МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Футбол 16.04.2024

16 нче апрель көнне Актаныш муниципаль районы белем оешмалары арасында узган "Мәктәп футбол лигасы" футбол ярышының муниципаль этабында Богады мәктәбенең кызлар командасы 3 нче урын яуладылар. Җитәкчесе: физик культура укытучысы Анваров Илфир Илфат улы. Афәрин! Котлыйбыз!
16 апреля команда девочек Бугадинской школы заняла 3 место в муниципальном этапе соревнований по футболу "Школьная футбольная лига" среди команд общеобразовательных организаций Актанышского муниципального района. Руководитель: учитель физической культуры Анваров Ильфир Ильфатович. Молодцы! Поздравляем!
-
Макулатура җыю / Сбор макулатуры 16.04.2024

“Эковесна”республика бәйгесе кысаларында, Чалманаратның “Ак каен” балалар бакчасында макулатура җыю оештырылды.
В рамках республиканского конкурса “Эковесна”, в детском саду “Ак каен” Чалманарата был организован сбор макулатуры.
#эковесна2024 #втораянеделяэкологическогодвухмесячника #сбор макулатуры #экологическоевоспитание
-
“Габдулла Тукай исемендәге фәнни-гамәли укулар” / “Научно-практические чтения имени Габдуллы Тукая” 15.04.2024

Апрель ае - ул Тукай ае. Чөнки бу айда бөек шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга килгән. Шул уңайдан Яңа Әлем мәктәбендә “Габдулла Тукай исемендәге фәнни-гамәли укулар” үткәрелде. Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбеннән “Сәнгатьле уку секциясендә 7 нче сыйныф укучылары Сәүбәнова Мәрьям 3 нче, ЮнусоваТаңсылу 2 нче, “Фәнни эшләр секциясендә 7 нче сыйныф укучысы Фәрдиева Лияна 2 нче, 8 нче сыйныф укучысы Мадъярова Зифа 3 нче, “Видеоязмалар” секциясендә Сәүбәнова Мәрьям 3 нче урыннарга ия булдылар. Җитәкчеләре: туган тел һәм әдәбияты укытучысы Мәрданова Әдилә. Котлыйбыз, алда да уңышлар телибез.
Апрель - это месяц Тукая. Ведь в этом месяце родился наш великий поэт Габдулла Тукай. В связи с этим в Новоалимовской школе были проведены “Научно-практические чтения имени Габдуллы Тукая”. В секции “Художественное чтение» учащиеся 7 класса заняли МБОУ «Старокурмашевской ООШ» Саубанова Марьям – 3 место, Юнусова Тансылу - 2 место, в секции «Научные работы ученица 7 класса Фардиева Лияна – 2 место, ученица 8 класса Мадьярова Зифа – 3 место, в секции “Видеозаписи” ученица 7 класса Саубанова Марьям – 3 место. Руководитель: учитель родного языка и литературы Марданова Адиля. Поздравляем и желаем дальнейших успехов.
-
Макулатура җыю / Сбор макулатуры 15.04.2024

Экологик айлык кысаларында Теләкәй мәктәбе укучылары төрле чараларга актив катнашалар. Макулатура җыю буенча да бик актив булдылар. Иске китаплар, журналлар, газеталарга икенче тормыш бирү – ул агачтан кәгазь ясауга караганда күпкә отышлырак алым.
В рамках экологического месячника наши учащиеся Тлякеевской школы принимают активное участие в различных мероприятиях. Занимались сбором макулатуры. Дать вторую жизнь старым книгам, журналам, газетам – это гораздо более выгодный способ, чем изготовление бумаги из дерева.
-
Бәйге «Улыбайся вопреки всему!»/ Конкурс " Улыбайся вопреки всему!” 15.04.2024

