МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
Митинг 08.05.2024

Ел саен һәр авыл җирлегендә Җиңү бәйрәменә багышланган митинг үткәрелә. Теләкәй авыл җирлеге башлыгы да үзенең котлауларын җиткерде. Чыгыш ясаучылар – мәктәбебез укучылары. Педагог – оештыручы: Закирянова Сирина Рәдис кызы.
Ежегодно в каждом сельском поселении проводится митинг, посвященный Дню Победы. Выступающие – учащиеся Тлякеевской школы. Педагог-организатор: Закирянова Сирина Радисовна.
-
Еллар аша Җиңү яңгырый! / Сквозь года звенит Победа! 08.05.2024

79 ел элек зур, авыр, фаҗигале һәм онытылмаслык Бөек Ватан сугышының соңгы атышлары яңгырады, әмма кеше йөрәкләрендә яралар төзәлми. Һәм Бөек Җиңүнең тантаналы, бәйрәм көннәрендә без кабат-кабат уйларыбыз белән шул авыр елларга, шул героик көннәргә кайтабыз. Бүген, 8 май көнне, җирлегебездә, Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг узды. Митинг барышында сугыш еллары вакыйгалары кыскача ачылды. Бөек Җиңүнең нинди тырышлык белән ирешелгәнен искә төшердек. Тыл хезмәтчәннәренең бөек роле, сугыш балаларының язмышы яңартылды. Җиңү хакына үз гомерләрен биргән кешеләр истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Богады мәктәбе укучылары «Җиңү һәркемнең йөрәгендә яши! " дигән әдәби композиция әзерләгәннәр. Алар башкаруында иҗади номерлар: сугыш еллары җырлары, сугыш турында шигырьләр яңгырады. Чара ахырында һәйкәлгә веноклар һәм тере чәчәкләр салынды.
79 лет назад отзвучали последние выстрелы большой, трудной, трагической и незабываемой Великой Отечественной войны, но не заживают раны в сердцах человеческих. И в торжественные, праздничные дни Великой Победы, мы вновь и вновь возвращаемся мыслями в те суровые годы, к тем героическим дням. Сегодня, 8 мая, состоялся торжественный митинг, посвященный празднику Дню Победы. В ходе митинга были кратко раскрыты события военных лет. Вспомнили о том, какими усилиями достигнута великая Победа. Вспомнили и о великой роли тружеников тыла, о судьбах детей войны. В память о тех, кто отдал свои жизни во имя Победы, была объявлена минута молчания. Ребята Бугадинской ООШ подготовили литературную композицию «Победа в сердце каждого живет!». В их исполнении звучали яркие, творческие номера: песни военных лет, стихи о войне. В конце мероприятия были возложены венки и живые цветы к памятнику.
-
«Җиңү тәрәзәләре» / “Окна Победы" 07.05.2024

1 майдан 9 майга кадәр “Алтынчәч” балалар бакчасы балалары тәрбияче апалары,әти-әниләр ярдәме белән «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясендә актив катнаша. Акциянең төп максатлары: Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсенең дулкынландыргыч атмосферасын булдыру, яшь буынга бу бәйрәмнең традицияләрен тапшыру, шулай ук геройларга үз рәхмәтләрен белдерү.Бакчабызның икенче кечкенәләр төркеме нәниләре дә тәрбияче апаларына тәрәзәләрне бизәүдә бик тырышып, кулларыннан килгәнчә, ярдәм иттеләр.
С 1 по 9 мая воспитанники детского сада ”Алтынчач” при помощи воспитателей и родителей принимают активное участие во Всероссийской акции “Окна Победы". Основная цель акции: создание трогательной атмосферы одного из важнейших праздников России, передача молодому поколению традиций этого праздника, а также выражение благодарности героям.
-
«Имин тәгәрмәч-2024» конкурсы нәтиҗәләре / Итоги конкурса «Безопасное колесо - 2024» 07.05.2024

2024 елның 07 маенда «Имин тәгәрмәч-2024» республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Конкурста 20 юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы төркем командасы катнашты. Жюри беркетмәләре нигезендә, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы төркем командасы 3 нче урынны алды. Җитәкчеләре Җәмилов Р.Ф. һәм Җәмилова Р. Г. Котлыйбыз!!!
07 мая 2024 года был проведен муниципальный этап республиканского конкурса юных инспекторов движения «Безопасное колесо». В конкурсе приняли участие 20 команд юных инспекторов движения. В соответствие с протоколами жюри, команда ЮИД МБОУ «Аккузовская ООШ» заняла 3 место. Руководители Зямилов Р.Ф. и Зямилова Р.Г. Поздравляем!!!
-
Мәктәпкә Әлфия Саматтан бүләк / Подарок школе от Альфии Самат 07.05.2024

