Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Гимназиябездә "Дуслык күпере" лагере 09.12.2022

"Уңайлы мохит" дәүләт программасы нигезендә, "Мосты дружбы"- "Дуслык күперләре" проекты белән, гимназиябез Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының грант конкурсында җиңү яулаган иде. Бүген, әлеге проект кысаларында, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ял һәм сәламәтләндерү лагере эшли башлады. "Дуслык күперләре" лагеренда алар гимназиябездә укучы балалар белән аралашалар, дәресләрдә һәм төрле интерактив уеннарда катнашалар, актив ял итәләр.
-
Балачак хисләре кичердек! 08.12.2022

Кышның беренче ае да үзенең күңелле мәшәкатьләре белән башланды. Укучыларыбыз фән олимпиадаларында, төрле ярышларда катнаша. Укытучыларыбыз да үз белемнәрен күтәрүдә гел эзләнүдә. Уку ыгы-зыгысыннан бер мәлгә тукталып, район үзәген Яңа елга бизәү эшендә дә катнашабыз! Балачак хисләрен яңартып, кардан сыннар ясау, аны буяу эше дә бик ошый безгә! 2023 ел – Куян елы. Ел хуҗасына тәмле сыйны Актанышның 2 нче мәктәбе белән бергәләп ясадык! Кардан открытка ясау эшенә дә керештек!
-
"Милли хәзинә" 08.12.2022

Гимназиябездә Татар китабы йорты һәм Милли музееның "Милли хәзинә" интерактив программасы эшли. Китапханәбездәге әлеге күргәзмәдә үткән һәм хәзерге татар милли сәнгате махсус интерактив программада тәкъдим ителә. Укучыларыбыз татар язма мәдәниятенең күп гасырлык тарихы турындагы экспонатлар белән таныша. Күргәзмәнең кызыклы дәвамы гарәп каллиграфиясе сәнгате дәресләре белән дәвам итә. Анда катнашучылар исемле открыткалар ясый ала.
Милли киемнәр хәзинәсеннән татар халык костюмы мисаллары һәм хәтта Казан ханлыгы сугышчыларының хәрҗи киеме күрсәтеләчәк. Татар чәй эчү тантанасы буенча мастер-класс программаның күңелле төгәлләнүе булачак.
Чараның партнерлары -Татарстан Республикасының Татар китабы йорты һәм Милли музее. -
Хокук фәне буенча район олимпиадасы җиңүчеләре! 07.12.2022

9А сыйныф укучысы Гадел Чекалин - җиңүче!
Укытучысы Рәмис Илгиз улы Хәсәнов.
11А сыйныф укучылары Алинә Габдуллина, Миләүшә Фәйзуллина - призерлар.
Укытучылары Миләүшә Мәгъсүм кызы Абдуллина. Котлыйбыз! -
Җәмгыять фәне буенча район олимпиадасы җиңүчеләре! 07.12.2022

8В сыйныф укучылары Эвелина Салахова, Әдилә Сафиуллина, Камилла Мисбахова - призерлар. Укытучылары Миләүшә Мәгъсүм кызы Абдуллина. Котлыйбыз!
-
Игелек 07.12.2022

Гимназиябез укучылары, әти-әниләре үзләренең игелекле, мәрхәмәтле булулары, һәрвакыт ярдәмгә әзер булулары белән безне гел сокландыралар! Көчле рухлы, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга Яңа ел күчтәнәчләре әзерләүгә дә бердәм кушылды алар. Рәхмәт сезгә, игелек игелеккә илтә!
-
"Каенкай" балалар бакчасында кунакта 06.12.2022

1А класс укучылары "Каенкай" балалар бакчасында кунакта булып кайттылар. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тарафыннан күрсәтелгән «Куян кызы» әкиятен зур соклану белән карагач, тәрбияче апалар үткәргән мастер-класста катнаштылар. Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәменә төрле уенчыклар да ясадылар алар.
-
"Әкиятләр иленә сәяхәт" 06.12.2022

Гимназиябез интернатында "Әкиятләр иленә сәяхәт" дигән уен узды. Балалар, өч командага бүленеп, әкиятнең өзеген тыңлап, әсәрнең исемен әйтергә тиеш иде. "Өч баһадир" командасы үзләренең тапкырлыгын күрсәтеп, җинүче булды. Тәрбияче Исламова Зөлфия Зәет кызы.
-
Лаеклы җиңү 06.12.2022

Гимназиябезнең математика укытучысы Фәрдиева Регина Равил кызы "Белем бирү оешмасында ФГОСны гамәли гамәлгә ашыру: дәрес һәм турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге» номинациясендә, табигый-математик цикл өлешендә аның хезмәте лаеклы бәя алды. Регина Равил кызы, котлыйбыз!!!
-
Солдатка хат 06.12.2022

5А сыйныфы укучысы Адилә Харисовадан солдатка хат - меңнәрчә чакрым үтеп барачак Туган як сәламе, Өмет һәм Ышаныч.















