МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Кызыл китап безне кисәтә / Красная книга предупреждает нас 08.04.2024

Химия-биология атналыгы чараларының берсе буларак Күҗәкә мәктәбендә Татарстанда сирәк очрый торган һәм юкка чыга баручы үсемлекләр, хайваннар турындагы мүгълуматны туплаган Кызыл китап турында экологик чара үткәрелде. Үзебезнең районда һәм җирлектә дә Кызыл китапка кергән хайваннарны, үсемлекләрне ачыкладык. Кызыл китапның кешелекне кисәтүче китап булуына тагын бер кат ышандык.
В качестве одного из мероприятий химико-биологической недели в Кузякинской школе было проведено экологическое мероприятие о Красной книге Республики Татарстан, в котором собрана информация о редких и исчезающих видах растений и животных. В нашем районе и на территории поселения мы выявили животных и растения, занесенные в Красную книгу. Мы еще раз убедились, что Красная книга - это книга, предупреждающая человечество.
-
Эвакуация 08.04.2024

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, мәктәп бинасыннан һәркем эвакуацияләнергә тиеш. Шул максаттан, Теләкәй мәктәбендә өйрәнүләр булды. Укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр тиз арада бинадан урамга чыктылар.
В случае возникновения чрезвычайной ситуации из здания школы должны эвакуироваться все. С этой целью в Тлякеевской школе проводились учения. Учащиеся, преподаватели, технические работники быстро эвакуированы из здания на улицу.
-
Полиция хезмәткәре белән очрашу / Встреча с сотрудником полиции 08.04.2024

2024 елның 08 апрелендә Аккуз төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларда социаль җаваплылык күнекмәләрен, законга ихтирамлы мөнәсәбәтне формалаштыру максатыннан укучыларының Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлеге начальнигы, полициянең кече лейтенанты Р.Р. Камалова белән очрашуы узды. Ул 1-9 сыйныф укучылары белән «Законга буйсыну –һәр РФ гражданының бурычы» дигән тема буенча әңгәмә үткәрде. Регина Радик кызы балигъ булмаганнарга аларның хокукларын һәм бурычларын аңлатты, хокук бозулар кылган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы, хокук бозулар һәм җинаятьләр кылуга юл куймау турында сөйләде. Моннан тыш, мәктәп укучыларына балигъ булмаганнарның төнлә җәмәгать урыннарында олылар озата йөрмичә торуларын чикләүче гамәлдәге законнарны үтәү кирәклеген искәртте. Регина Радиковна укучыларга квадроциклларны һәм мотоциклларны нинди шартларда һәм нинди яшьтән куллана алуларын аңлатты. Очрашу укучылар өчен бик тә тәрбияви әһәмияткә ия булды.
08 апреля 2024 года в МБОУ «Аккузовская ООШ», с целью формирования у учащихся навыков социальной ответственности, уважительного отношения к Закону, состоялась встреча учащихся школы с начальником отдела по делам несовершеннолетних отдела МВД России по Актанышскому району, младшим лейтенантом полиции Камаловой Р.Р. Она провела с учащимися 1-9 классов беседу по теме: «Быть законопослушным – обязанность каждого гражданина РФ». Регина Радиковна разъяснила несовершеннолетним их права и обязанности, рассказала об административной и уголовной ответственности за совершение правонарушений, недопущении совершения правонарушений и преступлений. Кроме того, школьникам напомнила о необходимости соблюдения действующего законодательства, ограничивающего пребывание несовершеннолетних в ночное время в общественных местах без сопровождения взрослых. Регина Радиковна с особым акцентом разъяснила учащимся, при соблюдении каких условий и с какого возраста они могут использовать квадроциклы и мотоциклы. Встреча имела большое воспитательное значение для учащихся.
-
Космонавтика көненә багышланган рәсем күргәзмәсе / Выставка рисунков, посвященная Дню Космонавтики 08.04.2024

2024 елның 8 апрелендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Космонавтика көненә багышланган рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә Ватан космонавтикасы казанышларын популярлаштыра, балалар сәнгать иҗатына ярдәм итә, шулай ук патриотизм хисе тәрбияли. Укучыларның эшләре бик кызыклы һәм оригиналь килеп чыкты. Күргәзмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк.
8 апреля 2024 года в МБОУ «Аккузовская ООШ» была организована выставка рисунков, посвященная Дню Космонавтики, в которой учащиеся активно приняли участие. Выставка популяризует достижения отечественной космонавтики, содействует детскому художественному творчеству, а также воспитывает чувство патриотизма. Работы учащихся получились очень интересными и оригинальными. По итогам выставки будут определены победители.
-
9 нчы сыйныф укучыларының шәхси проектларын алдан яклап карау / Предварительная защита индивидуальных проектов учащимися 9 класса 08.04.2024