Күп кенә китаплар авторы, журналист, авылдашыбыз Әлфия Самат һәрдаим мәктәп белән элемтәдә тора. Иске Кормаш авылы тарихын яза. Мәктәптә оештырылган барлык очрашуларга кайта, үзе дә үткәрә. Быел да ул бик зурлап очрашуга килде, мәктәпкә күп функцияле принтер бүләк итте. Әлфия Саматка бик зур рәхмәт белдерәбез, иҗади уңышлар теләп калабыз.
Автор многих книг, журналист Альфия Самат постоянно поддерживает связь со школой. Написал историю села Старое Курмашево. Приезжает на все встречи, организованные в школе, и сама тоже организовывает их. И в этом году она с большим желанием приехала на встречу, подарила школе многофункциональный принтер. Большое спасибо Альфии Самат, желаем ей творческих успехов.
-
Котлау открыткалары / Поздравительные открытки 07.05.2024

Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Актаныш муниципаль районы башлыгы Л.Р.Зариповның Бөек Җиңү көне уңаеннан язган открыткасын сугыш чоры балаларына тапшырдылар.
Ученики МБОУ “Чалманаратская ООШ” вручили поздравительные открытки главы Актанышского района ко Дню Великой Победы детям военного времени.
#деньпобеды
#поздравительнаяоткрытка
#дети военныхлет
#патриотическоевоспитание
-
"Без Тукайлы халык" XIII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары/XIII Республиканские чтения Габдуллы Тукая "Без Тукайлы халык" 07.05.2024

Арчада Габдулла Тукай мирасын өйрәнүгә багышланган "Без Тукайлы халык" XIII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары булып узды. Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Фәрдиева Лияна "Габдулла Тукай иҗатында әдәби геройлар" секциясендә катнашып дипломга ия булды. "Туган төбәкнең күренекле кешеләр өйрәнү буенча эшчәнлек" мөгаллимнәр арасында туган тел һәм әдәбияты укытучысы Мәрданова Әдилә дә дипломга лаек булды. Котлыйбыз!!!
В Арске прошли XIII Республиканские чтения Габдуллы Тукая "Без Тукайлы халык", посвященные изучению наследия Габдуллы Тукая. Ученица 7 класса МБОУ “Старокурмашевская ООШ” Фардиева Лияна получила диплом за участие в секции "Литературные герои в творчестве Габдуллы Тукая". Среди преподавателей "Деятельность по изучению выдающихся людей родного края" диплома удостоена учитель родного языка и литературы Марданова Адиля. Поздравляем!!!
-
Исемең матур, кемнәр куйган? 06.05.2024

2024 нче ел – Гаилә елы. Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә гаиләләр арасында “Исемең матур, кемнәр куйган?” дигән темага бәйге уздырылды. Исем – ул кешене гомер буе озата бара. Кечкенә кеше бу дөньяга исеме килә, исеме белән ул тормыш юлын уза. Бәйгедә Резвановлар һәм Имамовлар гаиләсе җиңүгә ирешетеләр. Котлыйбыз!
2024 год – Год семьи. В МБОУ “Чалманаратская ООШ” среди семей был проведен конкурс на тему “Исемең матур, кемнәр куйган?” Имя – это то, что сопроваждает человека на протяжении всей жизни. С именем маленький человек приходит в этот мир, с именем он проходит по жизни. В конкурсе победила семья Резвановых и Имамовых. Поздравляем!
-
Түшкә кадау өчен чәчәк ясау буенча мастер - класс/Мастер - класс по изготовлению цветов для грудного значка 06.05.2024

Иске Кормаш авыл китапханәчесе Нәгыймова Гөлсәрия мәктәпнең 6 - 9 нчы сыйныф укучыларына мастер класс үткәрде. Гөлсәрия Әхсән кызы укучыларга түшкә кадау өчен чәчәк ясарга өйрәтте. Бик матур җиңү көне эмблемасы килеп чыкты
Библиотекарь села Старое Курмашево Нагимова Гульсария провела мастер-класс для учащихся 6 - 9 классов. Гульсария Ахсановна научила школьников делать цветы для грудного значка. Получилась красивая эмблема Дня Победы
-
Җиңү тәрәзәләре/Окна Победы 06.05.2024

Иске Кормаш мәктәбе укучылары "Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия патриотик акциясендә катнаша. Аның максаты булып Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең атмосферасын булдыру, яшь буынга традицияләрне тапшыру, Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерү, вафат булган ветераннарны искә алу тора. Укучылар кабинет тәрәзәләрен бизәүгә иҗади якын килделәр, халыкның батырлыгына хөрмәт күрсәттеләр.
Учащиеся Старокурмашевской школы принимают участие во Всероссийской патриотической акции "Окна Победы". Его целью является создание атмосферы самых значимых праздников в России, передача традиций подрастающему поколению, выражение благодарности героям Великой Отечественной войны, почтение памяти погибших ветеранов. Учащиеся творчески подошли к оформлению окон кабинетов, отдали дань уважения подвигу народа.











