МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Әкият көне / День сказки 28.06.2024

Бүген ”Каенкай” балалар бакчасында “Әкият көне” булып узды. Безнең балаларның ни кадәр сәләтле икәннәренә кабаттан инанабыз. Берничә генә көн дәвамында әзерләнеп шул кадәр матур, килештереп, оста итеп “Төлке, куян һәм әтәч” әкиятен сәхнәләштереп куйдылар Шәйхетдинова Гүзәл апалары белән зурлар төркеме балалары. Яңача итеп куелган әкият кызыклы һәм бик мавыктыргыч булды. Бәйрәмне Салихова Миләүшә апалары “Әкияти викторина” белән дәвам итте. Төрле халык әкиятләре буенча бирелгән башваткыч сораулар, интерактив уеннар балалрны яңадан тылсымлы әкият иленә алып кереп китте. Тамашачы балаларның, иммерсив алымы ярдәмендә, үзлектән маскалар, костюмнар сайлап алып “Шалкан” әкиятен күрсәтү, балаларның ни кадәр комуникатив, кыю, төрле ситуациядан чыга белү сәләтенә ия икәннәрен күрсәтте. Бәйрәмебезнең азагында Вахитова Гүзәлия апалары җитәкчелегендә, кечкенәләр төркеме балалары үзләренең яраткан җырлары белән безне сөендерделәр. Бәйрәм бик күңелле, истә калырдай, уңай эмоциональ атмосферада үтте. Тәрбиячеләр: Шайхетдинова Г.Р. Салихова М.М. Вахитова Г.Х.
Сегодня в нашем детском саду прошел День сказки. Мы снова убедились, насколько талантливы наши дети. Воспитанники старшей группы вместе с воспитателем Шайхутдиновой Гузель всего за несколько дней подготовились и мастерски поставили сказку “Лиса, заяц и петух”. Сказка, поставленная по-новому, была интересной и увлекательной. Продолжила праздник воспитатель Салихова Миляуша со “Сказочной викториной". Вопросы-головоломки, интерактивные игры по мотивам сказок разных народов вновь погрузили детей в волшебную сказочную страну. Затем дети-зрители с помощью иммерсивного подхода самостоятельно подобрали маски, костюмы и показали сказку “Репка”. И еще раз доказали, насколько они коммуникативны, смелы, способны выходить из самых разных ситуаций. В завершение праздника дети из второй младшей группы под руководством воспитателя Вахитовой Гузалии порадовали нас своими любимыми песнями. Праздник прошел в очень приятной, запоминающейся, позитивной эмоциональной атмосфере. Воспитатели: Шайхетдинова Г.Р. Салихова М.М. Вахитова Г.Х.
-
Мәктәп җитәкчеләре узган уку елына хисап тота 25.06.2024
Актаныш районы башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, методистлар катнашында район мәктәпләренең 2023-2024 нче уку елында алып барылган эшчәнлегенә анализ ясала. Мәктәп директорларының ачык хисаплары барышында мәктәпнең киңкырлы эшчәнлеге яктыртыла. Мәктәп һәм укытучыларның проект эшчәнлекләренә нәтиҗә ясала. Дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә таянып мәгариф учреждениясенә бәя бирелә. -
Аклы татар сөлгесе - керсез күңел көзгесе/ Белое татарское полотенце - зеркало чистой души 21.06.2024

Борынгы заманнардан сакланып калган татар халкының мәдәни мирасы арасында сөлгеләр зур урын алып тора. Шунысы куанычлы авылыбызда сөлге, мендәр тышлары, тәрәзә пәрдәләре чигүче апаларыбыз гына түгел яшь кызларыбыз да бар. Богады мәктәбе укучылары алар белән танышып, очрашып, чигү серләренә өйрәнеп тора. Ә “Аклы татар сөлгесе - керсез күңел көзгесе”район конкурсына әзерлек йөзеннән районыбызның танылган чигү остасы Илиза апа Хакимованың кул эшләреннән күргәзмә ясап таныштык. Аның кулы тудырган искиткеч могҗизаларга таң калдык. Конкурска мәктәбебез укытучылары Лениза Динәвис кызы Фаттахова, Инзилә Дөбәрис кызы Кирамова сөлге, ә 9 сыйныф укучысы Энҗе Хисамова мендәр тышлыгы чиккәннәр иде. 21 июнь көнне Яшьлек" яшьләр үзәгендә әлеге бәйгегә нәтиҗә ясалды. Лениза Динәвис кызы Фаттахова, Инзилә Дөбәрис кызы Кирамова 1 урынга лаек булдылар, ә 9 сыйныф укучысы Энҗе Хисамова 3 урын өчен бүләкләнде. Котлыйбыз! Афәрин безнекеләр булдыра!
Среди культурного наследия татарского народа, сохранившегося с древних времен, большое место занимают полотенца. Отрадно, что в нашем селе есть не только взрослые, которые вышивают полотенца, наволочки, занавески на окна, но и молодые девушки. Ученики Бугадинской школы знакомятся с ними, встречаются, учатся секретам вышивания. А в рамках подготовки к районному конкурсу ” Белое татарское полотенце - зеркало чистой души" мы познакомились с выставкой работ известной вышивальщицы Илизы Хакимовой. Мы были поражены чудесами, сотворенными ее рукой. На конкурс вышили полотенце учителя школы Лениза Динависовна Фаттахова, Инзиля Дубарисовна Кирамова, а ученица 9 класса Энже Хисамова-наволочку. 21 июня в молодежном центре "Яшьлек" состоялось подведение итогов конкурса. Лениза Динависовна Фаттахова, Инзиля Дубарисовна Кирамова заняли 1 место, а ученица 9 класса Энже Хисамова была награждена за 3 место. Поздравляем! Молодцы, наши могут!
-
Халыкара олимпиада 17.06.2024

