Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Рус теленнән район семинары 21.10.2016

21 октябрь көнне мәктәптә районның рус теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары булды. 1 квалификацион укытучысы Галиева Рәмилә Әмирҗан кызы 9 класс укучылары белән "Сложносочиненные предложения. Выполнение вариантов ОГЭ"темасына дәрес, Мирзаһитова Рания Тамимдар кызы 11 класслар белән "Обособленные члены предлоңения и знаки препинания при них. Подготовка к ЕГЭ" ачык дәресен күрсәтте. Дәресләрдән соң рус телчеләре үзләренең киңәшмәләрен уздырдылар.
-
медицина күзәтүе
20.10.2016
21 октябрь көнне авылыбызның фельдшерлары Габдрахманова Фәрсия Фоат кызы, Фатыйхова Люция апа тарафыннан укучылар медицина күзәтүе уздылар.Кан басымы, күзнең күрү сәләте, авырлык, буй үлчәмнәре алынды. 24 октябрь көнне Актаныш район больницасыннан да врачларның килүе көтелә.
-
Уңыш бәйрәмендә 18.10.2016

Мәктәбебездә уңыш бәйрәме гөрләп узды. 1-5 класс укучылары "Көзсылуда кунакта" булдылар. Төрле бәйге-конкурсларда катнашып, уеннар, җырлар җырлап күңел ачтылар. 1 класс укучылары "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерделәр. Рольгә кереп, бик матур чыгыш ясадылар.
6-11 класс укучылары "Алтын көз"бәйрәмендә Көз кызлары чыгышы белән башланып китте. Бәйрәмне 8 класс укучылары класс җитәкчесе-Магданурова Г.Х. белән оештырдылар. Кроссвод чишү, табышмакка җавап әйтү, шигырь чыгару, бәрәнге җыю конкурслары булды. Һәр класс концерт номеры, яшелчә -җиләк-җимешләрдән композиция белән ктнаштылар, аларны якладылар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Н.М.Җиһангирова укучыларны уңыш бәйрәме белән котлады, иң күп миләш җыючы укучыларга, бәйрәмдә актив катнашканнарга бүләкләр тапшырды.
-
Мәдәният сараенда
15.10.2016
Авылыбызның мәдәният сараенда Башкортстанның Дуртөйле Халык театры тарафыннан Туфан Миңнуллинның "Нәзер" трагик комедиясе сәхнәләштерелде. Сәнгатьне үз күргән авыл халкы, мәктәп укытучылары, укучылар бик җылы кабул итте.
-
Укучыларыбыз ярышта 14.10.2016

Мәктәбебезнең 14 егете районда уздырылган көрәш ярышында катнашты, уңышлы гына ярышып кайтты. 7 класс укучысы Салганов Олег үз авырлыгында 4 урынга ия булды.
-
укытучыларыбыз белем күтәрүдә
11.10.2016
Мәктәбебез укытучылары- директорыбыз, татар теле һәм әдәбияты укытучысы- Вәлиева Гөлназ Сәгыйтьҗан кызы, география укытучысы- Хафизова Резеда Фердинант кызы, башлангыч класс укытучысы- Нурания Шәйхелмәрдәнова үз белемнәрен күтәрү курсларында белем алалар. Уңышлар Сезгә укытучылар!
-
Рәхмәтләрнең иң олысы -Сезгә Укытучым! 06.10.2016

Шушы тема астында Укытучылар бәйрәме уздырылды. Укучылар үзләренең иң изге хисләрен, әйтәсе килгән җылы фикерләрен, җыр, бию, шигырьләре аша укытучыларын зурладылар, чәчәк букетлары тапшырдылар.Кызыклы тамаша, мәктәпнең капиталь ремонт вакыты буенча әзерләнгән презентация карадылар. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте.
-
Шигырь бәйрәмендә
05.10.2016
5 октябрь көнне мәктәпнең башлангыч класс укучылары арасында "Әбием. Бабам- безнең өлкәннәребез!" темасы астында шигырь конкурсы узды. Барысы 21 шигырь тыңланды. Иң -иңнәре дип, 2класстан- Миргалимова Таңсылу, 3 класстан- Сабирова Диләрә, 4 класстан- Гиздетдинов Азамат, Миргалимов Шәфкать булдылар. Молодцы!!!
-
Өлкәннәрне онытмыйбыз 04.10.2016

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында класс сәгатьләрендә дә Өлкәннәребез искә алынды. Ачы язмышлы, авыр тормышта да сынмаган, сыгылмаган өлкән буын кешеләре турында сөйләшүләр уздырылды.
-
Пучы Картлар йортында 04.10.2016

4 октябрь көнне мәктәпнең бер төркем укучылары, музыка укытучысы- Заһитова И.И., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Н.М.Җиһангирова Пучы авылында урнашкан Картлар йортына юл тоттык. Бик җылы каршы алдылар безне анда. Үзебезнең авылдан булган Нәгыймова Гамбәрия апа янында булдык, хәлен белеп, күчтәнәч пакетын тапшырдык. Яңадан бәйрәм концерты тәкъдим иттек. Өлкәннәребезнең күңелләре булып, күз яшьләре аша рәхмәт җиткерделәр алар.










