Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Газизов Гадел Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
2 апрель – Халыкара балалар китабы көне 02.04.2021

2 апрель – Халыкара балалар китабы көне. Шул нисбәттән, мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучылары китапханәдәге балалар өчен язылган китаплар белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап эзләделәр. Китапханәчебез Гөлшат Равил кызы бу көннең 1967 елдан башлап, Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Г.Х. Андерсенның туган көнендә билгеләнеп үтелә башлавы хакында сөйләде. Укучылар игътибар белән тыңладылар.
-
9 нчы сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары катнашында җыелыш 02.04.2021

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары катнашында җыелыш булды. Аның темасы – “ТДИ: аны уңышлы тапшыру” иде. Җыелышта фән укытучылары, директор, аның урынбасарлары чыгыш ясады. Укучылар әти-әниләре белән берлектә биреп карау имтиханнарында ясаган хаталарын анализладылар, аларны алга таба булдырмас өчен ниләр эшләргә кирәклеген ассызыкладылар. Калган кыска вакыт эчендә имтиханны уңышлы тапшыру өчен ныклап әзерләнергә сүз бирделәр.
-
Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе! 01.04.2021

1 апрель көнне ата-аналар комитете вәкиле Муллахметова Илина туклануга күзәтү ясады. Аның тарафыннан ашханәнең чиста, ризыкларның кайнар һәм тәмле, бирелеше һәм салынышы зәвыклы, тиешле күләмдә пешереп балаларга ашатылуы, пешекче апаларның ягымлы аралашуы күзәтү журналына теркәлде.
-
Хезмәттәшебез мәкаләсе "Магариф.РФ" электрон журналында 01.04.2021

Мәктәбебезнең югары квалификация категорияле биология укытучысы Гыйльфанов Фидус Нәрфис улының Магариф.РФ электрон журналының №169 санында “Биологиядән дидактик материаллар” дигән мәкаләсе дөнья күрде. Киләчәктә аңа иҗат уңышлары теләп калабыз!
-
Шахмат уйнау мәйданчыгы булдырылды 20.03.2021

Бүген, 3 нче чирек тәмамланган көнне, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Актаныш мәгариф идарәсе тәкъдиме белән мәктәбебездә шахмат уйнау мәйданчыгы булдырылды. Димәк, укучылар тәнәфесләрне һәм дәрестән тыш вакытларын файдалы уздыра алачак!
-
МЧС вәкилләре белән очрашу 18.03.2021

Бүген дәрестән тыш чарада Рәсәйнең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлеге инспекторлары Илгиз Рәшитов һәм Марат Арсланов 8-9 нчы сыйныф укучылары белән очрашты. Чара барышында укучылар коткаручы, янгын сүндерүче профессияләре белән таныштылар, янгын сүндерүчеләрнең махсус киемнәрен киеп карадылар.
-
Апрель аенда әтиләр Советы Яңа Әлем җирлегендә уздырылачак 18.03.2021

Бүген Иске Байсар мәдәният йортында районның әтиләр Советының киңәйтелгән утырышы үтте. Районның әтиләр Советы рәисе Рамил Сәләхов Советның күчмә символын апрель аенда утырыш буласы Яңа Əлем авыл җирлегенең әтиләр Советы рәисе Фаяз Галеевка тапшырды.
-
Россельхознадзор тикшерүләре башланды 18.03.2021

Бүген мәктәптә Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2021 елда планга кертелгән тикшерүләре башланды. Тикшерүне Казан шәһәреннән килгән дәүләт инспекторлары уздыра.
-
МЧС тикшерүләре башланды 17.03.2021

Бүген мәктәптә Рәсәйнең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең 2021 елда планга кертелгән тикшерүләре башланды.
-
Роспотребнадзор тикшерүләре башланды 16.03.2021

Бүген мәктәптә Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсенең 2021 елда планга кертелгән тикшерүләре башланды.



