Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Технология фәненнән район олимпиадасы җиңүчеләре! 15.12.2022

7Б сыйныфы Ямалов Азамат – җиңүче, Рәшитова Ильзара – призер.
Укытучылары Ямалов Филарис Фәнис улы, Вәлиева Лилия Глүс кызы.
9А сыйныфы Галимҗанова Ясмин – җиңүче, Гаянова Әминә – призер, 9Б сыйныфы Шәйхразыев Әмирхан – җиңүче,
Укытучылары Вәлиева Лилия Глүс кызы, Сибгатуллин Ришат Тимершәех улы. Котлыйбыз! -
Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты вәкилләре белән очрашу 15.12.2022

2022 елның 14 декабре көнне Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты белән Актаныш районы арасында хезмәттәшлек турында икеяклы килешү төзелде. Аны, муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов һәм университет ректоры, экономика фәннәре кандидаты, доцент Әлфинур Галиәкбәрова имзалады.
Яр Чаллы университеты вәкилләре Актанышка эшлекле сәфәр кысаларында шулай ук мәктәп директорлары, ата-аналар һәм 9-11 сыйныф укучылары белән дә очрашты. Әлеге җылы, кызыклы очрашу "Яшьлек" үзәгендә узды. Катнашучылар уку йортының эшчәнлеге белән якыннан танышты, кызыксындырган сораулар буенча фикер алыштылар.
Белешмә өчен:
Бүгенге көндә Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында 5 148 студент белем ала, аларның 500 гә якыны чит илдән: Камерун, Египет, Иран, Конго, Афганистан, Судан һәм башка якын чит ил вәкилләре. Быел Актаныш районыннан 19 студент укырга кергән. -
Яшь артистларыбыз 15.12.2022

"Юные Герои Великой Победы" республика театраль постановкалар конкурсында гимназиябезнең "Милли җәүһәрләр" театр коллективы 2 урын алды. Миләүшә Аграпованың "Соңгы хат" драмасында уйнаган яшь артистларыбыз!
-
Технология дәресендә 15.12.2022

Бүген технология дәресендә 5В класс кызлары Яңа ел табыны өчен салат һәм бутербродлар ясарга өйрәнде. Үзләре дә сыйланды, егетләрне дә сыйладылар.
-
Химия фәненнән район олимпиадасы җиңүчеләре! 15.12.2022

Хаҗиев Румиль (8В сыйныфы) - җиңүче,
Сафиуллина Адилә (8В сыйныфы) - призер,
Анамов Әмирсалих (11В сыйныфы) - җиңүче.
Укытучылары Рузилә Илдар кызы Гарипова. Котлыйбыз! -
"Ришвәтчелеккә – юк!" 14.12.2022

"Ришвәтчелеккә – юк!" гимназия бәйгесенең “Рәсем” номинациясендә 8Б сыйныф укучылары Данияр Халирахманов, Гадел Галимов 2 урын яуладылар. Котлыйбыз!
-
Котлыйбыз! 14.12.2022

“Дөрес яшәргә кирәк!” антикоррупцион юнәлештәге район бәйгесендә катнашып, 6Г сыйныф укучысы Ясминә Хөсәенова “Рус телендә инша” номинациясендә 5 урын яулады.
-
"Милли бизәкләр" 14.12.2022

"Милли бизәкләр" район бәйгесенең "Кәләпүшем-калфагым" номинациясендә 7в сыйныфы укучысы Рузия Хөснетдинова - 1 урын, 5Б сыйныфы укучысы Алия Миргаязова 2 урын яулады. Котлыйбыз!
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 14.12.2022

Бүген - 14 нче декабрь көнне, 2Б классында туган телдән "Тамырдаш сүзләр" темасына ачык дәрес узды. Укытучы Шайхуллина Светлана Риф кызы.
-
"Дуслык күперләре" 14.12.2022

"Дуслык күперләре" лагеренда йөрүче балалар белән һәр көнне психолог шөгыльләнә. Балалар үзләренең кәефләрен психологик яктан бәялиләр. Үзләренә дә, башкаларга да сөенечле, шатлыклы мизгелләр бүләк итәргә, дуслашырга, матур аралашырга өйрәнәләр.















