Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Баскетбол 09.04.2016

8 апрель Киров урта мәктәбендә баскетбол ярышы булып узды. Ярышта Киров, Сәфәр, Кадет-интернат мәктәпләре катнашты. Безнең мәктәп кызлар командасы 2 урынга ия булдылар. Уңышлары белән котлыйбыз кызларны!
-
"Ялкын дружинасы" 09.04.2016

Мәктәбебездә яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы "Ялкын" эшләп килә. Дружина, 11 апрель көнне Такталачык мәктәбендә узачак "Горячие сердца"конкурсына әзерлек алып бара. Укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
Күргәзмә 09.04.2016

Мәктәптә 8 апрель көнне сыерчык оялары һәм кош макетлары күргәзмәсе үткәрелде. Алар арасыннан иң матурлары сайлап алынды һәм урыннар чыгарылды: 1 урын- Хәкимов Булат(6 класс), 2 урын- Сабиров Данияр (1 класс), 3 урын- Шайгарданов Булат( 4 класс). Укучыларыбыз кош ояларын да, макетларны да төрле материалдан,кызыклы итеп, бик тырыш эшләгәннәр.
-
Янгын сүндерүчеләр белән очрашу 07.04.2016

Бүген, мәктәбебезнең янгынга каршы оештырылган "Ялкын" отряды белән бергә, Пучы авылындагы янгын сүндерүчеләр оешмасында экскурсиядә булып кайттык. Безне бүлек җитәкчесе Яхин Искәндәр каршы алды һәм оешмада булган барлык янгын сүндерү машиналары белән таныштырып, алар белән эшләү кагыйдәләрен өйрәтте һәм укучыларыбызны кызыксындырган сорауларны да җавапсыз калдырмады.
-
Проект эшләре белән танышу 07.04.2016

Киров урта мәктәбендә 4-9 апрель көннәрендә биология һәм экология атналыгы үткәрелә. Атналык кысасында 7 апрель көнне 5-11 класс укучылары "Валеология на страже здоровья" (Аглямова А. 8 кл.) һәм "Лишайниклар һәм биондикация" (Бикемова Г. 11 кл.) проект эшләре белән таныштылар ( җитәкчесе Мәгъдәнурова Г.Х)
-
Гәмбәрия әби белән очрашу 07.04.2016

Бүген 7 апрель көнне, дәресләрдән соң "Муса Җәлил" балалар оешмасы белән, Пучы авылындагы картлар йортында тәрбияләнүче Нагыймова Гәмбәрия әбинең хәлен белеп кайттык. Ул безнең укучыларыбызны үзенең үткән тормышы, сакланган фотолары белән таныштырды. Укучыларыбызга әлеге очрашу бик ошады.
-
Баскетбол ярышы 05.04.2016

Бүген мәктәбебездә Киров, Пучы, Сәфәр,Актаныш №2 мәктәбе укучы егетләре арасында баскетбол ярышы булып узды. Әлеге ярышта безнең мәктәп командасы 2 нче урынга ия булды(укытучылары Туктаров Б.Р. ) Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
О конкурсе на лучший макет водных ресурсов 05.04.2016

Учащиеся нашей школы активно готовятся к конкурсу на лучший макет водных ресурсов. Конкурс проводится в целях выявления и поддержки одарённых детей, привлечения внимания подрастающего поколения к проблеме сохранения и восстановления водных объектов. Конкурс пройдёт 8 апреля в ЦДТ.
-
Биология һәм экология атналыгы 05.04.2016

Бу атна биология һәм экология атналыгы дип билгеләнде. Биология укытучысы Гөлнара Хәбир кызы укучыларыбызны атналык план белән таныштырды, һәм атналыкны йомгаклауда укучыларыбыз арасында иң яхшы кош оясын ясаучыны билгеләячәген җиткерде.
-
Районный этап игры "Зарница" 04.04.2016

1 апреля в целях гражданского и патриотического воспитания подростков, допризывной подготовки и подготовки к защите Отечества на базе Актанышской СОШ №1 проводился районный этап военно-спортивной игры «Зарница». В мероприятии приняла участие команда и нашей школы.










