Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 98 учащихся |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Новости Новоалимовской школы
Мәктәп яны лагерында беренче көн яңалыклары
Опубликовано: 02.11.20202 ноябрь көнне Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары мәктәп яны лагерына җыелдылар. Каникул вакытларын укучылар өчен файдалы итеп үткәрү максатыннан оештырылган күңелле чаралар беренче көнне үк укучыларны бик тиз туплады. Балалар төркемнәргә бүленеп уку, мәктәп тормышы белән тагын да ныграк кызыксынырлык итеп лагерь көннәрендә үткәреләчәк төрле чараларда катнашуны үз алларына максат итеп билгеләп куйдылар.
Тәмле, файдалы итеп әзерләнгән иртәнге ашны ашаганнан соң, балалар сыйныф бүлмәләренә таралышып укуда үзләре өчен кирәк булырдай биремнәр эшләделәр. Акыл хезмәте һәм ялны чиратлаштыру максатыннан 4 сыйныф укучылары Яңа Әлем авылында урнашкан почта бүлекчәсенең эшчәнлеге белән танышу өчен экскурсиягә юл тоттылар. Почта бүлекчәсе җитәкчесе Розалия Сафина укучыларга кызыклы итеп бүлекчәнең эшчәнлеге, почтальон хезмәте, бүлекчәдә күрсәтелгән бар төр хезмәтләр турында сөйләде. Әңгәмәдән соң укучылар 2021 елга алдыру өчен балалар өчен газета-журналлар сайладылар. Соңыннан укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп тагын да кызыклырак мәгълүмат алдылар. Истәлек фотосына төшеп балалар бик шатланып мәктәпкә кайттылар.
Фәния Дөфәк кызы Марданова, башлангыч сыйныф укытучысы
К списку новостей



