МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Соңгы кыңгырау! / Последний звонок! 25.05.2024

25 май көнне Богады мәктәбенең 9 укучысы өчен кыңгырау соңгы тапкыр чыңлады. Бәйрәм тантанасын 9 ларның сыйныф җитәкчесе Инзилә Кирамова ачып җибәрде. Бәйрәм белән мәктәп директоры Васил Салихов, район башлыгы исеменнән Илшат Вахитов, авыл җирлеге башлыгы Илсур Фаттахов котлап, үзләренең изге теләкләрен җиткезделәр. Васил Максут улы хуҗалык җитәкчесенең, укуда, спортта, сәнгатьтә алдынгы, бәйгеләрдә җиңүчеләргә бүләкләрен, котлауларын тапшырды, мәктәпнең физкультура укытучысы, егетләрне көрәш сөрләренә төшендерүче остазлары Илфир Анваров, спорт мәктәбен тәмамлаучыларга таныклык тапшырып, үзенең изге теләкләрен әйтте. Шулай ветеран укытучыларның, әти-әниләрнең дә әйткән теләкләре үтемле булды. Соңыннан сүзне мәктәпне тәмамлаучылар үзләре алып, үзләренә белем һәм тәрбия биргән укытучыларына, гомумән мәктәп коллективына рәхмәтләрен әйтеп чәчәк букетлары тапшырдылар. Саубуллашу вальсы да үз югарылыгында башкарылды. 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы егет һәм кызларыбызга бу соңгы звонок булса, мәктәбебез өчен соңгысы булмасын иде. Соңгы звоноклар ел саен булып торсын, җирлектә нәниләр туып торсын. Яшәеш сүнмәсен. 9 сыйныф укучылары! Сезне яңа сынаулар көтә, курыкмагыз, алга барыгыз, һәм сезнең теләкләрегез тормышка ашсын. Аларга уңышлар теләп калабыз!
25 мая для 9 учеников Бугадинской школы прозвенел последний звонок. Торжественное мероприятие открыла классный руководитель 9 класса Инзиля Кирамова. С праздником поздравили директор школы Васил Салихов, от имени главы района Ильшат Вахитов, глава сельского поселения Илсур Фаттахов. Васил Максутович вручил награды и поздравления руководителя хозяйства, отличникам в учебе, спорте, искусстве, победителям конкурсов, а учитель физкультуры школы, наставник по борьбе “Көрәш” Ильфир Анваров, вручив выпускникам свидетельства, высказал свои искренние пожелания. Также ребята были искренне тронуты пожеланиями учителей-ветеранов, родителей. Затем слово взяли сами выпускники и вручили букеты цветов, поблагодарив учителей и коллектив школы в целом. Прощальный вальс тоже был исполнен на высоте. Если бы это был последний звонок нашим выпускникам 9-х классов, хотим, чтобы он был бы не последним для нашей школы. Пусть последние звонки будут ежегодными, пусть в поселении рождаются малыши. 9 классники! Вас новые ждут впереди испытания, Не бойтесь ребята, идите вперёд, И пусть исполняется ваши желания. И с вами по жизни удачи идёт!
-
Родительское собрание /Ата-аналар җыелышы 24.05.2024

