МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Всемирный день космонавтики / Бөтендөнья космонавтика көне 12.04.2024

Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбендә Космонавтика көненә багышланган чаралар узды. 1961 елның 12 апрелендә корабль-спутник Восток беренче тапкыр ачык космоска чыгарыла. Корабның пилоты булып Совет очучы-космонавты Юрий Гагарин тора, ул шуннан соң космосны яулау символына әверелә һәм XX гасырның иң танылган кешеләренең берсенә әверелә. Истәлекле очыш белән Сергей Королев, Леонид Воскресенский һәм Анатолий Кириллов җитәкчелек итә. 2024 елның 12 апрелендә педагог Г.Ф. Газизов укучылар өчен бәйрәм үткәрде, аның барышында укучылар космос һәм космонавтлар турында үз күзаллауларын киңәйтәләр. Чараның максаты – укучыларның космонавтика, аның нигезләүчеләре, космоска беренче пилотлы очыш турында белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту; Ватаныбыз-космос державасы өчен патриотизм, горурлык хисләре тәрбияләү. Укучылар программада актив катнаштылар: «Оча торган һәрнәрсә» викторинасында катнаштылар, космос табышмакларын чиштеләр, космонавтларга ачык космоста кирәкле күнегүләрне башкардылар, флешмоб биеделәр һәм җырлар җырладылар.
В МБОУ «Уразаевская ООШ» прошли мероприятия, посвященные Дню Космонавтики. 12 апреля 1961 года корабль-спутник «Восток» был выведен в открытый космос впервые с человеком на борту. Пилотом корабля стал советский летчик-космонавт Юрий Гагарин, превратившийся после этого в символ покорения космоса и ставший одним из самых известных людей XX века. Знаменательным пуском руководили Сергей Королев, Леонид Воскресенский и Анатолий Кириллов. 12 апреля 2024 года педагог Г.Ф. Газизов провел праздник для учеников, в ходе которого ученики расширили своё представление о космосе и космонавтах. Целью мероприятия было расширение и закрепление знаний учащихся о космонавтике, о ее основателях, первом пилотируемом полете в космос; воспитание чувства патриотизма, гордости за нашу Родину – космическую державу. Ученики приняли активное участие в программе: участвовали в игре «Летает-не летает», в викторине «Все, что летает», отгадывали космические загадки, выполняли упражнения, которые нужны астронавтам в открытом космосе, танцевали флешмоб и пели песни.
-
Сарманнан - җиңү белән: Актанышның икенче санлы мәктәбе командасы «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесенең ярымфинал этабында I урынны яулады / Из Сарманово-с победой: команда Актанышской школы № 2 заняла I место в полуфинальном этапе республиканского конкурса «Секреты дружного класса» 12.04.2024

Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе 6Б сыйныф командасы «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесенең ярымфинал этабында I урынны яулап кайтты. 12 апрель көнне әлеге конкурснын ярымфиналы Сарманда узды. Команда гадәттәгечә сынатмады, район турында, зона этабындагы кебек үк тырышып чыгыш ясады, барлык конкурсантларны артта калдырып җиңүгә иреште. 6 б сыйныфы укучыларын, аларның әти-әниләрен, сыйныф җитәкчесен чын күңелдән котлыйбыз! Лаеш районында узачак тагы да җаваплы турда уңышлар телибез!
Команда 6Б класса Актанышской СОШ № 2 заняла I место на полуфинальном этапе республиканского конкурса «Секреты дружного класса». 12 апреля полуфинал конкурса прошел в Сармановском районе. Команда, как обычно, не подвела, выступила на районном туре так же старательно, как и на зональном этапе, и одержала победу, опередив всех конкурсантов. От всей души поздравляем учащихся 6 Б класса, их родителей, классного руководителя! Желаем удачи в еще более ответственном туре в Лаишевском районе! -
Химия-биология укытучылары катнашында куст семинары 12.04.2024