2024 елның 08 апрелендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучыларының шәхси проектларын алдан яклап карау уздырылды. Әлеге чараның максаты-сайланган белем өлкәләренең эчтәлеген һәм ысулларын үзләштерүдә, максатчан, нәтиҗәле эшчәнлекне проектлау һәм гамәлгә ашыру сәләтен үзләштерүдә үз казанышларын күрсәтү иде. Һәр 9 нчы сыйныф укучысы өчен индивидуаль йомгаклау проектын үтәү мәҗбүри. 9 нчы сыйныф укучылары тарафыннан барлыгы 5 проект тәкъдим ителде. Проектларны яклау өчен балалар презентацияләр әзерләделәр һәм үз тикшеренүләренең гамәли нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр. Комиссия эшләрне мәктәптә эшләнгән критерийлардан чыгып бәяли, анда проектның гипотезасы, максатлары, бурычлары, эш ысулларын күрсәтү, сайланган теманың күренеп торучанлыгы, актуальлеге, социаль әһәмияте һ. б. исәпкә алына.
08 апреля 2024 года в МБОУ «Аккузовская ООШ» прошла предварительная защита индивидуальных проектов учащимися 9-го класса. Целью данного мероприятия было продемонстрировать свои достижения в самостоятельном освоении содержания и методов избранных областей знаний, способности проектировать и осуществлять целесообразную, результативную деятельность. Выполнение индивидуального итогового проекта, обязательно для каждого обучающегося 9 класса. Всего учениками 9-го класса было представлено 5 проектов. Для защиты проектов ребята подготовили презентации и представили практические результаты своих исследований. Комиссия оценивала работы, исходя из разработанных в школе критериев, где учитывались наличие гипотезы, целей, задач проекта, указание методов работы, наглядность, актуальность выбранной темы, социальная значимость и т.д.
-
Парламент дәресләре кысаларындагы бәйгедә Татар Суыксу мәктәбе укучысы җиңүче булды 06.04.2024

Парламент дәресләре кысаларында «Выбираем будущее!» бәйгесенең нәтиҗәләре буенча Татар Суыксу мәктәбенең башлангыч класс укучысы Малихов Муса җиңүче булды. Мусаны, укытучысын, коллективны, мәктәп директоры Фидан Фирдависовичны җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз.
-
«Без энергия нәтиҗәлелеген сайлыйбыз» («Мы выбираем энергоэффективность») республика яшьләр инициативалары конкурсы 05.04.2024

3-5 апрель көннәрендә «Kazan Expo» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Энергетика һәм энергия нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы – ТЭФ узды. «Без энергия нәтиҗәлелеген сайлыйбыз» («Мы выбираем энергоэффективность») республика яшьләр инициативалары конкурсында аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Амирханов Илнур проект эше белән катнашып, җиңүче булды. Бүген әлеге форумда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Илнур диплом һәм планшет белән бүләкләнде. Остазы, проект җитәкчесе Илназ Илшат улы Шәрипов. Илнурны, коллективны, мәктәп директоры Илназ Илшатовичны котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз!!!
-
XXll Халыкара Макаренко форумы / XXll Международный Макаренковский форум 05.04.2024