Татар Ямалы мәктәбендә 22 май көнне ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта район балалар иҗат үзәге директоры, педагог-психолог Р.Н.Файзрахманова, "Ихлас" психологик үзәк психологы З.Б.Хәбибуллина яшүсмерләр арасында очрый торган кыенлыклар, суицид һәм балаларны төрле начар тәэсирләрдән саклау турында сөйләделәр, тренинглар үткәрделәр. Россия эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча полиция бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторы, полиция лейтенанты Камалова Регина Радиковна чыгыш ясады. Шулай ук 9 сыйныф укучыларына имтиханнарга психологик яктан әзер булу максатыннан аңлату эшләре алып бардылар. Профилактик әңгәмә вакытында интернет челтәре, социаль челтәрләр, форумнарда оештырыла торган расланмаган массакүләм чараларда катнашырга ярамаганын аңлаттылар. Интернетның кире йогынтысыннан балаларны саклау буенча ата-аналарга җаваплылыкны ныгытырга кирәклеге һәм тыелган сайтларга бөтенләй кермәскә икәнлеге искәртелде.
В Татарско-Ямалинской школе 22 мая прошло родительское собрание. На собрании участвовали директор районного центра детского творчества, педагог-психолог Р. Н.Файзрахманова, психолог психологического центра "Ихлас" З. Б. Хабибуллина. Они рассказали о проблемах, с которыми сталкиваются подростки, о суициде и защите детей от различных негативных воздействий, провели тренинги. С докладом выступила инспектор по делам несовершеннолетних отдела полиции МВД России по Актанышскому району, лейтенант полиции Камалова Регина Радиковна. Также проводилась разъяснительная работа для учащихся 9 классов с целью психологической готовности к экзаменам. В ходе профилактической беседы разъяснили, что нельзя участвовать в неподтвержденных массовых мероприятиях, организуемых в сети Интернет, социальных сетях, форумах. Было отмечено, что необходимо усилить ответственность родителей по защите детей от негативного воздействия интернета и вообще не посещать запрещенные сайты.
-
Аҗаган / Зарница 24.05.2024

"Каенкай" балалар бакчасында зурлар төркеме балалары белән "Аҗаган" патриотик- спорт уеннары булып узды. Уен маршировка, флаг алып керү, отрядларның үз-үзләре белән таныштыру, девизларын әйтүдән башланып китте. Һәр отряд билгеле бер план буенча хәрәкәт итеп, тугыз төр биремне үтәп, яшерен трофейны эзләп табып, штабка алып килеп тапшырды. Балалар уңышлы чыгышлары өчен истәлекле бүләкләр, шулай ук медальләр белән бүләкләнделәр. "Аҗаган" уенында Ләйсән Рәдиф кызы белән бергә ЮИД яшьләре дә балаларны үзләренең кызыклы биремнәре белән сынап карадылар, алар да буш кул килмәгәннәр, балаларга бүләккә кызыклы уеннар, эш дәфтәрләре һәм яктырткыч элементлары алып килгәннәр. Ярышлар бик оешкан рәвештә, мавыктыргыч һәм бик кызыклы булды. Балалар үзләренең бердәмлекләрен, җитезлекләрен, тирә-юньдә тиз ориентлаша белүләрен күрсәттеләр.
В МБДОУ “Детский сад №6 комбинированного вида” с детьми старшей группы прошли патриотико-спортивные игры "Зарница". Игры начались с маршировки, поднятия флага, самопрезентации команд, произнесения их девизов. Каждый отряд действовал по определенному плану, выполнив девять различных заданий, отыскав спрятанный трофей и доставив его в штаб. За успешные выступления ребята были награждены памятными подарками, а также медалями. В играх также участвовали ребята из ЮИД Актанышской гимназии вместе с начальником отдела пропаганды безопасности дорожного движения Мухаметовой Лейсан Радифовной. Они проверили ребят своими интересными заданиями, которые тоже не прошли даром, принесли в подарок интересные игры, рабочие тетради и световые элементы. Соревнования были очень организованными, зрелищными и интересными. Ребята показали свою сплоченность, ловкость, умение быстро ориентироваться в окружающей обстановке.
-
“Олимпка юл”, республика, төбәкара, халыкара һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы 24.05.2024
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда “Олимпка юл”, республика, төбәкара, халыкара һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы узды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова олимпиада җиңүчеләрен котлар алдыннан 2023-2024 нче уку елындагы олимпиада хәрәкәтенә йомгак ясады, җиңүләргә ирешкән укучыларга, аларның укытучыларына, ата-аналарга олы рәхмәтен белдерде. Олимпиада җиңүчеләрен, призлы урыннар яулаган яшь райондашларыбызны район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев, район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов, , район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова тәбрикләп дипломнар, акчалата сертификатлар тапшырдылар. Җитәкчеләр котлау чыгышларында олимпиадада катнашу, анда югары нәтиҗәләргә ирешүдә укучы, укытучының зур хезмәте, тырышлыгы ята, хезмәт сөю, башлаган эшеңне ахырына җиткерә белү, җиңүгә омтылыш һәм башка шәхсене үстерә торган сыйфатлар тәрбияләнә, дип билгеләп үттеләр. Бәйрәмнең иң тантаналы мизгеле- районның ел укучысын игълан итү булды. «Ел укучысы-2024» исеменә 12 төрле олимпиадада катнашып призер һәм җиңүче- сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия — интернатның 9 сыйныф укучысы Шакирова Лиана лаек дип табылды. Лиана үзенең уңышларга ирешүендә зур терәк булган әти-әнисе, укытучыларны рәхмәт белдерде. Бүләкләрне дә Лиана Шакирова үзенең әти-әнисе белән сәхнәгә бергә чыгып алды. Чуракай, Меңнәр, Татар Ямалы, Иске Кормаш, Такталачык, Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәпләре олимпиадада катнашудагы уңышлары өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. 2 урында Теләкәй, 1 урында Байсар һәм Мари-Суксу төп гомуми белем бирү мәктәпләре. Гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Рәхмәт хаты белән Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы бүләкләнде. 3 нче урында Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе, Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәп-интернаты коллективлары, 1 урында аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 Актаныш урта мәктәп коллективы. Гран-Прига Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия — интернаты коллективы лаек булды. Мәктәп директорлары дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән хөрмәтләнделәр.
-
"АгроНТРИ-2024" 20.05.2024

