Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Газизов Гадел Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Для учащихся 7-ых классов проводился урок цифры на тему "Искусственный интеллект в образовании" 08.10.2021

Сегодня на базе центра "Точка роста" для учащихся 7-ых классов проводился урок цифры на тему "Искусственный интеллект в образовании". Урок цифры - всероссийский образовательный проект в сфере информационных технологий. Это возможность получить знания от ведущих технологических компаний: Яндекса, «Лаборатории Касперского», Фирмы «1С», Кодвардса и Mail.Ru Group, а также Академии искусственного интеллекта благотворительного фонда Сбербанка.
-
Əхлак дәресе - тәрбия чарасы. 07.10.2021

Əхлак дәресе - тәрбия чарасы. Атна саен уздырыла торган әлеге дәресләрне, лаеклы ялдагы ветеран укытучыбыз Тәхия Əхтәм кызы Усманова алып бара.
-
Бүген "Үсеш ноктасы" үзәгендә эшмәкәр белән очрашу уздырылды 06.10.2021

Бүген "Үсеш ноктасы" үзәгендә 7-9 сыйныф укучылары һәм укытучылар белән районыбыз эшмәкәре Шайхразиев Булат Мирзарип улы эшлекле очрашуда катнашты. Очрашу барышында авыл мәктәбендә укучыларны мәктәп яшеннән үк үз бизнесын башлап җибәрү, канун кысаларында акча эшләргә өйрәтү, төрле грантларда катнашу, гомумән, укучыларны белемгә өндәү һәм шәхес булып формалаштыру мәсьәләләре каралды.
-
Укытучы көне белән! 05.10.2021

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән котлыйбыз! Бүгенге истәлекле көндә барлык педагогларга рәхмәт сүзләре белдерәсе һәм хөрмәт күрсәтәсе килә. Сезнең профессиональ, игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз безнең балаларга сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә.
-
"Милләтләр кроссы - 2021" 25.09.2021

25 нче сентябрь көнне, "Милләтләр кроссы - 2021" акциясенә кушылып, Яңа Әлем мәктәбе укучылары арасында көзге кросс уздырылды. 5-9 сыйныф кызлары һәм малайлары йөгерүдә катнашып үзләрен сынап карадылар - сәламәтлекләрен ныгыттылар.
-
Хезмәт тәрбиясе 23.09.2021

Хезмәт тәрбиясе. Укучылар мәктәп бакчасында көзге уңышны җыюда булышалар, укытучылар белән бергә бакчаны тәртипкә китергән мәлләре.
-
Ата-аналар комитеты утырышы уздырылды 22.09.2021

Мәктәбебездә ата-аналар комитеты утырышы уздырылды. Чарада һәр классның ата-аналар комитеты рәисләре катнашты. Комитет тарафыннан укучыларның туклануын, ашханәдә сыйфатлы ризык әзерләүне контрольдә тоту, яңа уку елында кулланылышка кергән меню белән таныштыру каралды. Районның ата-аналар комитетына вәкил итеп Муллахметова Илина Мирхәт кызы сайланды.
-
Мәктәптә эвакуация үткәрелде 21.09.2021

Бүген, ягъни 21 сентябрь көнне, Яңа Əлем мәктәбендә, алдан бернинди кисәтүләрсез, укучыларның һәм мәктәп коллективының гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта үз-үзләрен ничек тотуларын тикшерү максатыннан эвакуация үткәрелде. Тормыш иминлеге нигезләре уытучысы Фатхулов Рафаэль Нәүфәл улы эвакуация планын, бу вакытта ничек хәрәкәт итәргә кирәклеген тагын бер тапкыр исләренә төшерде.
-
Айзилә "Ялкын" журналының махсус бүләгенә лаек булды 13.09.2021

«ЯЛКЫН» журналы редакциясе уздырган «Тукай вайбын тот!» иҗади бәйгесендә 3 нче сыйныф укучысы Əхмәтҗәнова Айзилә махсус бүләккә лаек булды (җитәкчесе - Манихова Эльвира Мияссәр кызы). Афәрин!
-
"Татарча диктант ЯЗ" акциясендә катнаштык 10.09.2021

Бүген безнең мəктəп укучылары həм укытучылары татар телен таныту һәм телнең проблемаларына игътибарны арттыру өчен бик тə әһәмиятле булган "Татарча диктант ЯЗ" акциясендə катнаштылар. Əлеге чара татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү максатыннан дөнья күлəмендə уздырыла.



