МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 29 |
| У нас учат: | 5 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Яңа ел белән! 29.12.2014

Бүген районкүләм үткәрелгән оешма коллективларын Яңа ел бәйрәменә карата бизәү, кар сыннарын әвәләү конкурсына йомгак ясалды, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Җирлегебезне "Әкиятләр иленә" әверелдергән эшче- хезмәткәрләргә рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Якынлашып килүче ЯҢА ЕЛ белән котлап, саулык-сәламәтлек, тынычлык, бәхет, шатлык, киләчәктә дә уңышларга ирешеп эшләүләрен теләп калабыз.
-
"Әкиятләр илендә" 10.12.2014

Районкүләм кар сыннары конкурсы игълан итүгә 2014 нче елның мәдәният һәм сәнгать елы, 2015 ел әдәбият елы, Җөек Җиңүгә 70 ел тулуын искә алып безнең коллектив бердәм кар сыннар әвәләргә кереште.Кыш бабай белән Кар кызы, әкият персонжлары үз урыннарын алды.Бу эштә балалар да бик теләп катнаштылар.
-
Ата-аналар җыелышы 05.12.2014

Бүген чираттан тыш гомуми ата-аналар җыелышы узды.Көн тәртибенең берсе-2015 елның 1 январеннән балалар бакчасында родвзносларның артуы булды.
-
Әниемнең кул эшләре 02.12.2014

Әниләр көне уңаеннан кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.Күргәзмәнең максаты- әти - әниләрне балалар белән берлектә иҗади эшчәнлеккә этәрү, гаиләләдәге уңай тәҗрибә белән таныштыру мөмкинлеге бирү.Балалар үзләренең "алтын куллы" әти - әниләренә, әби - бабайларына яратып, хөрмәт белән карарга өйрәнәләр, алар белән горурланалар.
-
Әниләр бәйрәме 26.11.2014

Әниләр бәйрәме ноябрьнең соңгы ял көнендә бәйрәм ителә.Әниләр көне уңаеннан "Ягез әле, әниләр!" - ярыш-уен оештырылды, һәр төркемнән дә эниләр катнаштылар."Дуслык" һәм "Кояшкай" командалары әкиятләрне дә сәхнәләштерделәр,сүздән яңа сүзләр дә төзеделәр, уйнадылар, җырладылар.Катнашкан барлык әниләргә дә бүләкләр тапшырылды.Уеннан катнашучылар да, тамашачылар да бик канәгать калдылар.
Кадерле әниләребезне бәйрәм белән котлыйбыз!
-
Сәламәт яшәү рәвеше 24.11.2014

Балаларның үз фикерләрен дөрес итеп җиткерә белү күнекмәләрен үстерү,чыныктыру чаралары белән танышу,балаларга сәламәтлекне саклауда табигатьнең әһәмиятен аңлату максатыннан төрле музыкаль- спорт ярышлары, чаралар уздырыла.
-
Туган илне саклап... 21.11.2014

Үзенең туган телен , тарихын, туган җирен белеп үскән һәм аны саклаган бала гына киң карашлы, тирән белемле, милли үзаңлы шәхес булып формалаша. Шул максаттан мәктәпкә хәзерлек группасы балалары үзебезнең балалар бакчасында тәрбияләнгән Валиев Айдар абыйлары белән очраштылар. Ул нәкъ бүген илебезнең тынычлыгын саклау өчен Хәрби Хезмәткә китә. Аңа хәерле юл, илебезнең тыныч булуын, исән -имин хезмәт итеп кайтын теләдек.
-
Бөтенроссия эксперименталь иҗади төркемдә безнең педагог 03.11.2014

Тәрбияче Солтанова Ә.Н. Бөтенроссия "Педагогик осталык" педагогларның эксперименталь иҗади төркемдә эксперименталь эзләнү:"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып - белү эшчәнлегендә яңа формалар куллану" проекты белән катнашты. Аңа "Педагогик осталык"төркемдә катнашканы өчен таныклык бирелде.
-
Алтын көз 31.10.2014

Зурлар һәм 2 кечкенәләр группа балалары белән "АЛТЫН КӨЗ" -дигән темада күңел ачу үткәрелде.Ата-аналар үз фантазияләрен дә кушып көзге муллыктан күргәзмә оештырдылар..
-
"Сау булыгыз, кошкайлар!" 29.10.2014

Тәрбияче Нуретдинова Алмазия Әбелфатих кызы уртанчылар группасы балалары белән "Сау булыгыз, кошкайлар!", -дигән балалар иртәсе үткәрде. Үзләренең чыгышларында балалар кошларга хәерле юл теләделәр, ә кышларга калган кошларга үзләренең җимлекләрен элделәр.












