Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Газизов Гадел Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Китапханә эшчәнлегеннән хәбәрләр 13.10.2020

Укучыларыбыз һәрвакыт газета-журналларда басылып чыккан мәкаләләр белән танышып, укып баралар. Андагы башваткычларны китапханәдә бергәләп чишәләр. "Ялкын", "Көмеш кыңгырау" һәм "Сабантуй" газета-журналларын укучылар гел көтеп алалар.
-
Татарстан тарихын беләсеңме? 13.10.2020

Укучыларыбыз Татарстан, аның күренекле кешеләре, тарихы турында белемнәрен киңәйтү максатыннан авыл китапханәсендә китапханәче Римма Риф кызы тарафыннан оештырылган “Татарстан тарихын беләсеңме?” дип аталган интеллектуаль уенда катнаштылар. 8 нче һәм 9 нчы класс укучылары арасында барган бу бәйге бик кызыклы һәм мәгълүмати булды. Алар ТАССР тарихы буенча белемнәрен тикшерү белән беррәттән, үзләрен кызыксындырган сорауларга да җавап алдылар. Чара дуслык җиңүе белән тәмамланды.
-
Мәктәп бакчасында көзге өмә уздырылды 11.10.2020

Мәктәп яны тәҗрибә участогын һәм мәктәп бакчасын чистарту, кышка әзерләү максатыннан оештырылган өмәдә 5-9 сыйныф укучылары бик теләп катнаштылар. Һәр класс үзенә беркетелгән мәйданны җыештырды. Җәй буе ямь биреп үскән алмалар да, коелган яфраклар да җыелды.
-
Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә 10.10.2020

Октябрь аендагы өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә төрле чаралар үткәрелә. "Әбиемнең күңел сандыгы" дип исемләнгән рәсем конкурсы игълан ителде. Мәктәп укучылары авылыбыз өлкәннәренә шефлык эшен бик яратып башкаралар. 5 нче октябрь көнне 4 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Фәния Мәрданова җитәкчелегендә Яңа Әлем авылында яшәүче Дуния апаларда булдылар, хуҗалык эшләрендә булыштылар. Соңыннан бергәләп истәлек фотосына төшеп, күчтәнәчләр тапшырып авылыбыз өлкәнен сөендерделәр.
-
С днём Учителя! 05.10.2020

Уважаемые учителя! Поздравляем Вас с профессиональным праздником! Профессия учителя сочетает в себе мудрость и весёлость, спокойствие и неуемную энергию, ласковость и строгость! Ваш труд невозможно оценить, поэтому он бесценный! Желаем вам большого творческого вдохновения, взаимопонимания и находчивости, достижений и прекрасных впечатлений от учебного процесса!
-
Башлангычларга курчак театры күрсәтелде 03.10.2020

2 октябрь көнне Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Яр Чаллы шәһәре "Калейдоскоп" курчак театрының "Доктор Злюк һәм җәяүлеләрнең юл билгеләре илендәге маҗаралары" дип исемләнгән тамаша карадылар. Театрның сәхнәсе балалар өчен матур итеп җиһазландырылган. Курчакларны уйнатучы артистлар рольләрне балаларны җәлеп итәрлек итеп, оста башкаралар.Театр барышында артистлар балалар белән дә юл билгеләре буенча мавыктыргыч әңгәмә алып бардылар. Театр тәмамлангач, балалар артистлар һәм курчаклар белән рәхмәт әйтеп, күңелле тәэсирләр белән хушлаштылар. Шушы кечкенә коллективка иҗатларында яңа уңышлар телибез!
-
Өлкәннәр көне белән! 01.10.2020

Өлкәннәр көне hәм якынлашып килүче Укытучылар көне уңаеннан Яңа әлем мәктәбе коллективы лаеклы ялда булган хезмәткәрләрен бәйрәм белән тәбрикләп, аларга изге теләкләрен җиткерде, тәмле күчтәнәчләр тапшырды.
-
Башлангычлар экскурсиядә 29.09.2020

28 нче сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары көзге табигатькә экскурсиягә бардылар. Алтын төскә кергән матур табигатьне күзәтеп аланга барып җиткәч, балалар матур табын корып, бергәләп ашап алганнан соң, барысы бергә "Аучы һәм үрдәкләр", "Гәйшә-Миләүшә" һәм башка бик күп хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Күңелле уеннардан соң барысы бергә җыелып истәлек фотога төшеп, көзге алан белән саубуллашып бай, матур тәэсирләр белән өйләренә кайттылар.
-
Мәктәптә татарча диктант язу оештырылды 27.09.2020

26 нчы сентябрь көнне Яңа Әлем мәктәбе укучылары, коллективы Бөтендөнья күләмендә уздырылган «Татарча диктант ЯЗ» акциясенә кушылдылар. Быелгы чарада башлангыч сыйныф укучылары да үзләрен сынап карады. Диктант язучыларга И.Газиның «Сыерчыклар» текстын татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Әхнәф кызы Сәлимҗанова укыды.
-
Көзге кросс 26.09.2020

25 нче сентябрь көнне Яңа Әлем мәктәбе укучылары арасында көзге кросс уздырылды. Кызлар һәм малайлар төрле озынлыктагы дистанцияләргә йөгереп үзләрен сынап карадылар. Ярыш ахырында җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде.



