МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Һәйкәл тирәсен чистарту / Уборка территории памятника 05.05.2024

Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Экояз икеайлыгы” кысаларында, укучылар Шәбез, Калмаш, Чалманарат авылындагы һәйкәл яннарын чистарттылар. Афәрин, укучылар!
В рамках экологического двухмесячника, ученики МБОУ “Чалманаратская ООШ” приняли активное участие в очистке территории памятника в деревни Шабызово, Калмашево, Чалманарат. Молодцы, ученики!
-
Мәктәп яны участогына яшелчә һәм чәчәкләр утырту / Посадка овощей и цветов на пришкольном участке 04.05.2024

2024 елның 04 маенда Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны уку-тәҗрибә участогында укучылар һәм мәктәп коллективы бәрәңге, чөгендер, суган утырттылар, чәчәк түтәлләрен тәртипкә китерделәр. Мәктәп яны участогы мәктәп ашханәсе өчен яшелчәләр үстерү һәм әзерләү өчен төп чыганак буларак кулланыла. Моннан тыш, укучылар иҗтимагый - файдалы эшкә җәлеп ителәләр. Барысы да тырышып һәм зур теләк белән эшләделәр.
04 мая 2024 года на пришкольном учебно-опытном участке обучающиеся и коллектив МБОУ «Аккузовская ООШ» посадили картофель, свёклу, лук, привели в порядок цветники. Пришкольный участок используется как основной источник для выращивания и заготовки овощей для школьной столовой. Кроме того, обучающиеся привлекаются к общественно - полезному труду. Все работали усердно и с большим желанием.
-
Җиңү бәйрәме / День Победы 03.05.2024

3 май көнне Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, Бөек Ватан сугышы ветераны, җирлегебезнең иң өлкән кешесен, Шаки ров Вазих Фатих уоын Бөек Җиңүнең 79 еллыгы белән тәбрикләргә барды. Бабабыз укучыларны сөенеп каршы алды, үзенең рәхмәтләрен җиткерде. Ветеран тагын бер кат сугыш авырлыклары турында сөйләде. Сугыш чоры җырлары өлкәннәрнең күңеленә хуш килде, яшьлек еллары хатирәләрен кузгатты.
3 мая учащиеся МБОУ “Татарско-Суксинская СОШ” отправились поздравить ветерана Великой Отечественной войны, Шакирова вазиха фатиховича с 79-й годовщиной Победы в Великой Отечественной войне. Вазих Фатихович радостно встретил учеников, поблагодарил их. Ветеран еще раз рассказал о трудностях войны. Песни военных лет пришлись по душе вспомнил о юности.
-
Географиядән Бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау этабы 02.05.2024

КОТЛЫЙБЫЗ! Географиядән Бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау этабында катнашып, гимназиябезнең 10Б класс укучысы Солтанов Самат призер булды! Укытучысы - Рөстәм Уел улы Фәйзуллин. Афәрин, Самат!
-
Тарихлардан килгән кайтаваз / Эхо истории 30.04.2024

