Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
Өлкәннәргә ярдәм 03.10.2016

Мәктәбебездә Өлкәннәр көне белән беррәттән Укытучылар көне дә билгеләп үтелде. Шушы кысаларда һәр класс билгеләнгән ветеран укытучыга, ярдәмгә мохтаҗ әби-бабайга барып,хәлен белде,ярдәм итеп кайтты, күчтәнәч пакетлары таратты.
-
1 нче октябрь - Өлкәннәр көне 01.10.2016

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан мәктәптә Ярминкә үткәрелде. Һәр класс үзләре пешереп алып килгән ризыклар белән актив катнаштылар. Аннан кергән акчага өлкән укытучылар һәм техник хезмәткәрләргә күчтәнәч пакеты тутырылачак.
-
Мәктәбебездә-семинар 30.09.2016

30 сентябрьдә районның тарих һәм җәмгыять фәне укытучылары семинары безнең мәктәптә оештырылды. Мәктәбебезнең тарих фәне укытучысы Магданова Гүзәл Хәлил кызы 6 класслар белән "Ярослав Мудрый Русь дәүләтендә" темасы астында ачык дәрес, ә җәмгыять фәненнән Касыймов Ришат Мансур улы 9 классларда "Идарә формалары" исемле дәрес күрсәттеләр. Яңадан район укытучылары Туган як музеена сәяхәт кылдылар.
Районның тарих, җәмгыять фәне укытучыларының киңәшмәсе түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Гимназия укытучысы Абдуллина М.М., РМО җитәкчесе Сафиуллин Р.Н., район методисты Кадыйрова Л.Р. чыгыш ясадылар. Мктәпнең һәр ике укытучысына дә югары бәя бирделәр, укучыларга уңышлар теләделәр.
-
Сәламәтлек көнендә 27.09.2016

27 сентябрь көнне мәктәбебез белән Сәламәтлек көне уңаеннан табигатькә экскурсиягә чыктык. Бу көн укучылар күңелендә матур һәм файдалы көн буларак истә калыр, мөгаен. Чөнки ямьле көзге урман каршы алды безне. Кояш елмая, алсу, кызыл, сары яфраклар моңсу гына серләшәләр, берәм-берәм җиргә төшәләр. Җыелып беткәч, һәр класс учак тергезеп җибәрде, уеннар оештырылды. Инде ашарга әзер булгач, табын янына ашыкты. Күмгән бәрәңге, үләннәр белән пешерелгән табигатьтәге чәй дә бик тәмле тоелды барысына да.
"Сердәш" югары класс укучылары футбол, кечкенәләр өчен "Кабыргалы-тамчылы", "Карабай" уеннарын оештырдылар.
Менә вакыт та кичкә авышты. Укучылар үз урыннарын тәртипләп калдырып, кайтыр юлга кузгалды. Рәхмәт Сиңа Табигать-Ана!
-
"Кросс нации" ярышында 25.09.2016

25 сентябрьдә районда үркәрелгән "Кросс нации" йөгерү ярышында мәктәбебездән 4 укытучы , 22 укучы катнашты һәм яхшы күрсәткечләр белән мәктәп данын якладылар.
-
Көрәш ярышында 23.09.2016

23 сентябрьдә Пучы урта мәктәбендә дусларча көрәш ярышы үткәрелде. Пучы мәктәбеннән тыш, Кадет һәм Киров мәктәбе яшь көрәшчеләре бил алышты. шәйхелмәрдәнов Рияз һәм Исламов Инзил- 4 урынны, ә Загиров Роберт -3 урынга ия булдылар.Җитәкчеләре -Туктаров Булат Роберт улы. Уңышлар егетләр!
-
Ата-аналар җыелышында 22.09.2016

22 сентябрь көнне мәктәпнең гомуми ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта 4 көн тәртибе каралган иде.
1 көн тәртибе буенча мәктәпнең уку-укыту буенча директор урынбасары Багауова Ландыш Өлфәт кызы 2015-2016 уку елы нәтиҗәләре белән таныштырды, яңа уку елына бурыч, максатлар куелды.
2 көн тәртибе буенча "НАСКО" страховая компаниясеннән Лилияна Валерьевна милекне, шәхеснең үзен, машина һ.б. страховкалау юлларын аңлатты, сорауларга җавап бирде.
3 көн тәртибе буенча авылыбыз фельдшеры Фатыйхова Люция апа хәзерге чор авырулары- грипп, ОРЗ, ОРВИ һ.б. йогышлы авырулар хакында тәфсилләп чыгыш ясады, прививка ясату, ясатмау хакында сорауларга җавап бирде, киңәшләрен җиткерде.
4 көн тәртибе буенча җирлекнең участок инспекторы Хакимуллин Рамил укучыларның мәктәптә, җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, ата-ананың игътибары, патруль графиклары һ.б. турында чыгышы булды. Кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Җыелышны мәктәпнең директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Җиһангирова Н.М. алып барды. Тәрбия эшендәге яңалыклар, газета-журналларга язылу, укучыларның туклануы һ.б. хакында сөйләде.
Яңадан ата-аналар классларга таралдылар. Анда алар яңа уку елына ата-аналар комитеты, Аталар комитеты сайладылар. Димәк, укучы, мәктәп, ата-ана белән тыгыз элемтә урнашып, уку елына старт бирелде.
-
Укучылар -алга!
21.09.2016
21 сентябрьдә районда укучыларның төрле дистанцияләргә йөгерү ярышы уздырылды. Анда Туктаров Булат Робертович җитәкчелегендә укучылар командасы да актив катнашты һәм грамоталар белән бүләкләнде.
-
Укытучыларыбыз-ярышта
20.09.2016
Сәламәт-тәндә, сәламәт-акыл, ди татар халкы. Шул максаттан укытучыларыбыз районда уздырылган спартакиадада катнаштылар һәм уңышлары белән сөендерделәр. Кул көрәштерү ярышында Туктаров Б.Р.-4 урынны. йөгерү ярышында мәктәп директоры Вәлиева Г.С.- 1урынны, ату ярышында тарих укытучысы Магданова Г.Х. 1 урынга ия булдылар. Рәхмәт! Уңышларыгыз белән!
-
көзге уңыш 17.09.2016

Көннәр суытып, инде яңгырлары белән табигатьтә көз хакимлек итә . Агачлар сары, кызыл төс алдылар. Җылы якларга кыр казлары, торналар кузгалдылар.
Мәктәбебездә инде соңгы көзге уңышны җыеп урнаштыру оештырылды. Укучылар кишер, кызыл чөгендерләрне туклану өчен подвалга салдылар. 4-8 класс укучылар тарафыннан кара миләш җыелды.










