Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Диагностик тест 01.12.2022

Инглиз теле буенча 8 сыйныфта ВПР (бөтенроссия тикшерү эшләре) форматында диагностик тест эшләделәр.
-
Иртәнге аш 01.12.2022

Укучыларыбызның иртәнге ашы.
-
Тормыш иминлеге фәне буенча район олимпиадасы призерлары 30.11.2022

3а сыйныфы Имамова Румия
Закирова Алмазия
Сафиуллин Әмир
Укытучылары Лилия Васик кызы Гәлләмова3б сыйныфы Исхакова Адилә
Шарипов Бәхтияр
Шәйхәйдарова Адилә
Укытучылары Айгөл Данис кызы Зиннурова4б сыйныфы Вәлиәхмәтова Аделина
Сабиров Сәмир
Шагалиева Айсинә
Укытучылары Зөлфирә Фазлетдин кызы Кашапова. Котлыйбыз! -
8в сыйныфында әниләр бәйрәме 30.11.2022

8в сыйныф укучылары әниләрен, бәйрәм уңаеннан, кунакка чакырдылар. Уен-көлке, җыр-бию белән үрелеп барган бәйрәмдә әниләр рәхәтләнеп ял иттеләр, балалардан музыкаль бүләкләр кабул иттеләр.
-
"Ялкын" балалар оешмасы варислары җиңүе 30.11.2022

"Бала хокук даирәсендә - 2022" видеороликлар республика бәйгесендә гимназиябезнең "Ялкын" балалар оешмасы варислары да иҗат эше белән катнашты. Һәр конкурста актив катнашучы, иҗади эзләнүче варисларыбызны котлыйбыз!
-
Республика байрагы көне белән! 29.11.2022

29 ноябрь — Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне.
Татарстанның дәүләт флагы авторы — ТР халык рәссамы, Г.Тукай премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов. ТР Дәүләт флагы — ул триколор: яшел, ак һәм кызыл төстәге горизонталь сызыклардан тора. Ак полосасы уртада, флаг киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә, яшел полосасы өстә. Яшел һәм кызыл полосалар үлчәме буенча бертөрле. Флаг киңлегенең озынлыгына нисбәте — 1:2.
Яшел төс — тормыш, яшәеш, яңарыш, Ислам дине төсе. Ак төс — пакьлык билгесе, кызыл төс — яшәеш, сәламәтлек, энергия, көч-куәт төсе. Төсләрнең башка трактовкасы да бар: яшел төс татарларны, кызыл төс русларны, ак полоса фикерләр чисталыгын, пакълеген, ике халыкның бер-берсенә яхшы мөнәсәбәтен гәүдәләндерә.
Бу флаг расланганчы, берничә символика алмашынган. Башта герблы сары флаг булган. Аннары аңа алмашка Казан губерниясе, тагын да соңрак Урал-Идел штаты флаглары килә. Бүгенге флагка кадәр ТАССР флагы булган, берничә елда төрлечә яңартылып торган. -
Котлыйбыз, Арина! 29.11.2022

"Ак аю" бөтенроссия олимпиадасында катнашып, 1А сыйныфында укучы Арина Абударова, рус теле буенча, 1 дәрәҗә призер булды.
-
Икътисад фәненнән район олимпиадасы җиңүчеләре! 29.11.2022

Азамат Ямалов(7Б сыйныф) - призер.
Румил Хаҗиев(8В сыйныф) - җиңүче,
Әмирхан Шәймәрданов(8В сыйныф) - призер.
Раян Галиахмәтов(10 сыйныф) - җиңүче.
Укытучылары Миләүшә Мәгъсүм кызы Абдуллина. Котлыйбыз! -
"Боз һәм ялкын" 29.11.2022

2015 елгы балалар арасында "Боз һәм ялкын" хоккей турнирында район данын яклаган гимназиябезнең 1-2 сыйныф укучылары Вадим һәм Радим Афтаховлар, Нуриман Локманов, Нурислам Марданов, Мәрьям Заһретдинова, Язилә Камалова, Арыслан Заһретдинов, Реналь Тимершәехов, Тимур Фәрхтдиновны котлыйбыз! Молодцы, балалар!
Әлеге турнирда Актаныш, Казан, Яр Чаллы, Нефтекама, Уфа командалары очрашты. -
Котлыйбыз, Зөләйха! 29.11.2022

Актаныш, Әлмәт шахмат командаларының иптәшләрчә уенында катнашып, 3В сыйныф укучысы Зөләйха Рахманова команда составында 1 урын яулады.