12-15 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә рус теле һәм әдәбияты фәненнән Халыкара олимпиада булып узды. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 8 класс укучысы Авзалова Амелия җиңүче исемен яулады! Укытучысы: Нурыева Ирина Альбин кызы.
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның
8 класс укучылары- Бикимова Камилла, Харисова Гүзәл, Хафизова Эвелина, Ильясова Энҗе, 10 класс укучылары -Хаернасова Алинә, Фәрдиева Илина, 1 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 класс укучылары- Миргалимов Ленар, Хәкимова Илзирә, Фазлиева Динара, Фарисова Лилия, Пучы мәктәбенең 8 класс укучысы Шакирова Әминә призер булдылар! Укытучылары: Рафикова Резеда Шамил кызы, Нурыева Ирина Альбин кызы, Шагзамова Энҗе Фирдәвис кызы, Могтазирова Әлфия Азат кызы, Әмирова Алсу Әнфәс кызы, Маликова Миләүшә Мәскап кызы, Шарифуллина Ангелина Вячеславовна. Укучыларны, укытучыларны, Гуманитар гимназия-интернат җитәкчесе Венера Хаматнасыйх кызын,
1нче мәктәп җитәкчесе Альберт Мирхәт улын, Пучы мәктәбе җитәкчесе Алсу Рәшит кызын котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез! -
Суда сак булыгыз! 07.06.2024

1 июньнән рәсми рәвештә су коену сезоны башланды. Ул берни белән дә күңелсезләнмәсен өчен, гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Карточкаларда су янында да эшләргә ярамавын сөйлибез. Һичшиксез, балаларыгызга күрсәтегез.
-
Мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турында сораштыру / Опрос о качестве оказания услуг в сфере образования 07.06.2024

Актаныш муниципаль районы «Мәгариф идарәсе» ата-аналарның мәктәпкә һәм уку процессына мөнәсәбәтен ачыклау максатыннан, ата-аналар җәмәгатьчелегенә https://aktanysh.tatarstan.ru/opros-mneniya-roditeley-o-kachestve-okazaniya-uslu.htm җирле үзидар органнарының рәсми сайтында мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтү сыйфаты турында фикер белдерү мөмкинлеге булуы турында хәбәр итә.
С целью выявления отношения родителей к школе и процессу обучения МКУ «Управление образования» Актанышского муниципального района информирует родительскую общественность о том, что на официальном сайте органов местного самоуправления https://aktanysh.tatarstan.ru/opros-mneniya-roditeley-o-kachestve-okazaniya-uslu.htm предоставлена возможность пройти опрос о качестве оказания услуг в сфере образования.
-
Рус теле көне / День русского языка 06.06.2024

6 июньдә бөек рус шагыйре,хәзерге әдәби рус теленә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә Россиядә һәм дөньяда Рус теле көне билгеләп үтелә. 2011 елның 6 июнендә Россия Президенты Россиядә ел саен рус теле көнен бәйрәм итү турында Указга кул куя. Бәйрәм рус телен саклау һәм алга таба үстерү, РФ халыкларының гомуммилли байлыгы, халыкара аралашу чаралары һәм дөнья цивилизациясенең мәдәни һәм рухи мирасының аерылгысыз өлеше икәнлеген раслау өчен билгеләнә. Бүген Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең " Ромашка" лагеренда балалар өчен әлеге истәлекле дата хөрмәтенә төрле чаралар үткәрелде.
6 июня в день рождения великого русского поэта, основоположника современного русского литературного языка Александра Сергеевича Пушкина в России и в мире отмечается День русского языка. 6 июня 2011 года президент России подписал указ о ежегодном праздновании Дня русского языка в России. Праздник был учрежден для сохранения, поддержки и дальнейшего развития русского языка как общенационального достояния народов РФ, средства международного общения и неотъемлемой части культурного и духовного наследия мировой цивилизации. Сегодня в лагере "Ромашка" МБОУ "Новоалимовская ООШ " для ребят были проведены различные мероприятия в честь этой знаменательной даты.
-
Мәктәп яны лагере / Пришкольный лагерь 05.06.2024