30 апрель көнне Иске Кормаш мәктәбе тарихында зур вакыйга - Мәгариф эшчәнлеге тарихына 130 еллык юбилей тантанасы булып узды. "Тарихлардан килгән кайтаваз" исеме астында узган бу чара чорларны, төрле ел чыгарылыш укучыларын, шушы мәктәптә хезмәт куйган укытучыларны, буыннардан килгән тарихны, вакыйгалары, эшчәнлекне берләштерде. Чарага мәгариф тарихына нигез салган Әхмәтхафиз хәзрәт Дәүләтьяровның оныклары, танылган сынчы Зилфәт Басыйровның улы гаиләсе белән, язучы Әлфия Самат, шагыйрь Фидаил Мәҗитов һәм башка бик кунаклар килде. Шулай ук күп еллар шушы мәктәптә директор булган, шушы бинаны салдырган РСФСРның атказанган мәгариф отличнигы Каһиров Линиф Вәкил улына мемориаль такта ачылды. Мәктәбебез юбилее тукталышлар буенча барды, һәр тукталыш та тарихи мизгелләргә бай булды. бу кичә һәркемнең күңелендә тирән эз калдырды.
30 апреля в Старокурмашевской школе состоялось торжественное мероприятие, посвященное 130 - летнему юбилею образовательной деятельности. Мероприятие прошло под названием "Эхо от истории" и объединило эпохи, выпускников разных лет, учителей, работавших в этой школе, историю, события, деятельность из поколения в поколение. Мероприятие посетили внуки основоположника истории образования Ахметхафиза хазрата Давлетьярова, сын известного скульптора Зильфата Басырова с семьей, писатель Альфия Самат, поэт Фидаиль Мазитов и многие другие гости. Также была открыта мемориальная доска заслуженному отличнику просвещения РСФСР, построившему это здание и много лет проработавшему директором этой школы Кагирову Линифу Вакиловичу. Юбилей школы шел по остановкам, и каждая остановка была наполнена историческими моментами. Это мероприятие оставило глубокий след в сердцах всех.
-
Укучыларның иминлеген тәэмин итү һәм хокук бозуларны булдырмау максатыннан очрашу / Встреча с целью обеспечения безопасности учащихся и предотвращения правонарушений 27.04.2024

2024 нче елның 27 апреле көнне, алда торган май ялларын исәпкә алып, укучыларның иминлеген тәэмин итү һәм хокук бозуларны булдырмау максатыннан Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Актаныш полиция бүлекчәсенең балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Камалова Регина Радик кызы белән очрашу узды. Очрашуда мотоцикл, квадрацикл, велосипедта йөрү, таныш булмаган кешеләр белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, кеше мөлкәтенә зыян салу, урлашу, кич урамда йөрү, сугышу, юллардр сак булу һ. б. хокук бозуларны булдырмау турында ныклап аңлатылды. Шулай ук инспектор Регина Радик кызы ата - аналар белән аерым очрашып балалары өчен үзләре җаваплы булуларын искәртте. Укучылар арасында хокук бозуларны булдырмау өчен мондый профилактик сөйләшүләр аеруча кирәк.
27 апреля 2024 года, с учетом предстоящих майских выходных, с целью обеспечения безопасности учащихся и пресечения правонарушений в МБОУ «Аккузовская ООШ» состоялась встреча с инспектором по делам несовершеннолетних Актанышского отделения полиции Камаловой Региной Радиковной. На встрече подробно разъяснены правила поведения при езде на мотоциклах, квадроциклах, велосипедах, с незнакомыми людьми, предотвращение правонарушений, связанных с причинением вреда человеческому имуществу, кражами, ночными прогулками, драками, неосторожностью на дорогах и др. Также инспектор Регина Радиковна отдельно встретилась с родителями и напомнила, что они сами несут ответственность за своих детей. Такие профилактические беседы особенно необходимы для предотвращения нарушений среди учащихся.
-
Защита проектов / Проект яклау 27.04.2024

25 апрель көнне 9 класс укучылары мәктәп дирекциясе тарафыннан төзелгән комиссия алдында шәхси-иҗади проектларын якладылар. Укучыларыбыз технология, музыка, сынлы сәнгать, тарих, физкультура, ОБЖ фәннәре буенча темалар сайлаганнар иде. Барлык укучылар да ныклы әзерлек белән килгән, жюри тарафыннан эшләр югары бәяләнде. Аеруча Гайнетдинова Луизаның «Файдалы тәм-том: как» дигән, Саттарова Гөлназның «Сынлы сәнгатьнең төрләре һәм жанрлары» проекты, Хайруллина Зиләнең «Рус рок музыкасы тарихы» проекты, Авзалов Риназның «Волейбол уены» проектлары югары бәяләнде. Яклауда укучылар үзләренең проект эшчәнлеге өлкәсендәге күнекмәләрен, халык алдында чыгыш ясау мөмкинлекләрен, теманы тирәнтен ачу осталыкларын, проект эше булдыруга иҗади якын килүләрен күрсәттеләр.
25 апреля ученики 9 класса защищали свои индивидуальные проекты перед комиссией, созданной дирекцией школы. Учащиеся выбирали темы по технологии, музыке, изобразительному искусству, истории, физкультуре, ОБЖ. Особенно высоко были оценены проекты Гайнетдиновой Луизы «Полезная сладость:пастила», Саттаровой Гульназ «Виды и жанры изобразительного искусства», Хайруллиной Зили «История русского рока», Авзаловой Риназ «Игра волейбол». На защите учащиеся продемонстрировали свои навыки в области проектной деятельности, возможности публичных выступлений, навыки глубокого раскрытия темы, творческий подход к созданию проектной работы.
-
“Бергә бәхетле”/ “Счастливы вместе” 27.04.2024

Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында Балалар иҗат үзәгендә 15 марттан алып 15 апрельгә кадәр “Бергә бәхетле”(“Счастливы вместе”) дип исемләнгән иҗади бәйге уздырылды. Гаилә кыйммәтләрен саклау, гаилә тәрбиясенең әһәмиятен ассызыклау максатлары белән оештырылган бу бәйгедә районыбызның 30 артык гаиләсе үзләренең бәхетле мизгелләре белән уртаклашты. 4 сыйныф укучысы Гаянов Айтуган гаиләләре белән, "Без бергә бәхетле гаилә" муниципаль иҗади конкурсында катнашып, 1 урынга лаек булды. Иҗат эше җитәкчесе Ильфира Вагизовна. Котлыйбыз.
В рамках Года семьи в Российской Федерации в Центре детского творчества с 15 марта по 15 апреля провели творчески конкурс “Счастливы вместе” организовано с целью сохранение семейных ценностей, подчеркнуть важность семейного воспитания. В этом конкурсе приняли участие более 30 семей района. Ученик 4 класса Гаянов Айтуган вместе со своей семьей принял участие в муниципальном творческом конкурсе "Мы вместе счастливая семья", где заняли 1 место. Руководитель творческой работы Ильфира Вагизовна. Поздравляем.
-
“Милләтемнең йөзек кашы син, Тукай!” / 26.04.2024

26 апрель татар халкының яраткан шагыйре Габдулла Тукайның 138 еллыгы уңаеннан Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Милләтемнең йөзек кашы син, Тукай!” исемле әдәби кичә үтте. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлына күзәтү ясадылар, шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Җитәкчесе: Фаррахова Р.Р.
В МБОУ “Минняровская ООШ” прошло мероприятие “Милләтемнең йөзек кашы син, Тукай!” Мероприятие посвящено 132-летию великого татарского поэта Г.Тукая. Ребята узнали много нового из биографии поэта, послушали воспоминания современников о великом сыне татарского народа. Руководитель: Фаррахова Р.Р.
-
Тукай сүнмәс йолдыз ул / Неугасимая звезда Тукая 26.04.2024

26 апрель көнне бөтен дөнья бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә ала. Кыска гына гомере эчендә, Г.Тукай зур мирас калдырган. Аның әсәрләре балаларны эшкә, игелекле, намуслы, акыллы, гадел булырга өйрәтә. Бу көнне Богада мәктәбендә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган «Тукай сүнмәс йолдыз ул» исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Чара барышында укучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, аның әсәрләрен сәхнәләштерделәр, җырлар башкардылар. Чара ахырында халкыбызның гимны булган «Туган тел» җыры башкарылды.
26 апреля весь мир вспоминает великого татарского поэта Габдуллу Тукая. Прожив короткую жизнь, Г. Тукай оставил огромное наследие. Его произведения приучают детей к труду, учат быть добродушными, честными, умными, справедливыми. В этот день в Бугадинской школе прошел литературно-музыкальный вечер «Неугасимая звезда Тукая», посвященный 138 летию со дня рождения татарского поэта Габдуллы Тукая. В ходе мероприятия ученики читали стихи поэта, инсценировали его произведения, исполняли песни. В завершении мероприятия была исполнена «Туган тел» ставшая гимном нашего народа.











