыш афәте башка кабатланмасын.
-
1сентябрь -Белем көне 01.09.2014

Хөрмәтле балалар, тәрбиячеләр, ата -аналар!
Сезнең барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз.Бакчабызда балаларның шат авазлары бер вакытта да тынмасын,сабырлык, сәламәтлек, эшегездз зур уңышлар телибез.
-
"Өй алдыбыз гөлбакча -2014" район бәйгесе 30.08.2014

Районыбызны төзекләндерү, яшелләндерү, матурлау максатыннан "Өй АЛДЫБЫЗ ГӨЛБАКЧА-2014" район бәйгесендә район үзәге балалар бакчалары арасында 1 урынга лаек булдык.
-
Иң яхшы чәчәкләр күргәзмәсе-2014 30.08.2014

Районда үткәрелгән иң яхшы чәчәкләр күргәзмәсендә мәктәпкәчә белем бирү учреңдениеләре арасында безнең балалар бакчасы 2 урынга лаек булды.
-
Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе 28.08.2014

Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе булып узды.Әлеге конференциядә "Педагогик осталык- белем сыйфатын күтәрүдә төп фактор" дигән темада фәнни- техник иҗат күргәзмәсендә катнашып, үз тәҗрибәбез белән уртаклаштык.
-
Тәрбиячеләрнең август секцион җыелышы 14.08.2014

№7 балалар бакчасында тәрбиячеләрнең секцион җыелышы узды.Балаларның татар культурасы, милли киемнәре турында күзаллауларын үстерү, педагогик эшчәнлеккә яңа УМК кертү аша икетеллелеккә өйрәтүне камилләштерү, тәрбиячеләрнең иҗат тиү сәләтләрен үстерү максатыннан "Татар милли киемле курчаклар" конкурсы оештырылды.Конкурста районыбызның бер генә тәрбиячесе дә катнашмый калмады.