Инновацияләр фонды белән Казан Дәүләт аграр университеты берлегендә үткәрелгән бөтенрәсәй "АгроНТРИ-2024" конкурсының "ДоброПчёл" юнәлешендә Югары Яхшый мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Каримов Азамат ярымфинал бәйгесендә катнашып Лауреат дипломына ия булды.Җитәкчече Зигангирова З. А.Котлыйбыз!
-
Бөтендөнья юкка чыгу хәлендә булган төрләр көне / Всемирный день исчезающих видов 19.05.2024

19 май - Бөтендөнья юкка чыгу хәлендә булган төрләр көне. Табигатебез искиткеч бай дибез. Ләкин көн саен Җир йөзеннән юкка чыга баручы үсемлек, хайван төрләре турында да беләбез. Бу куркынычны булдырмый калу юллары, табигатебезгә сакчыл караш кирәклеге турында Күҗәкә мәктәбенең химия-биология укытучысы Магданурова Г.Ф. квест-уен үткәрде. Бу уенда укучылар үзләренең экологик белемнәрен генә сынап калмадылар, әлеге юнәлештә эшчәнлек проектлары да тәкъдим иттеләр. Татарстаныбызның табигатенә нинди куркыныч янавын, нинди төрләрнең юкка чыгу алдында булуын ачыкладылар.
19 мая-Всемирный день исчезающих видов. Мы говорим, что наша природа невероятно богата. Но мы также знаем о видах растений и животных, которые ежедневно исчезают с лица земли. О путях предотвращения этой опасности, о необходимости бережного отношения к природе учитель химии и биологии МБОУ «Кузякинская ООШ» Магданурова Г. Ф. провела квест-игру. В этой игре школьники не только проверили свои экологические знания, но и представили проекты деятельности в этом направлении. Выяснили, какая опасность угрожает природе Татарстана, какие виды находятся на грани исчезновения.
-
Украинадагы махсус операция вакытында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Фәйзуллин Айзат хөрмәтенә Уразайда мемориаль такта ачылды / В честь Файзуллина Айзата, погибшего при выполнении воинского долга во время спецоперации на Украине, в Уразаеве открыта мемориальная доска 18.05.2024