12 нче апрель көнне Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасындагы “Үсеш ноктасы” үзәгендә Такталачык, Тат. Ямалы, Мари Суксу мәктәпләренең 8-9 нчы класс укучылары һәм химия-биология укытучылары катнашында куст семинары узды. Семинарда укучыларны химия фәне буенча ОГЭ га әзерләү, 23-24 нче биремнәрдәге эксперименталь мәсәләләрне чишү, практик биремнәрне эшләү алымнары каралды. Мәктәбебезнең 8-9 нчы класс укучылары эксперименталь мәсәләләрне эшләп күрсәттеләр, цифрлы лаборатория җиһазларын презентацияләделәр.
-
Чит телләрдә мәктәп театр коллективларының "School performances" Республика фестиваль-конкурсы 11.04.2024

Чит телләрдә мәктәп театр коллективларының "School performances" Республика фестиваль-конкурсында - III урынны ТР Актаныш районының «Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары алды . Җитәкчесе: Саетова А.
На Республиканском фестиваль-конкурсе школьных театральных коллективов на иностранных языках "School performances" - III место получили ученики МБОУ «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ . Руководитель: Саетова А.
-
Хокук бозуларга каршы профилактика отрядлары арасында Республика бәйгесенең муниципаль этабы нәтиҗәләре/Итоги муниципального этапа Республиканского конкурса среди отрядов профилактики правонарушений образовательных организации 11.04.2024

2024 нче елның 11 апрель көнне Хокук бозуларга каршы профилактика отрядлары арасында Республика бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Бәйгенең максаты: балигь булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген активлаштыру, укучыларны яшьтәшләре арасында законга буйсыну һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга җәлеп итү. Бу бәйгедә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Бөркет» хокук бозуларга каршы профилактика отряды II урынны алды. Җитәкчеләре Җәмилова Р.Г. Котлыйбыз!
11 апреля 2024 года состоялся муниципальный этап республиканского конкурса среди отрядов профилактики правонарушений. Цель конкурса: активизация деятельности образовательных учреждений по профилактике правонарушений среди несовершеннолетних, привлечение учащихся к пропаганде законотворчества и здорового образа жизни среди сверстников. II место в этом конкурсе занял отряд профилактики правонарушений «Беркут» МБОУ «Аккузовская ООШ». Руководитель Зямилова Р. Г. Поздравляем!
-
Исәнмесез кошкайлар!/ Здравствуйте, птицы! 11.04.2024

Күңелләргә өмет, дәрт, сөенеч уятып җиргә яз килде. Яз белән бергә канатлы дусларыбыз кошкайлар да җылы яклардан әйләнеп кайттылар. Һәр елны без җылы якка киткән кошларыбызны сагынып, көтеп каршы алабыз. Сыерчыкларга оялар ясыйбыз. Ел саен кошлар безгә канатларында Яз китерә. Кошлар беренче булып безгә язның килүен һәм кышкы йокыдан соң табигатьнең уянуын искә төшерә. Быел да канатлы дусларыбыз белән очрашу традициясен сакларга булдык һәм «Исәнмесез, кошкайлар! " дип аталган бәйрәм үздырдык. Чарада балалар бер-берсенә кошлар турында табышмаклар әйттеләр, яз, кошлар турында җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар. «Иң яхшы газета», «Иң яхшы рәсем», «Иң яхшы сыерчык оясы»конкурсларында катнаштылар.
Весна пришла, с надеждой, в каждый дом. Вместе с весной из теплых краев вернулись и наши крылатые друзья-птицы. Каждый год мы с нетерпением ждем тех птиц, которые ушли в теплые края. Каждый год птицы приносят нам на крыльях весну. Птицы своим звонким пением первыми напоминают нам о наступлении весны и пробуждении природы после зимнего сна. Решили поддержать традицию встречи пернатых друзей и провели праздник под названием «Здравствуйте, птицы!» На мероприятии, ребята загадывали друг другу загадки о птицах, пели песни о весне, о птицах, читали стихи. Участвовали в конкурсе «Лучшая газета», «Лучший рисунок», «Лучший скворечник».
-
«Татар кызы, татар егете – 2024» район конкурсы / Районный конкурс «Татар кызы, татар егете – 2024» 11.04.2024

