Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
"Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" 12.12.2022

Бүген – 12 декабрь көнне, гимназиябездә "Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" сыйныф дәресләре Россия Конституциясе көненә багышланды. Әлеге фотода 3А сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Лилия Васик кызы Галләмова белән дәрес вакытында.
-
Безнең ярдәм 12.12.2022

Мобилизацияләнгән ир-ат райондашларыбызга ярдәм оештырган саен, укучыларыбыз да, әти-әниләр дә, дәү әти-дәү әниләр дә теләп кушыла. Рәхмәт сезгә, олы йөрәкле, игелекле булганыгыз өчен! Әле дә, ярдәм оештырабыз, дип, кирәкле әйберләр исемлеген ата-аналар группасына куюга, актив кушылдыгыз. Кирәкле әйберләрне туплау 14 декабрьгә кадәр дәвам итә. Рәхмәт сезгә!
-
Тормыш иминлеге нигезләре дәресе 12.12.2022

7-8 сыйныф укучылары Ришат Тимершәех улы Сибгатуллин белән район олимпиадасында булган биремнәрне, күнекмәләрне кабатлыйлар.
-
Ачык дәрес 12.12.2022

2А сыйныфында укудан ачык дәрес.
-
Безнең җиңү 10.12.2022

"Юные Герои Великой Победы" республика театраль постановкалар конкурсында гимназиябезнең "Милли җәүһәрләр" театр коллективы 2 урын алды.
Котлыйбыз! Молодцы! -
Яңа ел җитә 10.12.2022

Гимназиябез Кыш Бабае балаларга Яңа ел күчтәнәчләре тарата башлады. Иң беренче ул безнең дус кызларыбыз Миләүшә Минһаҗева һәм Миләүшә Гимадиеваның өйләрендә булды.
-
Әтиләр советы утырышы 10.12.2022

Гимназиябездә Әтиләр советының чираттагы утырышы “Бала тәрбияләүдә әти кешенең роле” темасына багышланды. Әтиләребезнең бердәм һәм актив булулары сөендерә! Очрашуда әтиләр Нур Хөсәеновның, Илфак Гаяновның чыгышлары тыңланды. Фикер алышулар да, әтиләрчә, төпле һәм җитди барды. Әтиләребез алдагы чирекләр өчен дә эш планы билгеләп куйды.
-
"Шәфкатьлелек бизи кешене" 09.12.2022

Инвалидлар декадасы кысаларында: 2Б сыйныфында "Шәфкатьлелек бизи кешене" темасына әхлак дәресе.
-
Ярдәм 09.12.2022

3В сыйныфы укучылары, әти-әниләре сыйныфташлары Ашуров Әмиргә ярдәм оештырды. Әмиргә сәламәтлек, укуында уңышлар телибез!
-
Математикадан район олимпиадасы җиңүчеләре! 09.12.2022

5а сыйныфы Бакиров Раил, 5в сыйныфы Маликов Раяз, Ямалова Азалия, Гыйльметдинова Таңсылу – призерлар
6а сыйныфы Гимадиев Ильяс, Мисбахов Данияр, 6б сыйныфы Юнысова Алия, Әхмәтгалиев Әмир, 6г сыйныфы Җанҗегетова Диана, Хуҗин Айвар – призерлар
7а сыйныфы Ибраһимов Әмир, Фахразиев Раяз, Шәвәлиев Әмир, 7б сыйныфы Бикимова Камилә, Ямалов Азамат – призерлар
8в сыйныфы Хаҗиев Румиль – җиңүче
Төхбәтуллина Камилә – призер
11в сыйныфы Камалов Булат - җиңүче
Төхбәтуллин Булат – призер
Укытучылары Рәмилә Әдиповна Хаҗиева, Регина Равилевна Фәрдиева, Земфия Гыйльфановна Вәлиева, Ләйлә Рафаковна Минһаҗева. Котлыйбыз!