«Балалар иҗат үзәге» «Улыбайся вопреки всему!» дигән муниципаль фотоконкурс игълан итте. Эмоциональ яктан уңай кәеф, актив тормыш позициясен формалаштыру; иҗади потенциалны ачу; балалар һәм яшүсмерләр арасында фото сәнгатен популярлаштыру, әхлакый-эстетик тәрбиядә фото сәнгатенең ролен арттыру максатыннан оештырыла әлеге бәйге-фотоконкурста әтиләре махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребезнең балалары, туганнары һәм якыннары өчен оештырылган иде. Безнең Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбеннән әлеге конкурста махсус хәрби операциядә катнашучы Закиров Радик кызы Мәдинә катнашты. Катнашучыларга матур бүләкләр һәм балалар катнашында концерт күрсәттеләр.
«Центр детского творчества» «Улыбайся вопреки всему! фотоконкурс". Формирование эмоционально позитивного настроения, активной жизненной позиции; раскрытие творческого потенциала; организуется с целью популяризации фотоискусства среди детей и подростков, повышения роли фотоискусства в нравственно-эстетическом воспитании. Из нашей Ураевской основной общеобразовательной школы в конкурсе приняла участие дочь участника специальной военной операции Закирова Радика Талгатовича Мадина Закирова Радиковна.Участникам были вручены красивые подарки и концерт с участием детей.
-
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе ЭКОЯЗ-2024 ике айлыгына кушылды / ЭКОВЕСНА_2024 15.04.2024

Соңгы елларда оештырылучы ЭКОЯЗ бәйгесен Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары теләп көтеп ала. Мәктәбебез агымдагы уку елында ике номинациядә катнаша. “Экогаилә” , “Экокоманда” номинацияләрендә гаиләләр һәм укучылар, укытучылар бирелгән нигезләмә буенча эш оештыралар. Беренче атнада канатлы кошларга ярдәм оештырылса, икенче атна #Мы_за_раздельный_сбор темасы астында үтте. Укучылар пластик, тукыма һәм башка төр калдыкларны файдаланып кул эшләре ясадылар, кечкенәләр калдыкларны төрләре буенча аерырга өйрәнде.
Коллектив МБОУ “Такталачукская ООШ” (учащиеся, семьи) принимают участие в ежегодном конкурсе “Эковесна”.
-
Көрәшче егетләребез белән горурланабыз! / Гордимся своими борцами! 12.04.2024

Актаныш төбәге элек электән үзенең оста көрәшчеләре белән дан тоткан. Халкыбыз бүген дә алар белән горурланып яши. Ә безнең Иске Богады авылында көрәшнең үз тарихы бар. Биредә спортның бу төре белән аеруча яратып шөгыльләнәләр. 12 апрель көнне районыбызның "Батыр" спорткомплексына Актаныш хакимияте башлыгы призына көрәш ярышлары узды. Бәйгедә район мәктәпләрендә белем алучы 110 укучы катнашты. Район башлыгы призына оештырылган көрәш ярышында укучылар ике келәмдә 14 үлчәү авырлыгында бил алышты. Мәктәбебез укучылары Рүзәл Арсланов, Илназ Аюповлар үз авырлыкларында 3 нче урынга лаек булдылар. Шушы ук көрәш бәйгесендә чыгыш ясаган Рәмис Сабиров, Илгизәр Нурлыев, Кирам Рәхмәтуллиннар төрле номинацияләрдә хөрмәтләнделәр. Мәктәбебез 2 урында. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез! Тренерлары Илфир Анваров.
Актанышский край издавна славился своими умелыми борцами. Наш народ и сегодня гордится ими. А в нашем селе Старые Бугады национальная борьба “Көрәш”имеет свою историю. Здесь с особой любовью занимаются этим видом спорта. 12 апреля в спорткомплексе "Батыр" прошли соревнования по борьбе” Көрәш” на приз главы администрации Актаныша. В конкурсе приняли участие 110 учащихся школ района.В соревнованиях по борьбе на приз главы района ребята соревновались на двух коврах в 14 весовых категориях. Учащиеся школы Рузаль Арсланов, Ильназ Аюпов в своей весовой категории заняли 3-е место. Рамис Сабиров, Ильгизар Нурлыев, Кирам Рахматуллин, выступавшие в этом же поединке, были отмечены в различных номинациях. Школа занимает 2 место. Поздравляем! Желаем дальнейших успехов! Тренер-Ильфир Анваров.
-
Космонавтика көне / День космонавтики 12.04.2024

