Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 98 учащихся |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Сәламәтлек көне 31.10.2020

Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 31 нче октябрь көнне мәктәпләрдә сәламәтлек көне уздырырга дип тәкъдим ителгән иде. Сәламәтлек көне безнең мәктәптә дә үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары ачык һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар, 5-9 сыйныф укучылары сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан физик күнегүләр эшләделәр һәм төрле спорт уеннары уйнадылар.
-
Башлангычлар "Сөмбелә" бәйрәме уздырды 30.10.2020

29 нчы октябрь көнне дәресләрдән соң башлангыч сыйныф укучылары «Сөмбелә» бәйрәме уздырды. Әлеге күркәм чара 3 нче сыйныф укучылары тарафыннан шигырь, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәм ахырында укучылар әниләре пешереп җибәргән тәмле ризыклар белән чәй табынында сыйландылар.
-
В Татарстане не планируется вводить дистанционное обучение в школах 30.10.2020

В Татарстане не планируют переводить школьников и студентов на дистанционную форму обучения, заявил министр образования и науки республики Ильсур Хадиуллин. Сейчас в образовательных учреждениях соблюдаются все правила, предписанные Роспотребнадзором. Осенние каникулы школьников пройдут традиционно со 2 по 8 ноября. Продлевать их не планируется. А 31 октября в школах республики пройдет День здоровья, сообщает пресс-служба Минобрнауки РТ.
-
"Серле дөнья" курчак театры эшчәнлеге 30.10.2020

Мәктәп янында эшләп килүче "Серле дөнья" курчак театрында шөгыльләнүче балалар укучылар игътибарына А.Алишның "Сер тотмас үрдәк" әкиятен куйдылар. Чара балаларга бик охшады, барысы да шат күңел белән таралыштылар.
-
Рәсәй укучылары хәрәкәтенә 5 яшь! 29.10.2020

Мәктәбебездә бүген Рәсәй укучылары хәрәкәтенең (Российское движение школьников - РДШ) 5 яшьлек туган көне билгеләп үтелде. Көн барышында укучылар флешмоб оештырдылар, РДШның тарихы белән таныштылар, кызыклы сораулардан төзелгән кроссворд чиштеләр. Ахырдан мәктәп активистлары рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
-
"Көзге бал" бәйрәме уздырылды 29.10.2020

29 октябрь көнне мәктәбебездә 5-9 сыйныф укучылары өчен “Көзге бал” бәйрәме уздырылды.
Әлеге чараны 6 нчы сыйныф укучылары үткәрде. Бәйрәмдә төрле уеннар, конкурслар оештырылды, һәр сыйныф үзенең концерт номерын күрсәтте. Бәйрәмнең бизәге - көзге муллыктан өстәл әзерләнгән иде.
Бәйрәм барышында мәктәп яны тәҗрибә участогы җитәкчесе Ф.Н.Гыйльфанов укучыларны бәйрәм белән котлады, җәйге практика вакытында иң яхшы эшләүчеләргә рәхмәт әйтеп, истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
Хезмәт (технология) фәне атналыгы 28.10.2020

Мәктәпнең эчке контроль планында октябрь аендагы агымдагы атна “Хезмәт” (технология) фәне атналыгы дип игълан ителгән иде. Шушы атналык кысаларында мәктәп җитәкчелеге хезмәт укытучыларының дәресләрен карады. Бүген исә 6 нчы сыйныф малайлары белән “Агач үзлекләре” дигән темага ачык дәресне хезмәт укытучысы Илшат Мансур улы уздырды.
-
Мәктәбебезнең "Серле дөнья" курчак театрында шөгыльләнүчеләр яза 27.10.2020

Балачак дөньясы, спорт иле, белем дәрьясы, иҗат чишмәсе... Болар безгә барысы да таныш. Ə без, Яңа Əлем мәктәбе укучылары, башка дөнья ачтык. Чит ил дөньясында сәяхәт иттек. Инглиз теле укытучысы Динара Айдар кызы җитәкчелегендә әзерләгән "Бременские музыканты" (The Bremen Musicians) исемле театр матур сөйләм, сәхнәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтте. Чит телдә тамашачы күңеленә үтеп керердәй итеп уйнау өчен бик зур тырышлык һәм сабырлык кирәк. Киләчәктә безнең коллективка тагын да зуррак сәхнәләрдә чыгыш ясарга язсын иде.
-
2 сыйныф укучылары "Туган көн бәйрәме" уздырды 26.10.2020

Һәр кешенең якты дөньяга беренче тапкыр аваз салган көне - туган көне бар. Шушы көнгә багышлап, 2 нче сыйныф укучылары дәресләрдән соң класс җитәкчеләре белән берлектә "Туган көн бәйрәме" уздырдылар. Чара кызыклы уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Ахырдан балалар бүләкләр алып, яхшы кәеф белән таралыштылар.
-
Сдача образовательного минимума 19.10.2020

В целях достижения необходимого уровня освоения всеми обучающимися образовательного минимума, обеспечения высокого уровня обученности учащихся по основным предметам и подготовки к Государственной итоговой аттестации, 19-30 октября в школе пройдет сдача образовательного минимума за 1 четверть 2020-2021 учебного года.