Фәйзуллин Айзат Касыйм улы 1979 елның 4 декабрендә Актаныш районының Мерәс авылында туган. Уразай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң 1998-2000 елларда армиядә хезмәт итә. 2000 елда контракт буенча Чечен Республикасына килә, анда сугыш барышында күрсәткән батырлыгы өчен Дәүләт бүләге - «Батырлык ордены» белән бүләкләнә . 2007-2008 елларда Грузиядә хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Гомеренең соңгы елларында Казанда эшли. 2022 елның 25 сентябрендә өлешчә мобилизация кысаларында Украинада махсус хәрби операциягә китә. 2013 елның 20 декабрендә хәрби бурычын үтәгәндә авыр яралана һәм һәлак була. Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы өчен “Рәхмәт хаты” белән бүләкләнде. Кызганычка, Фәйзуллин Айзатның тормышы бик иртә өзелә. Мемориаль тактаны тантаналы ачу өчен Фәйзуллин Айзатның әти-әниләре, аның туганнары һәм якыннары чакырылган иде. Алар адресына тантана дәвамында бары тик иң изге һәм ихлас сүзләр генә яңгырады. Чыгышлардан соң катнашучылар геройны бер минут тынлык белән искә алдылар. Мемориаль такта ачылганнан соң, кунаклар мемориаль комплекска чәчәкләр салды.
Файзуллин Айзат Касимович родился 4 декабря 1979 года в деревне Мрясево Актанышского района. После окончания Уразаевской средней школы в 1998-2000 годах служил в армии. В 2000 году по контракту прибыл в Чеченскую Республику, где за мужество, проявленное в ходе войны, был награжден государственной наградой - «Орденом Мужества». В 2007-2008 годах участвовал в боевых действиях в Грузии. Последние годы жизни работал в Казани. 25 сентября 2022 года в рамках частичной мобилизации отправился на специальную военную операцию на Украине. 20 декабря 2013 года при выполнении воинского долга был тяжело ранен и погиб. За мужество, проявленное в ходе специальной военной операции на территории Украины, награжден “Благодарственным письмом”. К сожалению, жизнь Айзата Файзуллина оборвалась очень рано. На торжественное открытие мемориальной доски были приглашены родные и близкие Айзата Файзуллина. В их адрес на протяжении всей церемонии звучали только самые добрые и искренние слова. После выступлений участники почтили память героя минутой молчания. После открытия мемориальной доски гости возложили цветы к мемориальному комплексу.
-
Халыкара музейлар көне / Международный день музеев 18.05.2024

2024 нче елның 18 маенда Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5-8 нче сыйныф укучылары, Халыкара музейлар көне кысаларында, туган ягыбызны өйрәнү һәм аның бөек шәхесләре белән таныштыру максатыннан, беренче президентыбыз М.Ш. Шәймиевның туган авылы Әнәк авылында урнашкан Шәрип Шәймиев музей-йортында булдылар. Музей директоры Гибадуллина Гөлназ Фаил кызы безне җылы каршы алды. Ул укучыларны Шәрип Шәймиев һәм аның нәселе тарихы белән таныштырды, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевның балачагы, яшьлеге турында сөйләде. Музейда саклана торган Шәймиевнең әтисе урманга барганда бүреләрне куркыта торган 16 калибрлы мылтыкны, патефонны, 60 нчы еллардагы телевизорны һәм Минтимер абый гаиләсенә бүләк иткән телефонны укучылар зур кызыксыну белән карадылар. Соңыннан укучылар «Бабайда кунакта» ял паркы белән таныштылар һәм уеннар уйнап ял иттеләр. Әлеге экскурсия, балалар өчен күңелле һәм файдалы булды. Укучыларда милли горурлык, туган төбәкне ихтирам итү хисе туган якның бөек һәм күренекле шәхесләре үрнәгендә булдырыла. Укучылар аларны яхшы белергә тиеш!
18 мая 2024 года в рамках Международного дня музеев учащиеся 5-8 классов МБОУ «Аккузовская ООШ» посетили Дом-музей Шарипа Шаймиева в селе Аняково, родном селе Первого Президента Республики Татарстан М. Ш. Шаймиева. Директор музея Гибадуллина Гульназ Фаильевна тепло встретила нас. Он ознакомил учащихся с историей Шарипа Шаймиева и его потомков, рассказал о детстве и юности Первого Президента Республики Татарстан Минтимера Шаймиева. Школьники с интересом осмотрели хранящиеся в музее 16-калиберное ружье Шаймиева, отпугивающее волков, патефон, телевизор 60-х годов и телефон, который Минтимер Шарипович подарил семье. Затем школьники познакомились с паркого отдыха «Бабайда кунакта» и отдохнули, играя в игры. Эта экскурсия была интересной и полезной для детей. Чувство национальной гордости, уважения к родному краю создается у учащихся на примере великих и выдающихся личностей родного края. Учащиеся должны их хорошо знать!
-
Мотоцикл гына димәгез! 17.05.2024