Укучыларны татар халкының мәдәни хәзинәләренә тарту һәм талантлы балаларны ачыклау максатыннан, 2024 елның 09 апрелендә Актаныш Балалар иҗат үзәгендә «Татар кызы, татар егете – 2024» район конкурсы булып узды. Укучылар 3 конкурс этабы кысаларында үзләренең сәләтләрен һәм талантларын күрсәттеләр. Безнең Уразай мәктәбеннән бу конкурста 4 сыйныф укучысы ВалиеваЗәмирә , 9 сыйныф укучылары Валиева Алия катнаштылар. Җитәкчеләре: Шарипова А., Салахова В.
В целях приобщения учащихся к культурным ценностям татарского народа и выявления талантливых детей 09 апреля 2024 года в ЦДТ состоялся районный конкурс «Татар кызы, татар егете – 2024». Учащиеся продемонстрировали свои способности и таланты в рамках 3 конкурсных этапов. Из нашей Уразаевской школы в этом конкурсе участвовали ученица 4 класса Валиева Замира, ученицы 9 класса Валиева Алия. Руководители: Шарипова А., Салахова В.
-
"Габдулла Тукай исемендәге фәнни-тикшеренү укулары" 11.04.2024

11 апрель көнне Яңа Әлем мәктәбендә "Габдулла Тукай исемендәге фәнни-тикшеренү укулары" үткәрелде.Әлеге чара укучыларның интеллектуаль һәм сәнгать иҗатын үстерүгә ярдәм итү, аларны тикшеренү һәм иҗат эшчәнлегенә җәлеп итү; педагогик хезмәткәрләрнең методик дәрәҗәсен күтәрү максатыннан уздырылды.Укучылар 3 юнәлешкә бүленеп, үз көчләрен сынадылар:"Сәнгатьле уку", "Фәнни-гамәли тикшеренү эшләре", "Видеоязмалар".Мәктәпләрдән 75 дән артык эш кабул ителде.Һәр юнәлештә җиңүчеләр билгеләнеп, дипломнар тапшырылды.Җиңүче исеменә лаек булган укучыларның эшләре республикага җибәреләчәк.Укучыларга уңышлар телибез.
-
«Закон территориясе» республика конкурсы нәтиҗәләре / Итоги республиканского конкурса «Территория Закона» 09.04.2024

2024 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында «Закон территориясе» республика конкурсында җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы узды. Ул җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә, яшүсмерләрне һәм яшьләрне хокукый тәрбияләүгә, хокук бозуларны профилактикалауга зур өлеш керткән авыл җирлекләренең, муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының, предприятиеләрнең һәм оешмаларның, уку йортларының һәм физик затларның уңай тәҗрибәсен җәмәгатьчелек тарафыннан танылуны һәм таратуны тәэмин итү максатында үткәрелә. Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе «Закон Территориясе» конкурсының республика этабы нәтиҗәләре буенча «Белем бирү оешмалары арасында хокук бозуларны профилактикалауга керткән өлеше өчен» номинациясендә II урынны алды. Мәктәп директоры Җәмилов Ринат Флүн улы. Котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!
9 апреля 2024 года в министерстве внутренних дел по Республике Татарстан прошла церемония награждения победителей и лауреатов республиканского конкурса «Территория закона». Он проводится в целях обеспечения общественного признания, поощрения и распространения положительного опыта сельских поселений, муниципальных районов и городских округов, предприятий и организаций, учебных заведений и физических лиц, внесших заметный вклад в обеспечение общественного порядка, правовое воспитание подростков и молодежи, профилактики правонарушений. По итогам республиканского этапа конкурса «Территория Закона» МБОУ «Аккузовская ООШ» заняла II место в номинации «За вклад в профилактику правонарушений среди обучающихся образовательных организаций». Директор школы Зямилов Ринат Флунович. Поздравляем и желаем дальнейших успехов!
-
Олимпиада 08.04.2024

Бүген 8 апрель гимназия укучылары Себер һәм Ерак Көнчыгыш халыкларының туган телләре буенча төбәкара олимпиаданың сайлап алу этабында катнаша. Уңышлар телибез!
Сегодня 8 апреля ученики гуманитарной гимназии- интернат принимают участие в отборочном этапе межрегиональной олимпиады по родным языкам народов Сибири и Дальнего Востока. Желаем удачи!











