Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 98 учащихся |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Актаныш аучылык хуҗалыгы хезмәткәрләре укучыларга лекция сөйләде 20.10.2021

Бүген Актаныш аучылык хуҗалыгында хезмәт куючылар, 7 нче һәм 9 нчы сыйныф укучыларын кыргый хайваннар дөньясы белән таныштырып, лекция сөйләделәр. Чара Яңа Əлем урманы янында ачык һавада уздырылды. Укучылар кыргый җәнлекләрне кыш көне ашату тәртибе белән, алар турында өстәмә мәгълүмат белән таныштылар. Актаныш районы урнашкан җирлектә яшәүче кыр кәҗәләре, пошилар, кабаннар, куяннар, төлкеләр, бурсыклар, көртлекләр, кыр тавыклары турында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Укучыларның ашханәдә тукланулары белән ата-аналар комитеты һәрдаим танышып тора 14.10.2021

14 октябрь көнне, мәктәп ашханәсенә, укучыларның ничек туклануын үз күзләре белән күрергә дип, ата-аналар комитетыннан Хуҗина Дилбәр Ралиф кызы килде. Аның тарафыннан балаларның туклану режимы, көндәлек меню белән ризыкларның туры килүе, ашханәдәге чисталык каралды һәм уңай яктан бәяләнде.
-
9 сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы уздырылды 12.10.2021

12 октябрь көнне, 9 сыйныф укучыларының ата-аналары белән "Укучыларның төп дәүләт имтиханнарына әзерлеге" темасы астында җыелыш уздырылды. Биредә рус теле, математика, информатика, биология һәм җәмгыять белеме фәннәрен укытучылар чыгыш ясап, җыелышта катнашучыларны имтихан үзенчәлекләре, бирем төрләре, ТДИ бланклары белән таныштырдылар.
-
Для учащихся 7-ых классов проводился урок цифры на тему "Искусственный интеллект в образовании" 08.10.2021

Сегодня на базе центра "Точка роста" для учащихся 7-ых классов проводился урок цифры на тему "Искусственный интеллект в образовании". Урок цифры - всероссийский образовательный проект в сфере информационных технологий. Это возможность получить знания от ведущих технологических компаний: Яндекса, «Лаборатории Касперского», Фирмы «1С», Кодвардса и Mail.Ru Group, а также Академии искусственного интеллекта благотворительного фонда Сбербанка.
-
Əхлак дәресе - тәрбия чарасы. 07.10.2021

Əхлак дәресе - тәрбия чарасы. Атна саен уздырыла торган әлеге дәресләрне, лаеклы ялдагы ветеран укытучыбыз Тәхия Əхтәм кызы Усманова алып бара.
-
Бүген "Үсеш ноктасы" үзәгендә эшмәкәр белән очрашу уздырылды 06.10.2021

Бүген "Үсеш ноктасы" үзәгендә 7-9 сыйныф укучылары һәм укытучылар белән районыбыз эшмәкәре Шайхразиев Булат Мирзарип улы эшлекле очрашуда катнашты. Очрашу барышында авыл мәктәбендә укучыларны мәктәп яшеннән үк үз бизнесын башлап җибәрү, канун кысаларында акча эшләргә өйрәтү, төрле грантларда катнашу, гомумән, укучыларны белемгә өндәү һәм шәхес булып формалаштыру мәсьәләләре каралды.
-
Укытучы көне белән! 05.10.2021

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән котлыйбыз! Бүгенге истәлекле көндә барлык педагогларга рәхмәт сүзләре белдерәсе һәм хөрмәт күрсәтәсе килә. Сезнең профессиональ, игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз безнең балаларга сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә.
-
"Милләтләр кроссы - 2021" 25.09.2021

25 нче сентябрь көнне, "Милләтләр кроссы - 2021" акциясенә кушылып, Яңа Әлем мәктәбе укучылары арасында көзге кросс уздырылды. 5-9 сыйныф кызлары һәм малайлары йөгерүдә катнашып үзләрен сынап карадылар - сәламәтлекләрен ныгыттылар.
-
Хезмәт тәрбиясе 23.09.2021

Хезмәт тәрбиясе. Укучылар мәктәп бакчасында көзге уңышны җыюда булышалар, укытучылар белән бергә бакчаны тәртипкә китергән мәлләре.
-
Ата-аналар комитеты утырышы уздырылды 22.09.2021

Мәктәбебездә ата-аналар комитеты утырышы уздырылды. Чарада һәр классның ата-аналар комитеты рәисләре катнашты. Комитет тарафыннан укучыларның туклануын, ашханәдә сыйфатлы ризык әзерләүне контрольдә тоту, яңа уку елында кулланылышка кергән меню белән таныштыру каралды. Районның ата-аналар комитетына вәкил итеп Муллахметова Илина Мирхәт кызы сайланды.