Укулар тәмамлануга, 1 июньнән Яңа Әлем мәктәбендә "Ромашка" мәктәп яны лагерен үз эшен башлап җибәрде. Анда йөрүче балаларның һәр иртәсе зарядка ясау белән башлана. Аннан соң аларны ашханәдә иртәнге кайнар аш көтә. Ашаганнан соң, һава торышына карап, балалар төрле уеннар уйныйлар, "Россия бөркетчекләре" программасына нигезләнгән мавыктыргыч чараларда катнашалар. Кыскасы, лагерь тормышы гөрләп тора!
По окончании учебного года, с 1 июня в Бугадинской школе начал свою работу пришкольный лагерь "Ромашка". Каждое утро детей начинается с зарядки. После этого их ждет горячий завтрак в столовой. Потом, в зависимости от погоды, дети играют в различные игры, участвуют в развлекательных мероприятиях по программе "Орлята России". Одним словом, жизнь в лагере очень разнообразна и интересна!
-
Шәрип Шәймиевнең музей- йортында кунакта / В гостях в Доме - музее Шарипа Шаймиева 04.06.2024

Беренче Президентыбыз Миңтимер Шәрипович Шәймиев райондашыбыз булсын да, ничек аның белән горурланмыйсың да ничек аңа кунакка бармыйсың инде. Шушы көннәрдә Богады мәктәбе укучылары Әнәк авылында урнашкан Шәрип Шәймиев музей-йортында булдылар. Укучыларны музей директоры Гыйбадуллина Гөлназ Фаил кызы шатланып каршы алды. Укучыларга ул музей турында, Татарстан Республикасының беренче Президентының катлаулы тормыш юлын сөйләде. Музей укучыларда иң уңай тәэсирләр калдырды. Балалар М. Ш. Шәймиев биографиясеннән кешеләрнең көндәлек эшләрендә нинди кыенлыклар белән очрашулары турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Соңыннан укучылар “Бабайда кунакта” ял паркы белән таныштылар.
Наш первый Президент Минтимер Шарипович Шаймиев-уроженец нашего района. Как не гордишься им. На днях учащиеся Бугадинской школы посетили Дом-музей Шарипа Шаймиева в селе Аняково. Учеников встретила директор музея Гибадуллина Гульназ Фаиловна. Она рассказал нам о музее, о непростом жизненном пути Первого Президента Республики Татарстан. Музей произвел на учеников благоприятное впечатление. Много интересного ребята узнали из биографии М. Ш. Шаймиева о том, с какими трудностями сталкиваются люди в повседневной работе. Затем школьники познакомились с парком отдыха “В гостях у дедушки”.
-
Тәрбияле бала ата-ананың бәхетле киләчәге/ Воспитанный ребенок счастливое будущее родителей 04.06.2024

Бала тәрбияләү – гаилә, мәктәп, җәмәгатьчелек алдында торган иң җитди, мөһим мәсьәләләрнең берсе. Сабый тәрбияне иң беренче гаиләдә ала. Алдагы тормышында ни генә булмасын, баланың характер үзенчәлекләре, аң-белемгә омтылышының күп өлеше аңа нәселдән күчә. Богады мәктәбе ата-аналар белән бик тыгыз элемтәдә торып эшли. Баланы укыту һәм тәрбияләү процессының эффектлылыгы аларның килешеп эшләүләреннән тора бит. Мәктәбебезнең ата-аналар комитеты белән эшчәнлеге уңай яктан бәяләнде. Ата-аналар комитеты җитәкчесе – М.И.Закирова - район мәгариф бүлегенең "Рәхмәт хаты" белән бүләкләнде. Котлыйбыз! Киләчәктә дә актив булыгыз, уңышлар!
Воспитание детей-одна из самых серьезных, важных задач, стоящих перед семьей, школой, общественностью. Малыш получает воспитание самой первой в семье. Как бы то ни было в дальнейшей жизни, черты характера ребенка, большая часть его стремлений к познанию передаются ему из поколения в поколение. Бугадинская школа работает в тесном контакте с родителями. Ведь от их совместной работы зависит эффективность процесса обучения и воспитания ребенка. Работа нашей школы с родительским комитетом была оценена положительно. Руководитель родительского комитета-М. И. Закирова – награждена "Благодарственным письмом" районного отдела образования. Поздравляем! Будьте активны и в будущем, удачи!