2024 елның 1-5 апрелендә Мәскәү шәһәрендә "Россия мәктәп - хуҗалыкларының һәм агромәктәпләренең мотивацион, технологик һәм эчтәлекле ресурслары" исеме астында, РФ Иҗтимагый палатасы, РФ Дәүләт Думасы, ВДНХ мәйданчыкларында XXll Халыкара Макаренко форумы узды. Форум РФ Мәгариф министрлыгы, Дәүләт Думасы һәм Россия фәннәр академиясе ярдәме белән узды. Форум эшендә «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» директоры Гарипов Даниал Даниф улы катнашты . Форум кысаларында А. С. Макаренко ис.конкурс булып узды. 2024 елның 3 апрелендә Даниал Даниф улы ВДНХ мәйданчыгында дәрәҗәле жюри экспертлары һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән вәкилләре каршында Актаныш муниципаль районының Киров урта белем бирү мәктәбендә «Класс - Агро "гомуми белем бирү программасын гамәлгә ашыру" проектын презентацияләү белән чыгыш ясады. Мәктәп коллективы һәм җитәкчесе әлеге чарада уңышлы катнашып диплом һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе Казан аграр университеты белән өченче ел уңышлы хезмәттәшлек итә. Мәктәп университет галимнәре, әлеге югары уку йорты педагоглары җитәкчелегендә бик уңышлы фәнни-җитештерү һәм эксперименталь эшләр алып бара.
С 1-5 апреля 2024 г. в городе Москве состоялся XXll Международный Макаренковский форум : "Мотивационные, технологические и содержательные ресурсы школ- хозяйств и агрошкол России" на площадках Общественный палаты, Государственной Думы, ВДНХ. Форум проходил при поддержке Министерства просвещения РФ, Государственной Думы и РАН. На работе форума принимал активное участие С 1-5 апреля 2024 г. в городе Москве состоялся XXll Международный Макаренковский форум : "Мотивационные,технологические и содержательные ресурсы школ- хозяйств и агрошкол России" на площадках Общественный палаты, Государственной Думы, ВДНХ. Форум проходил при поддержке Министерства просвещения РФ, Государственной Думы и РАН. На работе форума участвовал директор МБОУ «Кировская СОШ» Гарипов Даниал Данифович . В рамках форума проходил конкурс им.А.С.Макаренко, где 3 апреля 2024г. перед экспертами жюри и представителями школ со всей России на площадке ВДНХ выступил с презентацией проекта «Реализация общеобразовательной программы "Класс - Агро" Актанышского муниципального района Республики Татарстан совместно с ФБОУ ВО «Казанский ГАУ» директор школы Даниал Данифович. За успешное выступление школа и руководитель награждены дипломами и ценным подарком. МБОУ «Кировская СОШ» третий год успешно сотрудничает с ФБОУ ВО «Казанский аграрный университет». Школа ведет научно-производственную и экспериментальную работу под руководством научных руководителей, педагогов данного ВУЗа.
-
Алтынчәчтә “Кошларга ярдәм ит” марафоны 05.04.2024

“Алтынчәч” балалар бакчасы нәниләре этилэре белән берлектә“Экояз” конкурсының “Кошларга ярдәм ит” марафонында катнашып, бик матур сыерычык оялары ясадылар. Сыерчык ояларын балалар бакчабызга кунак итеп чакырылган Актаныш урманчылыгының урман мастерлары Махмутзянов Дилфас Гаяз улы, Гарипов Расих Магфурҗан улы, Галиев Идеал Насих улы, Хисамов Рамис Рифкат улына тапшырдылар, әтиләре белән берлектә “Бүләк” урманындагы, бакчабыз территориясендәге агачларга урнаштырдылар. Урман мастерлары сыерчык ояларын өй тирәсендәге агачларга куюның әһәмиятен турында әйтеп “Янәшәдә яшәүче кошлар табигатькә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтеп кенә калмыйлар, ә безне, авыл халкын, җырлары белән дә сөендерәләр”- диделәр. Нәтиҗәдә, 54 сыерчык оясы үз хуҗаларын эзләп урманнарга, бакча тирәләренә урнаштырылды. Нәни табигать сакчыларын күреп күңелләр сөенде. Киләчәктә, зур үскәч тә, әлеге чаткылар сүнмәсен иде дигән теләктә каласы килә.
Малыши детского сада“Алтынчэч” вместе с родителями приняли участие в марафоне "Помоги пернатым" конкурса “Экояз” и сделали красивые скворечники. Скворечники передали приглашенным мастерам леса Актанышского лесничества Махмутзянову Дилфасу Гаязовичу, Гарипову Расиху Магфурзяновичу, Галиеву Идеалу Насиховичу, Хисамову Рамису Рифкатовичу, а также вместе с родителями разместили их на территории нашего сада, и в лесу “Буляк”. Мастера леса, говоря о важности установки скворечников на деревьях вокруг домов, отметили, что птицы, живущие рядом, не только оказывают неоценимую помощь природе, но и радуют нас, жителей села, своими песнями. В результате 54 скворечника в поисках своих хозяев разместились в лесах, вокруг садов и огородов. Отрадно было видеть маленьких защитников природы. Хочется пожелать, чтобы эти искры не погасли в будущем.
-
Байсар мәктәбе укучысы «Татар сүзе» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесендә II урын алды 04.04.2024

4 апрель көнне Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә йомгак ясалды. Бу мәртәбәле бәйгедә Байсар мәктәбе укучысы Рузалина Хайбрянова мактаулы II урынны яулады. Бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Казахстан, Үзбәкстан, хәтта Швейцариядән дә катнашалар. Барысы 3000 кеше татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза жанрлары һәм махсус номинация буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим итте. Шуларның 37се җиңүче исеменә лаек дип табылды. Алар арасында Актаныш районыннан да җиңүче булу безнең өчен олы горурлык. Байсар мәктәбенең 6 класс укучысы Хәйбрянова Рузалина "Проза" номинациясендә 2 урынны яулады, 25 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнде.











