Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Олимпиадаларга әзерлек 11.11.2016

БДИ, БРТ белән беррәттән укучыларның район олимпиадаларына катнашу вакытлары да килеп җитте. Мәктәптә дәресләрдән соң - кичке якта олимпиадаларга, БДИ, БРТ әзерлек бара.
-
Тиздән-Әниләр көне
10.11.2016
Мәктәптә Әниләр көненә әзерлек эшләре бара. 9 класс укучылары "Әниләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз" мәктәп газетасын чыгаруга материаллар туплыйлар, "Әтиләр советы" белән мәктәп егетләре , әниләр һәм кызларга бәйрәм кичәсе әзерләргә җыеналар.
-
Сәнгать мәктәбендә 09.11.2016

Бу атнада дирекция тарафыннан сәнгать мәктәбенең эш тәҗрибәсе өйрәнелде.
Сәнгать мәктәбенең баян классына 6 укучы йөри, вокал- 2 , вокаль ансамблена- 12 , солфеджиода- 8 укучы белем ала. Җитәкчесе- Заһитова Илсөя Индус кызы. Хәзерге вакытта укучылар Ләбиб Лерон иҗаты буенча җырлар өйрәнәләр.
Бию классының чыгарылыш төркемендә - 7 укучы, 2 төркемдә - 7укучы шөгыльләнә. Җитәкчесе- Идрисова Роза Фәрит кызы. Хәзерге вакытта 30 ноябрь көнне үтәчәк бию конкурсына әзерлек бара.
Рәсем классының 1 төркемендә 3 укучы, 2 нче төркемендә 7 укучы шөгыльләнә. Җитәкчесе - Латыйпов Филүс. Укучылар Әниләр көненә багышлап иҗади эш әзерлиләр.
-
Ләбиб Лерон юбилеена әзерлек 03.11.2016

Ноябрь ае безнең мәктәбебез өчен бигрәк тә куанычлы һәм җаваплы ай булып тора. Чөнки якташыбыз Ләбиб абый Леронның 55 еллык юбилее. Шул уңайдан мәктәптә әзерлек эшләре бара. Укучылар иҗатын тагын да тирәнтен өйрәнәләр, әсәрләрен укыйлар, шигырьләрен ятлыйлар.
Шул уңайдан мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Н.М.Җиһангирова Ләбиб Леронның туганнары Асия апа һәм Рөстәм абый Шәйхразиевларда булып кайтты. Шагыйрьнең балачак, үсмер, яшьлек вакыты чорларын искә төшерделәр, фотоларын барладылар.
-
БРИ га әзерлек 03.11.2016

Каникулда районда, мәктәптә 9, 11 класс укучыларының кызу эш өсте вакыты булды. Укучылар рус теле, математика фәннәреннән алдан биреп карау имтиханын тапшырдылар. Мәктәптә укытучылар тарафыннан сайлап алу имтиханнарына да консультацияләр оештырыла.
-
Шома бас бәйгесе 01.11.2016

"Шома бас" район бәйгесе авылыбызда 1 ноябрь көнне үткәрелде. Ул көнне балалар бакчасы балаларыннан башлап, өлкәннәргә кадәр биеде. Бәйгегә жюри комиссиясе тарафыннан югары бәя бирелде.
-
Каникулга да күп калмады
28.10.2016
Менә 1 нче чирек тә тәмамланыр алдында. Классларга уку, тәрбия, төрле конкурсларда катнашулары, спорт ярышлары, хезмәт буенча урыннар чыгарыла.Укучылар бу атнада контроль эшләр, олимпиадалар эшлиләр, билге тупланышы белән кызыксыналар. 4, 6,8 класс укучылары татар теле буенча район тарафыннан үткәрелгән тест эшләделәр. 9,11 класс укучылары БДИга әзерләнәләр.
Укучыларның дирекция тарафыннан көндәлекләре каралды, газета-журналларга язылулары барланды.
Ә сәнгать өлкәсендә 1 ноябрьдә районда үткәреләчәк "Шома бас"бәйгесенә әзерлек бара.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: мәктәптә белемгә, тәрбиягә нигезләнгән эш кайный.
-
Мәктәптә-спорт бәйрәме 26.10.2016

Спорт бәйрәме ике көн дәвам итте.Беренче көнне укытучылар һәм укучы кызлар арасында баскетбол ярышы үтте. Команда капитаннары тарафыннан флаг күтәртелде, РТ гимны тыңланды."Шәкертләр" һәм "Мөгаллимнәр" командалары көч сынашты. Ярыш 43 кә 21 очко белән тәмамланды.
Икенче көнне укытучылар һәм укучы егетләр арасында волейбол ярышы үткәрелде. Укучыларның 6 кешедән торган командасы 44 кә 42 очко җыеп җиңү яулады. Бәйрәмне карарга килгән укытучылар һәм җанатар укучылар укытучылар һәм укучылар командаларына көч биреп тордылар. кул чаптылар. Ярыш төгәлләнгәч, мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Н.М.Җиһангирова катнашучыларга грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
Китапханәдә-кунакта 24.10.2016

Мәктәпнең 5 класс укучылары мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Н.М.Җиһангирова белән авыл китапханәсенә экскурсия ясадылар. Китапханә мөдире Энҗе Сибгатуллина бик җылы каршы алды аларны. Китапханәнең эш режимы белән таныштырды, укучыларга "Китап-белем чишмәсе" булуын төшендерде. Китап укыган укучы гына үз максатына ирешә алуын ассызлады. "Интернет һәм китап" темасына сөйләшү үтте.Очрашу бик ошады укучыларга. Һәрберсе үзләре кызыксындырган сорауларга җавап тапты.Әдәби китаплар алып укучылар өйләренә таралдылар.
-
"Шома бас" бәйгесе 21.10.2016

Мәктәптә районда үткәреләчәк "Шома бас" бәйгесенә әзерлек бара.