Язга чыгу белән, күзләрне камаштырып көннәр матурлану белән, урамда скутер, велосипед, мотоциклда йөрүче балалар саны да аеруча артты. Шул уңайдан ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова һәм ЮХИДИ хезмәткәре Артур Зиганшин Богады мәктәбе укучылары һәм аларның ата-аналары белән очраштылар. Алар укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен аңлаттылар, яшь җитмичә мотоциклга утырырга ярамаганлыгын да төшендерделәр.“Шуны тагын бер тапкыр искәртәбез: урамда велосипедта йөрү 14 яшьлек үсмерләргә генә рөхсәт ителә, ә скутерга утыру өчен 16 яшең тулуы кирәк. Мототехника руле артында күбесенчә, уналты яшькә җитмәгән, тиешле категориядәге водитель таныклыклары һәм велосипедтан башка транспорт йөртү тәҗрибәсе булмаган үсмерләр утыра. Ләкин ата-аналар шушы таләпләрне үтәмәүләре белән балаларының гомерләрен куркыныч астына куюларын аңлап җиткермиләр. Балигъ булмаган скутерчылар - иң борчулы темаларның берсе”,- диде Артур. Район ЮХИДИ хезмәткәрләре ата-аналарны балаларның куркынычсызлыгына җитди карарга чакырды. Бала гомереннән кыйммәтрәк, кадерлерәк бер нәрсә дә юк. Шуның өчен аларның гомерен хәвефсез итү өчен иң элек ата-аналар җаваплылык тойсын иде!
С наступлением весны, с наступлением ясной погоды, особенно увеличилось количество детей, которые ездят на скутерах, велосипедах, мотоциклах. В связи с этим начальник отдела пропаганды ГИБДД Лейсан Мухаметова и сотрудник ГИБДД Артур Зиганшин встретились с учащимися Бугадинской школы и их родителями. Они разъяснили школьникам правила дорожного движения, рассказали о том, что нельзя садиться на мотоцикл, если нет возраста."Еще раз напоминаем, что ездить на велосипеде по улице разрешено только 14-летним подросткам, а для того, чтобы сесть на скутер, необходимо достижение 16-летнего возраста. За рулем мототехники чаще всего сидят подростки, не достигшие шестнадцатилетнего возраста, не имеющие водительских прав соответствующей категории и опыта вождения без велосипеда. Но родители не понимают, что несоблюдение этих требований ставит под угрозу жизнь их детей. Несовершеннолетние скутеристы - одна из самых тревожных тем”,- сказал Артур. Сотрудники ГИБДД района призвали родителей серьезно отнестись к безопасности детей. Нет ничего дороже и ценнее жизни ребенка. Чтобы родители чувствовали ответственность, прежде всего, за обеспечение безопасности их жизни!
-
Янгын сүндерү бүлегенә экскурсия / Экскурсия в пожарную часть 17.05.2024

“Умырзая” балалар бакчасының зурлар төркеме балалары Актаныштагы 103 номерлы янгын сүндерү бүлегенә экскурсиягә бардылар. Экскурсия вакытында балалар янгын сүндерүчеләрнең киемнәре, җиһазлары, инструментлары, машиналары белән таныштылар. Шулай ук диспетчер бүлмәсендәге эш барышы белән дә таныштылар. Янгын чыгу хәбәре беренче булып диспетчерга хәбәр ителүен балалар экскурсия вакытында белделәр. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларына җавапларын алгач, янгын сүндерүче хезмәтенең никадәр авыр һәм җаваплы булуын аңладылар. Экскурсия балалар өчен истәлекле, күңелле булды һәм уңай тәэсирләр генә калдырды.
Дети старшей группы детского сада "Умырзая" побывали на экскурсии в Актанышской пожарной части №103. Во время экскурсии дети ознакомились с одеждой, оборудованием, инструментами, машинами пожарных. Также ознакомились с ходом работ в диспетчерской. Получив ответы на интересующие их вопросы, ребята поняли, насколько сложна и ответственна пожарная служба. Экскурсия была запоминающейся, приятной для детей и оставила только положительные впечатления.