12 апрель-Космонавтика көне. Бу вакыйгадан "Умырзая" балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм балалары да читтә калмады. Педагоглар тарафыннан төрле чаралар — күңел ачулар, әңгәмәләр, иҗади күргәзмәләр оештырылды. Бу көнне мәктәпкәчә яшьтәге балалар космос, беренче космонавтлар, космонавтика үсеше тарихы турында күп яңа һәм кызыклы яңалыклар белделәр. Балалар бакчасы холлында педагоглар фотозона оештырды, анда балалар космонавт скафандрын киеп карадылар һәм ракетага утырып карый алдылар.
12 апреля-День космонавтики. Не остались в стороне от этого события сотрудники и воспитанники детского сада “Умырзая”. Педагогами были запланированы и проведены разнообразные мероприятия — развлечения, досуги, беседы, творческие выставки и т.д. Дошколята в этот день узнали много нового и интересного о космосе, о первых космонавтах, об истории развития космонавтики. В холле детского сада педагогами была организована фотозона, где ребята смогли примерить на себя скафандр космонавта и побывать в ракете, поздороваться за руку с пришельцем.
-
Космонавтика көненэ интерактив уен / В честь дня космонавтики интерактивная игра 12.04.2024

1961 елның 12 апрелендә Совет космонавты Юрий Гагарин Восток-1 космик корабында Байконур космодромыннан старт ала һәм дөньяда беренче тапкыр Җир планетасын орбиталь әйләнеп чыга. Безнең Богады мәктәбендә, бу бәйрәм хөрмәтенә интеллектуаль-танып белү интерактив уены узды. Без аны «Без һәм космос»дип атадык. Анда 7 сыйныф укучылары командалары катнашты, алар космос турында белемнәрен тикшерделәр. Балалар космонавтика тарихын, космос турында җырларны, йолдызлык һәм планета исемнәрен һәм тагын бик күп кызыклы нәрсәләрне искә төшерделәр.
12 апреля 1961 года советский космонавт Юрий Гагарин на космическом корабле «Восток-1» стартовал с космодрома «Байконур» и впервые в мире совершил орбитальный облёт планеты Земля. В честь этого праздника в Бугадинской школе провели интеллектуально-познавательную интерактивную игру «Мы и космос». В ней принимали участие команды 7класса, которые в различных испытаниях и заданиях проверяли свои знания о космосе! Ребята вспомнили историю космонавтики, песни о космосе, названия созвездий и планет, и еще много всего интересного.
-
Кустовой семинар / Куст семинары 12.04.2024

12 нче апрель көнне мәктәбебездә Такталачк, Татар Ямалысы, Мари-Суксу мәктәпләренең 8-9 класс укучылары һәм химия-биология укытучылары катнашында куст семинары узды. Семинарда укучыларны химия фәне буенча ОГЭ га эзерләнү, эксперименталь мәсьәләләр чишү, практик биремнәрне эшләү алмнары каралды. 8-9 класс укучылары эксперименталь мәсьәләләрне эшлэп күрсәттеләр, цифровой лабораторияләрне презентовать иттләр.
12 апреля в МБОУ «Татарско-Суксинская СОШ» прошел кустовой семинар с участием учащихся 8-9 классов и учителей химии и биологии МБОУ "Мари-Суксинская ООШ", МБОУ "Такталачукская ООШ", МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ". На семинаре рассматривались методы подготовки учащихся к ОГЭ по химии, решения экспериментальных задач, разработки практических заданий. Учащиеся 8-9 классов отработали экспериментальные задачи, презентовали цифровые лаборатории.











